Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Вәгъдәләр үтәлә
5.08.2015

Вәгъдәләр үтәлә

4 августта Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашуда Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин, милли сәясәт министры Лариса Буранова, Ижау, Можга, Воткинск, Сарапул шәһәрләреннән, Якшур-Бодья, Кече Пурга районнарыннан килгән милли оешма җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре катнашты. Түгәрәк өстәл артында республикабызда милли мәгариф, мәдәният, сәнгать үсеше турында фикерләр яңгырады, уртак бурычлар билгеләнде. Татар җәмәгатьчелеге Республика Башлыгына узган елгы очрашуда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләрнең уңай чишелүе өчен рәхмәт белдерде.
Александр Соловьев республикада милләтләрнең үзара дус, бердәм булып яшәвенә басым ясады, региондагы социаль-икътисади хәл белән таныштырды. Кризис вакытында республика хөкүмәтенең нинди чаралар күрүен, киләчәккә нинди максатлар билгеләвен аңлатты. “Мондый вакытларда хөкүмәт һәм халык, шулай ук милли оешмалар арасында конструктив диалог төзү аеруча мөһим. Таркаулык безгә алга таба барырга мөмкинлек бирмәячәк. Ә бердәмлек максатларыбызга ирешергә ярдәм итәчәк”, — диде Александр Соловьев.
Дин өлкәсенә кагылышлы сораулар күп булды. Сарапул шәһәре имамы Әхмәд хәзрәт Халиков Уральский поселогындагы мәчет төзелешенә акчалата ярдәм сорады. “Бүгенге көндә мәчет уртак көчләр белән салынып килә. Аллаһ йортын төзеп бетерү өчен яңадан 3 миллион сум кирәк. Бу — бик зур сумма”, — дип, үзен борчыган мәсьәләгә тукталды ул. Шулай ук Воткинск шәһәрендәге тарихи мәчеткә реставрация ясау, манарасын яңарту өчен дә матди ярдәм кирәк икән. Можга милли-мәдәни автономия вәкилләре мөселман зиратына бара торган юлны төзекләндерү һәм шәһәрдә икенче мәчетне төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Ә Нәгыйм хәзрәт Каюмов Рес­публика Башлыгын шәһәребезнең Карл Маркс урамында төзелеп килүче мәчеткә очрашуга чакырды.
Милли оешма вәкилләре үзләренең проблемалары, максатлары турында җен­текләп сөйләделәр. Сүз күпчелек милли мәгариф өлкәсендәге кыенлыклар, мә­четләр төзелеше, зиратларны яңарту турында барды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Депутатская урамында урнашкан 6нчы гимназиягә 9нчы автобус маршрутын җибәрү турында сүз узган елны ук кузгатылган иде. Тик әлегә бу мәсьәлә ачык булып кала. Гимназиянең транспорт тукталышыннан ерак булуы, балаларга да, укытучыларга да күп уңайсызлыклар тудыра”, — дип, Удмуртия Башлыгыннан әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең идарә әгъзасы Нәзирә Касимова әлеге мөрәҗәгатьне тулыландырып: “Татар гимназиясенә аерым бина булса яхшы булыр иде. “Спартак” халык иҗаты йортының да хәле мактанырлык түгел. Шәһәр хакимияте тарафыннан акча бүленеп бирелсә дә, әле һаман төзекләндерү эшләре башланмый. Инде кышка керергә дә озак калмый”, — дип борчылуын белдерде.
“Буа янында рус, татар, удмурт халкының ялын оештыру өчен “Өчмочмак” дип аталучы мәйданчык төзисебез килә. Моны башкарып чыгу өчен Сезнең ярдәм кирәк”, — диде Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллин. Кече Пурга районыннан килгән милли җанлы эшмәкәр Альберт Әхкәмиев: “Дистә елдан артык сабантуй уздырып килдем. Соңгы ике елда мондый мөмкинлегем булмады. Ә халык милли бәйрәмебезне уздыруны таләп итә”, — дип, үзенең моң-зарын җиткерде.
Очрашуның нәтиҗәле булуына ышаныч зур. Александр Соловьев һәр сорауга да аерым тукталачагын белдерде, “Иман” татар яшьләре белән аерым очрашырга вәгъдә итте.

Эльвира Хуҗина.