Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Вәсилә Хәкимова: «Кеше гомеренең асылы — киләчәк өчен изге эшләр кылу»
25.05.2017

Вәсилә Хәкимова: «Кеше гомеренең асылы — киләчәк өчен изге эшләр кылу»

Университетта белем биргән укытучыларымның иң якыны Вәсилә Харис кызы Хәкимова иде. Хәзер дә газетада эшләү дәверендә аның белән еш очрашырга, аралашырга туры килә. Ул 2 дистәдән артык гомерен Удмуртиядә студентларга татар телен укытуга ба­гышлаган, милләт дип янып-көеп йөрүче шәхес булса да, аның белән әңгәмә корган юк иде. Уку елы ахырына якынлашканда, Ижау педагогия көллиятендә аның белән очрашып, серләшеп алдык.
— Вәсилә Харисовна, сез Әгерҗедә яшисез. Әгерҗенең 1нче мәктәбендә татар теле укыткансыз. Күрше Удмуртия җирлегенә ничек килеп килеп чыктыгыз?
— Университетта татар бүлеге ачылган еллар иде ул. Мин Удмуртия Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе буларак, Ижау-Әгерҗе белән тыгыз элемтәдә тордым. Ижауда татар теле укытучысы булмаганга, Мәсгуд абый Әгерҗегә мәктәпкә килеп, директор белән сөйләшеп, минем бу эшкә алынуымны сорады. Ризалашып, ярты ел буе Әгерҗе белән Ижау арасында йөрдем. Расписаниедә авырлык­лар килеп туа башлагач, икенче яртыеллыкта Ижауга күчтем. Педагогия көллиятенә дә татар теле укытучысы кирәк иде. Анда да укыта башладым. Төшкә кадәр көллияттә, төштән соң университетта — шулай итеп эшләдем. 10 ел университетта укыттым. Пенсиягә чыккач, 2006 елдан, көллияттә генә калдым.
— Сез бүгенге көндә Ижау шәһәрендәге 65нче мәктәптә дә белем бирәсез…
— Укытучы булмагач, татар сыйныфларын саклап калу өчен дип бардым. Укыту теләге булган студентлар бар, тик укып бетермичә эшкә алмыйлар. Бер студенткабыз, укып бетергәч, 64 нче мәктәптә эшли башлады. Бер очрашкач: “Вәсилә апа, УдДУга укырга кердем. Тулай торакта яшәү өчен 6 мең сум түлим”, — диде. Ә хезмәт хакы 12 мең сум. Кызганыч, яшь укытучының хезмәт хакы, яшәү хәле шундыйрак. Бу хакта хөкүмәткә уйланырга, яшь белгечләргә белем бирү өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Шул очракта гына мәктәпкә укытучылар килер.
Дәресләрдә укучыларны аермыйм. Һәрберсенең үсешен күзәтәм. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучы кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек булсын дип планлаштырам. Укучыга шәхси якын килеп эшлим, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтү өстендә эшлим. Дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү — укучыларның яраткан эше. Бу яктан миңа “Алтын йомгак” журналы һәм “Яңарыш” газетасы бик булыша. Бергәләп чишәбез, аңламаганнарын кат-кат кабатлап аңлатабыз, ныгытабыз. Ә әкият, хикәяләрне укып, ничек булдыра алабыз шулай итеп сөйлибез, фикер алышабыз.
— Бүгенге көндә укучыларыгыздан канәгатьме?
— Укучы — ул укытучы биргәнне кабул итеп алучы. Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Шуңа да көллияткә нык әзерлекле, яхшы укучыларны алабыз. Көллиятне тәмамлаучы яхшы укучыларга Казан университетының татар бүлегендә бушлай уку мөмкинлеге бар. Быел да көллиятне тәмамлаучы 2 кызны яздырып куйдым. Әти-әниләре ризалык биргән очракта, алар укуларын Казанда дәвам итәчәкләр. Бүгенге көндә көллиятнең 1-4 курс­ларында 60 укучы татар телен үзләштерә. Быел шуларның 24е тәрбияче-укытучы белгечлеге алып чыгачак. Шушы көннәрдә аларның кайсы мәктәпләргә эшкә китәчәкләре билгеле була.
— Укучыларыгыз укытучы, тәрбияче булып эшлиләрме?
— Әйе, кая гына барсам да, үзебезнең студентларымны оч­ратам. Аларны күрү нинди зур бәхет бит! Укыткан укучыларымның 5се Балезинода эшли: 3 укытучы, 2 тәрбияче. 107нче балалар бакчасында 4се бездә укыган кызлар. Иж-Бубыйда 3се эшлиләр. Иж-Бубый мәктәбендә безнең чыгарылыш студенты башлангыч сыйныфта барлык фәннәрне татарча укыта. Авыррак булса да, югары белем алырга Казанга да укырга кергән, тырышып, үз өстендә эшләп, әзерләнеп укытып йөри.
— Бүгенге көндә татар сыйныфларына язылу бара. Күп кенә әти-әниләр БДИ биргәндә рус теле кирәк дип, татар сыйныфларына бирүгә каршы. Сезнең карашыгыз?
— Элек татарларны милләт буларак саклыйм дигән кешеләр — Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай — милли мәгарифне саклауны, үстерүне алгы планга куйганнар. Моңа хәзер дә игътибарны көчәйттеләр. “Әгерҗе шәһәрендә бер татар юк”, — дип, тәнкыйть сүзләре күп яңгырады. Шуннан татар сыйныфлары ачу өстендә эшли башладылар.
Татар сыйныфлары, татар мәктәбе дигәндә, мин Салагыш мәктәбен күз алдында тотам. Әлеге мәктәп укучылары БДИны да яхшы бирәләр. Югары уку йортларында бушлай белем алалар. Бала яхшырак фикерли, белемнәрне дә үз туган телендә тизрәк үзләштерә. Ата-аналар БДИны авыр йөк дип уйлый. Гаиләдә татарча сөйләшмәгәч, балага авыр була, диләр. Мәгариф системасына БДИ керү нәтиҗәсе — Әгерҗе районында да татар мәктәпләре ябылуга китерде. Хәзерге көндә Девятерня, Кадыбаш, Исәнбай, Үтәгән, Салагыш мәктәпләре генә татар мәктәбе булып калды. Калган мәктәпләрдә барлык фәннәрне русча укыталар, татар теле генә фән буларак керә. Руслашу әкренләп җиңә дигән сүз инде бу.
— Вәсилә апа, сез Татар иҗтимагый үзәген оеш­тыручыларның берсе. Бүгенге милли хәрәкәткә карата сезнең фикер?
— Милли хәрәкәткә карашым бик уңай. Ничә генә оешма булса да, бик кирәк. Иҗтимагый оешмаларда эшләүчеләр алар үзләренең энергияләрен биреп эшләүче кешеләр инде, берничек тә кире яктан искә алмас идем. Илсур Миңнемуллин 25 еллыкка шундый яхшы итеп йомгак ясады, китап чыгару — бу тарихка кереп калырлык зур эш. Мәсгуд Гаратуев вакытында милли сыйныфлар ачуга Илсур Миңнемуллин ярдәм итте. Хәзер дә милли мәгарифкә игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәк. Хыялым — шәһәр уртасында мәһабәт бинада татар мәктәбе урнашсын иде. Анда барлык шартлар, уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылсын, үзләренә тартып торучы белемле укытучылар эшләсен иде. Менә шундый булган очракта әти-әни үзе теләп алып киләчәк баласын татар сыйныфына. Балалар: “Мин татар гимназиясендә укыйм!” — дип горурланырлык булсын. 6нчы гимназиядә дә элек идәндә келәм, класслар яхшы җиһазландырылган иде. 38нче мәктәпкә күчүне зур югалту дип исәплим. Бер мисал китереп үтәм: Финляндиядә 1-2 генә татар баласы гына булса да, әгәр аларның теләкләре булса, татар теле укытучысы табыла икән. Ә бездә дин дәресләре кертә башладылар, тик сайлап алу мөмкинлеге бар дисәләр дә, барысын да бер фәнне укырга мәҗбүр итәләр: я расписание бәрелешә, я укытучы, я дәреслекләр юк.
— Вәсилә апа, сезнең кызларыгыз, оныкларыгыз татар телен беләләрме?
— Иң олы оныгым мәктәптә татар теле укыта. Кечкенә оныгым Әгерҗенең 2нче мәктәбендә укый. Яттан шигырь сөйләп, 1 урын алды. “Әби, синең кебек укытучы булам!” — ди ул. Камиләбез музыканы да ярата, скрипкада да уйный. Энекәше тугач, “Мөхәммәт кушабыз”, — диде. Әти-әнисенең ул исемне кушарга йөрәкләре җитмәде, Аяз булсын, диләр. “Элек шундый исемнәр кушканнар: Мөхәммәтгариф, Мө­хәммәткәрим. Әйдә, Мөхәм­мәтаяз булсын”, — дидем. Риза булып, мәчеткә барып, Мөхәммәтаяз дип исем куштырдылар, шәһадәтнамә алып кайттылар. Хәзер Камилә өйдә татарча гына сөйләшсен өчен шунысын уйлап таптык: “Мөхәммәтаяз татарча гына аңлый”, — дибез. Елый башласа, Камилә скрипкасын алып, татарча җырлый башлый. Энекәше тып-тын булып, тыңлап ята.
— Ирегез Ижауга йөреп эшләүгә ничек карый?
— Әйе, ул аңламаса, эшләп булмас иде. Наил — минем терәгем. Ул — мал табибы. Лаеклы ялда булса да, ул да эшләп йөри.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.
Вәсилә Харис кызының укучылары төрле фәнни-конференцияләрдә катнашалар. “Укучыларны дөнья­га чыгару — аларны бер башка күтәрә”, — ди ул. Минемчә, Вәсилә ападан да бәхетле кеше юк сыман: яраткан эше, укучылары, аны аңларлык гаиләсе — ире, 2 кызы, кияүләре, оныклары, туганнары бар. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дуслары янәшәсендә. Ул үзе дә бу хакта: “Яраткан эшне генә бөтен күңелне биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы — киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел дә булса иде”, — ди.

Гөлнара Вәлиева.