Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Воткинск шәһәрендә – яңа мәчет
27.05.2021

Воткинск шәһәрендә – яңа мәчет

26 майда Воткинск шәһәрендә яңа мәчет ачылды. 2018 елның җәендә башланган мәчет төзелешен мөселман кардәшләребез түземсезлек белән көтте. Мәчетне ачу тантанасында Россиянең Баш мөфтие, Россия Федерациясе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Шунысы кызыклы: Тәлгать Таҗетдин 1980 нче елларда Воткинск мәчетендә практика узган.