Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Воткинск шәһәренә — яңа Боз сарае
16.01.2019

Воткинск шәһәренә — яңа Боз сарае

Узган атнада, 11 гыйнвар көнне, Александр Бречалов Воткинск шәһәренә эшлекле сәфәр вакытында нефть-газ тармагы өчен җиһазлар әзерләү заводында булды. Очрашу вакытында заводның генераль директоры Юрий Парамонов оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре, яңа технологияләр кертү һәм гамәлгә ашырыла торган социаль программалар белән таныштырды. Җитәкче билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә завод продукциясенә ихтыяҗ Россия буенча гына түгел, чит илләрдә дә зур. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир һәм Бахрейн белән төзелүче килешүләр шул хакта сөйли. Оешма партнерлары арасында Россиянең «Роснефть», «Лукойл», «Татнефть», шулай ук Казахстан, Украина, Үзбәкстан, Әзербайҗан оешмалары бар. “2018 елда продукцияне сату күләме 3 млрд 222 млн сум тәшкил итте. Россиянең нефть-газ җиһазлары базарында без иң яхшы оешмаларның берсе булып торабыз», — дип ассызыклады Юрий Парамонов.
Бүгенге көндә “Техновек” заводы – зур үсеш алган, 1000нән артык хезмәт урыны булдырылган заманча оешма. Биредә нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерелә. Продукциянең югары сыйфаты ел саен Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә исбатлана. 2015 елда әлеге оешма “Россиядә фонтаннар арматурасын җитештерүче иң яхшы оешма” буларак танылган. Биредә киләчәккә карап эш итәләр. Җитештерүне киңәйтү өчен ташламалы кредит алу конкурсында катнашалар. Әлеге инвестпроектның тулаем күләме 300 млн сум тәшкил итә.
Эшлекле сәфәр кысаларында Республика Башлыгы шәһәрнең 44 нче санлы балалар бакчасында булды. Биредә тәрбия эше балаларга удмурт халкының тарихын, мәдәниятен һәм телен өйрәтү юнәлешендә алып барыла. Шулай ук җитәкче Воткинск шәһәре лицее коллективы белән очрашты, “Республиканың ел гаиләсе — 2018” бәйгесенең җиңүчеләре — Каданцевлар гаиләсендә булды.
Шәһәр халкы белән очрашуда социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Быел Воткинскида 2 балалар бакчасы төзеләчәк, хастаханәләр төзекләндереләчәк. Әңгәмә барышында юллар, сәламәтлек саклауның торышы, торак фондын төзү һәм тузган торактан күчерү темалары кузгалтылды.
Республика Башлыгы эшлек­ле сәяхәткә нәтиҗә ясаганда, чит ил базарларына чыгу, сәнәгатькә ярдәм итү максатыннан «Техновек» оешмасына республика тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады “Яңа объектлар төзүгә килгәндә, яслеләр һәм башка социаль мөһим объектларны төзүдән тыш, якын арада федераль максатчан программа буенча Воткинскида боз сарае төзелешен башлау тора. Объектның бәясе – 257 млн сум. Шәһәр өчен бик тә мөһим булган объектны киләсе елда файдалануга тапшырырга тиешбез, әмма төп эшләр быел ук башкарылачак” , – дип билгеләп үтте Александр Бречалов.

Ләйсән Әхмәтова.