Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Вәсилә Хәкимова: “Һәрвакыт уяу булыйк, милләттәшләр!”
18.03.2021

Вәсилә Хәкимова: “Һәрвакыт уяу булыйк, милләттәшләр!”

1996 ел. Ижау педагогика көл­лиятенә укырга кереп йөргән вакыт. Кирәкле документларны кабул итү комиссиясенә тапшырып йөргәндә таныштым мин бу мөлаем, чем кара чәчләрен күпертеп, артка килешле итеп тарап куйган, зәвыклы итеп киенгән чибәр ханым белән. Мине, башкортча аралашырга күнеккән авыл кызын, аның саф әдәби телдә матур итеп сөйләшүе, әле тәүге кат күргән кеше булуыма карамастан, ничек тә ярдәм итәргә тырышуы, ачык күңеллелеге сокландырды. Үзеннән дә зур сумка сөйрәп, таныш булмаган шәһәргә беренче тапкыр имтихан бирергә килгән яшь кешегә андый чакта өлкән кешенең ярдәме, киңәше, җылы карашы никадәр мөһим булуы аңлашыладыр.

 

Аның исеме Вәсилә Хәкимова булуын, көллияттә татар теле һәм әдәбиятын укытуын бераз соңрак белдем. Дәресләр бирүдән тыш, ул безне Ижауда үткән барлык чараларга алып бара иде. Концертлар, татар яшьләре өчен түгәрәкләр, милли җыеннар. Дәресләре булмаган көнне дә, ял көнем дип тормый, безне төрле милли чараларга алып барырга, кеше арасына чыгарырга тырышты. “Яңарыш” газетасының яңа саннарын алып килеп, файдалы мәгълүматлары белән таныштыра, үзебезне дә мәкаләләр язарга чакыра иде. “Лекцияләргә дә әзерләнергә кирәк, гаиләгез дә бар, әле газетага мәкаләләр язарга да өлгерәсез, кайчан барысына вакыт табасыз?” — дип сорый идем аңардан студент чагымда. “Мин Әгерҗедә яшим, Ижау­га килеп, төшкә кадәр университетта, төштән соң көллияттә укытам. Әгерҗе — Ижау юлында күңелгә матур фикерләр килә — мәкаләләр язам. Кызыклы, тирән эчтәлекле китаплар да шушы юлларда йөргәндә укыла”, — ди иде ул. “Әле сез яшь, буш вакытыгызны заяга уздырмагыз, кеше арасына чыгарга, аралашырга, тормыш күрергә омтылыгыз. Гаилә корып, балалар үстерә башлагач мөмкинлегегез чикләнер”, — дип, һәрвакыт кисәтә килде. Безгә дөнья таныту максатыннан, Болгарга алып барды. “Болгар — Идел буенда урнашкан искиткеч матур җир ул, ата-бабаларбыз яшәгән изге җир. Анда бик зур җыен узачак. Дөньяның төрле почмакларыннан татарлар җыелачак”, — дип сөйләде Вәсилә апа, кайбер студентлар авылга кайтасы бар, дип, Болгарга бара алмауларын белдергәч. Вәсилә апа кебек дөнья күрергә ашкынып торганнарыбыз бик сөенеп риза булдык. Кая риза булу гына, түземсезлек белән әлеге көнне көтә башладык. Юлга чыгасы көнне иртә таңнан сөйләшенгән урынга җыелгач, Вәсилә апаның йөзе борчулы иде. “Безгә транспорт бирергә вәгъдә иткән кешеләр гафу үтенеп, баш тарттылар, ниндидер кыенлык­лар килеп чыккан”, — диде ул. Безнең моңа һич ышанасыбыз килмичә, кәефләребез тәмам кырылды. Кире борылып яшәгән урыннарыбызга таралырга теләмичә, аптырашып басып тора бирдек. Шул вакытта бер студент кызның ире үзенең иске “Запорожец” машинасында барырга тәкъдим итте. Берничә кеше аңа утырды, ә Вәсилә апа берничә кыз белән юлда машина туктатып, Чаллыга кадәрле барды. Ә аннан махсус автобуслар ярдәмендә Болгарга юл тоттык. Иске машина юлда көйсезләнеп алса да, ничек итсәк иттек, маҗаралы юллар үтеп, Болгарда булып кайттык. Әлеге сәяхәттә күргәннәр, тарихи музейларда булу, таныл­ган кешеләр белән очрашулар — барысы да бүгенгедәй хәтердә матур истәлек булып саклана. Сәфәрдән калган фотосурәтләр альбомны ачкан саен шул вакытларга алып кайта, күңелгә җылылык өсти. Ул вакытларны искә алам да, Вәсилә апаның безнең теләкләрне үтәп, үз өстенә шундый чиксез җаваплылык алып, ерак юлга чыгуына бүген дә гаҗәпләнәм. Нинди генә кыенлыклар булмасын, тыныч кына итеп юата, кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтә иде ул студентларга. Казанда уздырыла торган бәйгеләрдә катнашырга чакыра, аннары әзерләнергә ярдәмгә килә.
Вакыйгаларга бай студент еллары шулай күңелле генә узып киткән. Удмурт җирендә саф татарча укып, белгечлек алуыбызда Вәсилә Харис кызының өлеше зур. Татар иҗтимагый үзәге оешып, милли үсеш, күтәрелеш елларында татар мәктәпләре, уку йортларында татар бүлекләре ачылган елларда Мәсгуд Гаратуев: “Укытучы табалмасак, бүлек ачылмыйча кала бит”, — дигәч, ярдәм итү йөзеннән башлаган эш була бу Вәсилә апа тарафыннан. Баштарак Әгерҗедә дә, Ижауда да укытырга туры килә аңа. Дәресләр расписаниесен көйләве кыен була, бик еш лекция вакытлары Әгерҗе мәктәбендәге укыту сәгатьләре белән туры килә. Шуңа күрә Әгерҗе мәктәбеннән китәргә туры килә Вәсилә апага.
Удмурт дәүләт университетында да, педагогика көллиятендә дә параллель рәвештә студентларга белем бирә. Шулай ун ел дәвамында университетта эшли, пенсиягә чыккач та, көллияттә белем бирүен дә­вам итә, 65 нче мәктәптә укыта. Бүген дә, 70 яшен тутыруына карамастан, Әгерҗедән килеп йө­реп, Ижауның Үзәк мәчетендә гарәп телен өйрәтә ул. Удмуртия татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе буларак, гомер буе иҗтимагый эштән аерылмый. Бүген дә аны Казанда узган форумнарга, Милли җыеннарга чакыралар. Оптимистик чыгышлары белән татар халкын уяу, гыйлемле булырга, телне өйрәнергә өнди.
Күптән түгел Вәсилә апаны мә­четтә очраттым. Хәлләр сорашып сөйләшкән арада, ул Уфага төбәкне өйрәнү конференциясенә барырга җыенуы, чыгыш ясарга әзерләнүе турында әйтте. Әле дә эзләнүдә, фәнни эштә, юлда ул.
Вәсилә апа да кайчандыр авыл мәктәбен тәмамлап, Минзәлә педагогика көллиятенә белем алырга чыгып киткән. Аны кызыл дип­ломга тәмамлап, Казан университетында укуын дәвам итәргә юллама алгач, аңа әти-әнисе: “Бер ел эшләп, аякка бас, өс-башыңны ныгыт. Казанга чыгып китәргә уңайлы булсын”, — дип киңәш итәләр. Ул аларны тыңлап, бер ел Салагыш авылында яңа гына ачылган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1970 елда Казан университетының филология факультетына укырга керә. “Иң бәхетле елларым булды бу вакытлар. Безне таныл­ган галимнәр — Флера Сафиуллина, Алмазия Нуриева, Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков, Гомәр Саттаров укыттылар. Гомерем буена җитәрлек милли рух биреп чыгардылар. Иң көчле профессорларның берсе Диләрә Тумашева бик еш әйтә торган иде: “Үзебез туп­лаган белем багажын сезгә бирергә тырыштык, милләтне алга әйдәүче көчле кешеләр булуыгызны теләдек. Татар халкы өчен беркайчан да үзегезне кызганмагыз, берүк, тормышның ваклыкларына бирелеп, сыер, кәҗә савучыларга әйләнә күрмәгез!” — ди иде. Берничә ел инде, сөте сәламәтлеккә файдалы дип, кәҗә асрыйбыз. Диләрә Тумашеваның сүзләре бик еш искә төшә дә: “И, Диләрә Гарифовна, сезнең наказны да үтәдек, кәҗә дә савабыз – барсына да өлгерәбез, димен”, – дип сөйли әңгәмәдәшем елмаеп.

“Хатын-кызның бәхете ул үзең­не яраткан һөнәреңә багышлау, хез­мәтеңне халкыңа бирүдән генә түгел, бәхетле гаилә корып, тәрбияле балалар, оныклар, оныкчыклар үстерүдән дә гыйбарәт. Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп үтегез әле”, — дип кызыксындым остазымнан. “Университетта укыган елларымда райондашлар белән бергә кичәләргә йөри идек. Көннәрдән беркөнне райондашым, ветеринария институтында укучы Борис исемле егет тулай торакка кунакка килде. Бүлмәдәш кызларым белән танышып, чәй эчеп утыргач, безне үзләренең уку йортында үтәчәк концертка чакырды. Озаграк җыенганбыз ахрысы, без барганда, концерт тәмамланып килә иде. Кире кайтырга трамвайга кердек. Утырып баручы бер егет сикереп торды да: “Утырыгыз!” — дип, урын бирде. Мин: “Юк, рәхмәт!”- дип кире кагам. Ул мин кире каккан саен, һаман утырырга үгетли. Утырдым. Аннары иптәш кызларым белән танышты. Бүлмәдәш кызның берсе якташы булып чыкты, сөйләшеп киттеләр. Егет Әтнәдән икән, ветеринария институтында белем ала. Ул безне тулай торакка кадәр озатып килде. Бүлмәдәш кыз белән сөйләшеп кайтты да, ишек төбендә мине туктатып: “5 минутка гына кал әле!” — дип сорады. Икенче ялда кинога барырга чакырды. Ләкин киноны башка вакытка күчерү сәбәпле, аны карый алмадык. Ләкин шул көннән үз тормыш кинобыз башланып китте. 4нче курска җиткәч: “Әйдә, укуны тәмамлап, икебезне ике якка юллама белән эшкә җибәргәнче өйләнешик”, — дип тәкъдим ясады Наил. Диплом алганда, балабыз туарга тора иде. Кызыл дипломга тәмамласам да, аспирантурага калу, фәнни эш белән шөгыльләнү теләгем чынга ашмады ул вакытта. Әмма менә ничә еллар үткәч тә, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә дә, китабымны чыгарырга да насыйп булды ”, — ди Вәсилә апа. Әйе, Ижау социаль педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укыткан елларында Вәсилә Хәкимова татар әдибе Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кед­ра Митрей иҗатларын өйрәнеп, монография чыгарды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ике милләт язучысы Гаяз Исхакый һәм Кедра Митрей иҗаты хакында төрки дөньясы да, фин-угор халыклары да белде…
Вәсилә апа Наил абыйга кияүгә чыгып, Әтнәдә яши башлыйлар. Лә­кин Вәсилә апа Әгерҗене, ямьле, бай, гүзәл табигатьле туган ягын бик сагына. Гаиләдә бердәнбер кадерле бала булган тормыш иптәше Наилне әти-әниләреннән аерып, еракка, үз туган ягына алып китүне дә яхшысынмый. Ләкин барысы да үзеннән-үзе хәл ителә. Бер тапкыр Әгерҗегә кунакка кайтуларында Вәсилә апага редакциядә эш тәкъдим итәләр. Яшь баланы үз әти-әниләре карарга ярдәм итәргә әзер булалар. Моңа Наил абый бер дә каршы килми, Әгерҗегә күчеп килергә риза була. Биредә гомер буе ветеринар булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Соңрак Вәсилә апаның Әгерҗедән Ижауга йөреп эшләвен дә тыныч кабул итә, һәрвакыт таяныч, терәк ул. Илле елга якын бергә тату, матур гомер кичерәләр. Ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Вәсилә апаның юлын дәвам итеп, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, кече кызлары — хисапчы. Инде онык­лары үсеп җиткән. Онык­лары Алсу да татар телен укыта. Үзең башлаган эшне дәвам иттерүче балаларың, оныкларың булу — бәхет түгелмени?!
“Бүгенге көндә татар теленең хәленә карата нинди фикердә сез? Сезне ниләр борчый, сөендерә?” — дип кызыксынам Вәсилә ападан.
“Яңарыш”ка бик зур рәхмәт, татар телен сак­лап калу өчен армый-талмый эшли, бу бик сөендерә. 10 ел эшләү дәвамында университетта, көллияттә укып, татар белгечлеген алган студентларның милли юнәлештә эшләүләрен күреп сөенәм. Алар югалмадылар, Ижау мәктәпләрендә, авылларда татар телен укыталар, милли рухлы татар балаларын үстерәләр. Бу — зур шатлык. Әгәр әлеге уку йортларында татар бүлекләре эшләвен дәвам итсәләр, нинди зур алга китеш булыр иде милли тормышта?! Университетта эшләгәндә, студентларны җыю бик авырдан барды. Авылларга йөреп, өндәп җыя идек аларны. Бары тик әйдәп баручылар, милли тормыш өчен җанын-тәнен биреп, юл ярып йөрүчеләр булганда гына милләтебез алга китә. Милли хәрәкәтне алып баручылар, үзләре бу эшкә җигелеп эшләүчеләр халык белән эшләүнең ничек кыен икәнен аңлыйлар. Шуңа күрә бүгенге көндә Удмуртиядә татар милли оешмаларын җитәкләүчеләргә Ходай эшләрен уң итсен, изге эшләрне башкаруда теләктәш активист­лар күп булуын телим. Милләттәшләребез, ничек кенә кыен булмасын, балаларына татар телен өйрәтсеннәр, милли тормышка якын булырга омтылсыннар иде. Үземнең девизым һәрвакыт шушы булды: “Уяу булырга, халкым өчен кулымнан килгәнне һәрвакыт эшләргә!” — ди Мәгариф ветераны, Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү Мактаулы хезмәткәре, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале иясе Вәсилә Хәкимова. Ә без үз чиратыбызда аны 70 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек, һәрвакыт шулай өлгер, күтәренке рухлы булып калуын, имин тормыш телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.