Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Выль”, бушлай ботка һәм без…
9.08.2017

“Выль”, бушлай ботка һәм без…

2 августта Ижауның Каенлык паркында удмурт халкының милли бәйрәме “Выль” булып узды.
“Выль” сүзе “яңа” дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм беренче яңа уңышка ба­гышлана. Бу көнне ризыкларны бары тик яңа уңыштан гына әзерлиләр. Аксакалларның бәйрәм боткасына гыйбадәт кылулары — бәйрәмнең төп өлеше булып тора. Шушылай эшләп, алар Ходайдан киләчәктә дә мул уңыш булуын, гаиләләргә сәламәтлек, хуҗалык һәм гаилә иминлеге, ил-көннәребезнең имин, тыныч булуын теләп ялваралар. Быел гыйбадәт кылу фонограмма аша гына барса да, халык бер мәлгә тын калып тыңлады. Халыкны яңа уңыш бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы Юрий Тюрин, Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе Алексей Загребин, шәһәрнең Индустриаль районы башлыгы Любовь Зайцева, “Удмурт Кенеш” ассоциациясе рәисе Татьяна Ишматова, УР Милли сәясәт министры урынбасары Павел Орлов, Ижау Шәһәр думасы рәисе Олег Гарин килгән иде. Җитәкчеләр удмурт телендә исәнләштеләр, күпчелеге исә гел удмуртча гына котлады. Тулаем алганда бәйрәм удмурт телендә генә барды. Монысы безнең өчен үрнәк булырлык.
“Гербер”, “Выль” кебек бәйрәм­нәребез шәһәребезнең Индустриаль районында — Каенлык паркында уза. Чөнки элек-электән милли бәйрәмнәребез табигать кочагында үтә иде”, — дип искәртеп узды Любовь Зайцева. Бәйрәм дәртле җырларга, уеннар, биюләр, бәйрәм боткасы белән сыйланып дәвам итте. Бәйрәмдә балалар өчен аттракционнар эшләде, кулдан ясалган эшләнмәләр, сувенирлар, уенчыклар да сатуда бар иде. Шулай ук кайнар мичтә милли мич ашлары пешеп торды. Теләге булганнар гармунга кушылып, үз телләрендә рәхәтләнеп җырлады. Фольклор ансамбльләр белән беррәттән удмурт эстрадасы артистлары Николай Анисимов, Алёна Тимерханова, Иван Котельников катнашында әзерләнгән чыгышлар һәр кеше күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән халык – яше-карты, олысы-кечесе — дәртле җырларны тыңлаганда, бер урында гына басып тора алмады, ә уртага чыгып, рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.
Бәйрәмдә күңелне төшергәне шул булды: оештыручыларның уйлап бетермәгәнлеге аркасында ботканы соңарып алып килделәр. Бу вакыт эчендә бәйрәмгә килүче меңнәр артык халык су буе чиратка тезелде. Бу 90нчы еллардагы кибеткә чиратка торуны хәтерләтә иде. Шуның кадәр халыкка 2 кеше генә ботка бүлеп торганлыктан, чират акрын барды, пенсионерлар этешә-төртешә башладылар. Аннан тәлинкә-калак җитми, кем җитез — шул тартып ала башлады. Һәр елны ботка ашар өчен килүчеләр үзләре белән тәлинкә, савыт, калак, ипи алып килеп, ботканы алып килгән ризыклары белән тулыландырып чирәмлектә кичке ашны ашадылар, үзләренә пикник ясадылар. Без дә үз-үзебезне шулай тотмыйбызмы? Бераз уйлансак иде бу хакта…

Гөлнара Вәлиева.