Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - ГабделфӘт Сафин: «50 яшьтә әле мәхәббәт турында җырларга соң түгел…”
14.11.2012

ГабделфӘт Сафин: «50 яшьтә әле мәхәббәт турында җырларга соң түгел…”

2 ноябрьдә Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин Ижау шәһәрендә булып, үзенең яңа программасы белән тамашачыларның күңеленә бәйрәм, моң  бүләк итте.  “Аксион” мәдәният сарае тулы милләттәшләрем, тын алырга да онытып, мөкиббән булып тамаша карады. Концерт тәмамлангач та, таралырга ашыкмыйча, бер-берсе белән фикер алышкан тамашачылар авызыннан соклану, мактау сүзләре генә ишетелде. Ә Габделфәт Сафин үзе нинди уй-кичерешләр белән яши? Бу хакта үзе белән сөйләшик.

 

— Габделфәт әфәнде, сез Ижау якларына килер алдыннан Себер якларында гастрольләрдә булып кайткансыз икән. Ул якларның салкыныннан курыкмадыгызмы?

— Юууук, әлегә анда чын салкыннар башланмаган, беренче кар явып үткән. Концерт программамны махсус көз айларына  куйдым. Бу вакытта әле халык концертлардан арырга өлгермәгән була. Себер татарлары бик җылы каршы алып, озатып калды. Андагы заллар тулы булмаса да, алкышлары Казанның 1000 урынлы? тамашачы белән тулы мәдәният йортларына тиң, Халкымның татар җыр-моңына чын-чыннан сусавын тойдым. Ул якларга күптән барган юк иде. Күпчелек Татарстан, Башкортостан, Мәскәү, Санкт-Петербург якларында кат-кат концертлар куеп йөрергә туры килә.

— Сез үзегез Габдулла Тукай туган яктан. Репертуарыгызда Тукай җырлары бармы?

— Әлегә юк. Әмма “Тәфтиләү”не өйрәнеп ятам. Яшь барган саен шундый җырларга мохтаҗлык тоя башладым.

— Нинди композиторлар белән эшлисез? Кемнәргә өстенлек бирәсез: үзешчәннәргәме, әллә профессионалларгамы?

— Илфат Дәүләтшин, Тәслимә Низами, Илгиз Закиров. Оскар Усманов, Рамил Әсхәдуллин белән тыгыз эшлим. Җырлар бик күп тәкъдим итәләр. Кемнең җыры матур, шул профессионал инде ул. Бөтенләй таныш булмаган композитор да бик матур көйләр иҗат итеп куя. Мин үзем, иң элек, җырларның көенә түгел, сүзләренә игътибар итәм, эчтәлекле, мәгънәле булсын, дим. Яшь барган саен ретро җырларга күп игътибар бирә башладым.

— Җырлый-җырлый кыйблагыз да үзгәрә барамы?

— Аны мин түгел, тамашачы үзе үзгәртә.

— Мәхәббәт турында гына җырлама әле, дипме?

— Мәхәббәт? Мәхәббәт турында әле җырларга була 50 яшьтә… (Көлә)

— Яшь турында әйткәндә, сез күптән түгел 50 яшьлек юбилеегызны бәйрәм иттегез…

— Әйе, яңа җырларымнан төзелгән юбилей программасы белән Казан, Мәскәү шәһәрләрендә концертларымузды.

— 50 яшь — ярты гасыр дигән сүз. Саллы яңгырый. Сез гомер бәйрәмегезне билгеләп үткәндә тормышыгызга нәтиҗә ясыйсызмы, әллә иҗатыгызгамы?

— Икесенә дә, дип әйтергә буладыр…  Гомумән, .. мин артка әйләнеп карамыйм, бары тик алга карап кына атлыйм. Чөнки артка карасаң, ялгышлыклар күп булуы күренә, ә алда бары тик яктылык.

— Ялгышлыклар эшләми генә дөрес юлны табып буламы ни?!

— Анысы да хак. Дүрт аяклы ат та абына, диләр бит.

— Узган юлыгыз турында әйткәндә, үзегез турында бик матур китап чыгаргансыз. Бу хакта да сөйләпүтегез әле.

— Бу автобиографик китабым “Мин” дип атала. Монда бар тормышым, эшчәнлегем чагылыш тапты. Үзем җырлый торган иң популяр җырларым урын алды. Күп кенә язмаларым, нәсел агачым да кертелде. Бик сыйфатлы китап, бик кыйммәткә төште. Әлбәттә, бу китап үзенә сарыф ителгән бәяне кайтармаячак. Әмма мине яраткан, иҗатымны үз иткән тамашачыларыма, якын кешеләремә бүләк булачак.

— Нәсел агачы дигәннән, сез бит белемегез буенча төзүче, нәселегездә дә төзүчеләр бармы?

— Минем Сафа бабам авылда иң бай кеше булган. Үзе җил тегермәне төзегән. Бар халык аның тегермәненә он тарттырырга килә торган булган. Аны кулак, дип, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алып, себергә җибәргәннәр. Ә төзүче һөнәрен сайлавым үз кулым белән йортлар төзү хыялын чынга ашырасым килүдән иде. Йорт­лар салу да шул ук сәнгать бит ул. Шулай үз кулларым белән зур итеп гаиләбезгә җырлый-җырлый йорт җиткердем. Җырлый-җырлый төзелештә дә эшләдем. Көннәрнең берендә сәнгатькә үк китеп бардым.

— Моннан тыш, сез әле “Акчарлак” газетасын да чыгарасыз…

— Сәхнә тормышында мин концертның ничек үтәсенә тулысынча җаваплы булсам, газета чыгаруда минем бурыч — журналистлар туплау, аларның стиленә, язу мөмкинлегенә карап сайлап алу, алар тәкъдим иткән язмаларны җыйнап бирү генә. Бар эштә дә тормыш иптәшем зур терәк. Гомумән, өйдә дә, сәхнә тормышымда да аның ярдәмен тоеп яшим. Аның сыман продюсерны һич таба алмаячакмын.

— Габделфәт Сафин нинди кеше ул?

— Ул гадел, ялганлаша белми торган, туры сүзле, көчле кеше.

— Көчле булу кыенмы?

— Кыен түгел, моның өчен бары тик үз өстеңдә генә эшләргә кирәк. Ә үз өстеңдә эшләү җиңел түгел. (Елмая) Янәшәмдә Рүзилә кебек аңлаучан, өлгер кеше булуы үзе бәхет.

— Димәк, сез бәхетле?

— Әйе, мин бик бәхетле кеше.

— Бәхетләрегез, уңышларыгыз тагын да артып торсын!

— Рәхмәт! Амин шулай булсын.

Әңгәмәне Элмира Нигъмәтҗан әзерләде