Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Вәсилә Фәттәхова: “Бәхет гаиләдә генә!”
7.05.2015

Вәсилә Фәттәхова: “Бәхет гаиләдә генә!”

Вәсилә Фәттәхова (1)Башкортстаннан моңлы, талантлы җырчылар бик күп чыга. Гаҗәп түгел: бу яклардагы табигатьнең матурлыгы илаһи моң булып алар күңеленә күчәдер. Апрель аенда Тимерьюлчылар мәдәният сараенда тамашачыга Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Галимов җыр студиясендә эшләве һәм “Туган як” җыры белән таныш булган, популяр җырчы Вәсилә Фәттәхованың тәүге концерты булып узды. Күңелендәге сагыну — юксынуларын, моңын җырлары аша чагылдырган, язмышында зур югалтулар кичергән җырчы белән әңгәмә кормый булдыра алмадым.

— Вәсилә ханым, сезнең хакта “Яңа­рыш” газетасы укучыларының кызыксынуы бик көчле, чөнки сезнең тормыш турында газеталарда бик аз басыла.
— Мин тумышым белән Белорет районыннан. Әнием металлургия заводында, әтием машина йөртүче булып эшләде. Балалар бакчасына йөргәндә үк башка балалардан мин аерылып тордым. Өйдә һәрвакыт өстәлгә бастырып җырлата, биетә иделәр. Җырчы булам, дип хыялланып үстем мин. Икенче сыйныфта укыганда музыкаль мәктәпкә дә укырга йөрдем. 9нчы сыйныфны тәмамлауга Учалы шәһәре музыка укытучылары мине музыка училищесына алдылар.
Әти-әниләрегезнең бу дөньядан иртә китүен беләм….
— Әтием вафат булганда миңа тугыз яшь иде. Минем балачак шуның белән тәмамланды. Сеңелем Әлфиягә бер яшь тә тулмаган иде әле. Әнинең теләге безне кеше итү булды. Мин Учалыда укыганда автобус шоферлары аша бәрәңге җибәргәндә булса да, арасына 20-25 сум акча кыстырып җибәрә иде. Әтине югалту кайгысыннан салынган күңел ярасы төзәлергә өлгермәде, 18 яшем тулгач, фаҗигале рәвештә әнием вафат булды.
Тормыш чатында калган ике ятим кая юл тотты?
— Ике ятим, сеңелемә тугыз яшь, миңа 18. Авыр булса да сеңелемә күрсәтмәскә тырыштым, бик елыйсым килсә дә, тешемне кысып түздем. Чөнки мин апа кеше, сеңелем миннән үрнәк ала. Уфадагы туганнар күченеп килегез дигәч, кызыгып, Уфага килдек. Йөк машинасына бар әйберләребезне төядек тә, башкалага юл тоттык.
Уфа каласы кочак җәеп каршы алмагандыр…
— Сеңелем белән мин укый торган институтның тулай торагында яши башладык. Ятимлек өчен бирелә торган пенсия акчасына гына яшәп булмый, эш эзли башладым. 3нче курс студенты Әнвәр Нургалиев: “Вәсилә, шунда-шунда бүген барып кара әле, бәлки эшкә алырлар”, — диде. Мин: “Түлиләрме?” — дип кенә сорадым. Уңай җавап ишеткәч, кайда, кем булып эшкә урнашасымны да белми, ул биргән адрес буенча бардым. Бэк-вокалист­лар кастингына барып кердем. Бервакыт кастинг барган залга кара күзлектән Айдар Галимов килеп керде! Тавышымны ошаттылар. Шулай итеп, “Айдар” студиясенә эшкә урнашканымны сизми дә калдым. Айдар Галимовның яңа сезон концертлары башланды, берничә район-шәһәрдә булганнан соң, туп-туры Мәскәүгә киттек.
Сезнең тиз арада олы сәхнәгә аяк басуыгызда, димәк, җырчы Әнвәр Нургалиевның көче зур?
— Әйе. Мин аңа бик рәхмәтле. Бүген дә бик җылы, дус яшибез, абыем итеп кабул итәм мин аны, беренче концертымны оеш­тырганда да ул миңа ярдәм кулы сузды.
“Айдар” студиясеннән киткәннән соң, югалып торуыгызны ничек аң­латырсыз?
— Иҗаттан китүемнең сәбәбе: тормыш һәм сәнгатьнең һәрвакыт янәшә баруы турында икеләнүемнән. Икътисад институтына документларымны тапшырдым, керер өчен әзерлек кирәк булды. Кичке бүлектә укыдым — төзү фирмасында икъдисадчы булып эшли башладым. Алган белемнәремне шулай тәҗрибәдә ныгытып бардым.
Әти-әнине югалту кайгысыннан бераз айнып килгәндә, кинәт сеңелегез вафат булган…
Әйе, бу хәлдән соң, чыннан да, тормыш туктады. Укуга да йөри алмадым. Ярый әле, укытучыларым минем хәлемә кереп, диплом эшен якларга ярдәм иттеләр.
Концертларыгызны уздырырга каян көч алдыгыз?
— Концертымны уздырырга уйлавым, үземне “саз”дан чыгару максатыннан иде. Билетларым бернинди рекламасыз ике атна алдан сатылып бетте. Моң-зарымны зал тулы тамашачыга сөйләп, алар алдында елый-елый иҗат кичәмне уздырдым. Шул концерт яшәргә дәрт бирде, аякка бастырды. Нәкъ шул көнне булачак ирем белән таныштым.
Тормыш иптәшегез сәхнә кешесеме?
— Юк, Илгиз бөтенләй башка өлкәдән, ул — төзүче. Ул тәкъдим ясагач, “Теләгең булса, сәхнәдән китәм, өйдә генә утырам”, — дип әйтеп карадым. Ләкин ул сәнгатькә миннән дә ныграк гашыйк кеше буларак, эшемне дәвам итүемне теләде. Бүген инде кечкенә улыбыз бар. Мин тормыш иптәшемнең әти-әнисе булсын, дип хыяллана идем. Ә бу очракта, шөкер, әти-әнисе дә, әби-бабасы да сау-сәламәтләр. Мин аларны чын күңелдән яратам, хөрмәт итәм.
Бәхет нәрсә ул?
— Тик гаиләдә генә! Минем өчен бу тормышта сәхнә иң мөһиме түгел. Гаиләмнең иминлеген саклап калу өчен сәхнәдән ике дә уйламый баш тарта алам!
Вәсилә ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Алга таба кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Ижау тамашачысын алдагы елларда да үзегезнең иҗатыгыз белән сөендерерсез, дип ышанып калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.