Габдулла Тукай: “Укымак — иң кирәкле коралдыр”
«Мәктәп» (хәзерге “Мәгариф”нең башлангычы) журналының 1914 елгы 6нчы санында мондый юллар бар: “Балалар арасында Габдулла Тукай популярлыгы искиткеч зур. Аның гади, аңлаешлы телдә язылган шигырьләрен, мәсәлләрен өйдә, мәктәптә ятлыйлар. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре мәңге яшәр һәм сөелеп укылыр”. Чыннан да, Габдулла Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән еш басылып тора. Талантлы рәссамнар аларга рәсем ясый. Март аенда Габдулла Тукайның балалар өчен язылган, матур китап итеп бастырылган шигырьләре, әкиятләре, мәсәлләре Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханә киштәләрендә урын алды. Һәр китап кабатланмас өр-яңа рәсемнәр белән бизәлгән.
Халык шагыйренең әсәрләренең кыйммәте нәрсәдә соң? Бу сорауга бер-ике сүз белән генә җавап бирү мөмкин түгел. Җавапны шагыйрьнең шигырьләреннән эзлик. Баскан туфрагыңның газизлеген ачкан, туган авылыңның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләреңне ачкан Тукай шигырьләре. “Туган авыл”, “Шүрәле”, “Җәйге таң хатирәсе” шигырьләрендә Тукай тасвирлаган табигать күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә, халык әкиятләре, аның гореф-гадәтләре белән таныштыра. “Укымак — дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр”, — дигән Тукай. Белем алуны ул яңа көн башлануга тиңләштерә. “Бәхетле бала” шигырендә шагыйрь балаларда белем алуга теләк уятырга омтыла.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. “Яз галәмәтләре”, “Җир йокысы”, “Бала белән күбәләк”, “Карлыгач” һ.б шигырьләрендә бу ачык чагыла. Аның “Кояш”, “Һава”, “Су”, “Җир”, “Елның дүрт фасылы” исемле кечкенә хикәяләрендә табигать турында шактый мәгълүмат тупланган. 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде, шуңа күрә дә бу әсәрләрне быел яңадан искә төшерү урынлы булыр.
Әти-әнинең бурычы — телне дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү. “Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән”, — дип язаган Г.Тукай. “Туган тел” шигыре халкыбызның гимнына әверелде. Бу тирән мәгънәле сүзләрдә туган телебезгә чиксез мәхәббәт, аңа соклану хисләре дә, аны хөрмәтләп яшәү кирәклеге турында киләчәк буыннарга васыяте дә чагыла. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз туган теле белән таныштыруны китапханәдән башласа, киләчәктә бу бала, һичшиксез, китап белән дуслашачак. Китап — белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә. Бу бигрәк тә яшь буынга кирәк.
Без бөек Тукаебызны һаман да ача киләбез. Еллар үтү белән ул яңа яклары белән ялтырый. Аның әсәрләрен күңел күзе белән укыганда, татар кешесе, аның яшәү рәвеше нинди булырга тиешлегенә дә төшенергә була икән. Язучы Зиннур Мансур шагыйрь әсәрләре нигезендә “Тукайча татар кодексы”н төзегән. Ул яңадан-яңа буыннарны чын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли алырлык киңәш-кагыйдәләрне туплаган яшәеш дәреслегенә тиң һәм аны еллар аша килеп ирешкән васыяте рәвешендә дә кабул итәргә мөмкин. Кодекс башка халык вәкилләре өчен дә гыйбрәтле булыр. Бу китап татар, рус, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. Филология фәннәре докторы Рәмил Исламовның “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” исемле китабында татар әдәбиятын сөючеләр, укытучылар, студентлар Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле яңа материаллар нигезендә язылган мәкаләләр белән таныша алалар.
Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышырга барлык милләттәшләремне Муса Җәлил исемендәге китапханәгә чакырам.
Рәмзия Гыйззәтуллина,
Муса Җәлил исемендәге китапханә белгече.
Әхәт Фаррахов рәсеме.