Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Вәгъдәләр үтәлә
1.12.2016

Вәгъдәләр үтәлә

22 ноябрьдә журналистлар белән очрашуда Удмуртиядән РФ Дәүләт Думасы депутатлары — Андрей Исаев, Алексей Загребин, Валерий Бузилов — 2017 ел бюджет проекты турында үз фикерләрен җиткерделәр.

Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән бюджет шактый киеренке шартларда формалашкан. Кайбер тармакларда безнең икътисадта үсеш күзәтелми, ә кайберләре хәтта артка тәгәри. Бу турыда очрашуда Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев хәбәр итте.”Нефтьнең 1 барреле 40 доллар чамасы. Кайбер коллегалар безне моның өчен тәнкыйтьләделәр. Әмма без 2016 ел бюджетына игътибар итәргә телибез. Анда бер баррель өчен артык югары бәя — 50 доллар салынган иде. Нәтиҗәдә бер баррельнең уртача еллык бәясе 41 доллар булды һәм безгә 2016 ел бюджетына үзгәрешләр кертергә туры килде. Шуңа күрә без Хөкүмәт белән алга таба башкарып чыга алырлык бурычлар гына билгеләргә дип килештек. Безнең бурыч — Удмуртия Республикасы өчен лаеклы проектлар тәкъдим итү. Проект нигезендә, 2017 елның 1 февраленнән пенсияләр индексацияләнәчәк. Моны без сайлау алды кампаниясе вакытында вәгъдә иткән идек. Шулай ук 1 февральдән социаль түләүләрнең күпчелеге индексацияләнә, шул исәптән инвалидларга һәм ветераннарга да. 2017 елның 1 гыйнварыннан пенсионерларга елына бер тапкыр 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Аны барлык төр пенсионерлар да: эшләүче һәм эшләмәүче, социаль һәм хәрби пенсионерлар да алачак. Шулай ук инвалидлар өчен техник тернәкләндерү чараларына, дарулар сатып алуга өстәмә акча салынган”, — дип ассызыклады Андрей Исаев .
Моннан тыш, Андрей Исаев белдергәнчә, 2017 ел башыннан «Бердәм Россия» өч яңа проект кертәчәк. Барысы да мәдәният үсешенә тәкъдим ителә. Беренче проект — авыл мәдәният йортлары үсешенә һәм аларның матди-техник базаларын ныгытуга юнәлдерелгән. «Без барыбыз да сайлау кампаниясе аша уздык. Бу мәдәният йорт­ларында булдык, күрдек, аларның нинди хәлдә икәнлеген аңлыйбыз, аларга җитди дәүләт ярдәме кирәк. Икенче проект – 300 меңнән артык кеше яшәгән кече шәһәр муниципаль театрларына ярдәм итү, һәм өченчесе — күмәкләп ял итү урыннарын төзекләндерү. Финанслар зур шәһәрләрдәге проектлар өчен генә тотылырга тиеш түгел, бу гаделсезлек, дип саныйм. Тик әлегә акча күләме генә билгеле түгел. Без хәзер Хөкүмәт белән сөйләшүләр алып барабыз. Шушы көннәрдә биреләчәк сумма билгеле булачак. Шулай ук дәүләт программалары — мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру, авыл мәктәпләрендә спорт заллары төзү, ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк”, — диде Андрей Исаев.
“Бюджет дефициты кими, якындагы 3 елда керемнәр 2016 ел дәрәҗәсендә кала, әмма шул ук вакытта инфляция 4 процент тәшкил итәчәк, — дип билгеләп үтте Валерий Бузилов. – Аннан соң процент ставкасы киметеләчәк, бизнес үсә башлаячак. Депутатлар фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 5 процентлы кредитлар биреләчәк. Бу бигрәк тә Удмуртия өчен мөһим.
Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин: “Бүген ике әйдәп баручы тармакка — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенә бик мөһим ярдәм күрсәтергә кирәк», — дип нәтиҗә ясады.