Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Габдулла Тукай иҗаты — удмурт телендә
1.12.2016

Габдулла Тукай иҗаты — удмурт телендә

Габдулла Тукай – татар әдәбиятының классик язучысы, татар халкының, мәдәниятенең яклаучысы, саклаучысы. Аның иҗаты телләре кысрыкланган һәр халыкка да якын. Кайбер мәгълүматлар буенча аның 120гә якын әсәрләре 17 телгә тәрҗемә ителгән. Алар арасында удмурт теле дә бар. Болар турында мин Александр Шкляев җитәкчелегендә үземнең докладымда яздым.
Ноябрь аенда мин Казан Идел буе федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштым. Безнең делегация составында магистратурадан бер студент кыз, укытучылар һәм Финляндиядән килеп Удмурт дәүләт университетында удмурт телен өйрәнүче кунак барды. Конференция тел белемендә фәнни мәктәпләргә нигез салган, тормышлары һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләре Казан тюркология мәктәбе, Казан университеты белән бәйле күренекле тел галимнәренең истәлекле даталарына багышланды.
Беренче көн безнең өчен бик файдалы һәм күп мәгълүмат бирә торган булды. Үз докладлары белән КФУ, УдДУ һәм Астана шәһәренең Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессорлары һәм педагоглары чыгыш ясадылар. Шулай ук Башкортстан кунаклары да бар иде.
Безнең делегация икенче көнне чыгыш ясады. “Удмурт телендә Г.Тукайның иҗаты” дип исемләнгән докладымны мин 4 курс студентлары каршында укыдым. Бик дулкынлансам да, әлеге конференция минем өчен бик файдалы да, кызыклы да булды. Үземә дә татар телен яхшырак өйрәнергә кирәк дигән максат куйдым.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.