Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Воткинск белән бәйле гомер
13.08.2014

Воткинск белән бәйле гомер

“Воткинскида үткән гомеремнең бик кыска булуын кызганып искә алам”

П. Чайковский

Киләсе елда данлыклы рус композиторы  Петр Чайковскийның 175  еллык  юбилее. Республикада әлеге күренекле датага әзерләнәләр. Мәгълүм булганча,  бөек композиторның балачак еллары Воткинск шәһәрендә  үткән. Ул гаиләсе белән яшәгән йортта бүгенге көндә  Чайковский исемендәге музей-биләмә комплексы эшли. Биредә композиторның тормышы белән якыннанрак танышырга була. Бөек композиторның балачагы, Чайковский гаиләсенең Воткинскида уздырган еллары турында музей-биләмә комплексының фәнни хезмәткәре Маргарита Метлякова сөйләде.

Петр Чайковскийның әтисе Илья Чайковский Воткинскига  1837 елда, Кама-Воткинск тимер ясау заводының яңа җитәкчесе буларак, күченеп килә. Үзләре торачак йортта төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, аның янына тормыш иптәше Александра да күченә. Биредә алар 11 ел яшиләр, шул дәвердә 4 балалары туа.

Гаилә башлыгы Илья хатыныннан 18 яшькә өлкәнрәк булса да, алар арасындагы мәхәббәт, матур мөнәсәбәт күпләргә үрнәк була. Эштә Илья Чайковский  таләпчәнлеге, тырышлыгы белән аерылып торса, үз йортында ул бала җанлы, йомшак күңелле, балаларын өзелеп яратучы, чын әти кеше була.  Алар гаиләсендә һәрвакыт музыка яңгырый. Илья Чайковский флейтада, Александра ханым рояльдә уйный, рус романсларын башкара. Бәйрәм кичләрендә булачак композитор йортында инструменталь ансамбль уйный. Виолончель, гитарада уйнаган көйләр яңгырый. Петр Чайковскийның кечкенәдән музыканы яратуы да сер түгел. Соңыннан булачак композитор көйне һәрнәрсәдә дә ишетә башлый: җил һәм яңгыр тавышында, кошлар сайравында, савыт-саба шалтыравында… Инде 5 яшендә ул фортепианода ноталарны дөрес итеп җыя. Тик музыка дәресләреннән соң кечкенә Петр ярсый торганга әйләнә. Улларының рухи сәламәтлеге өчен борчыла башлаган әти-әнисе аңа уен кораллары янына якын килмәскә куша. Рояльдә уйнарга рөхсәт булмагач, булачак композитор бармаклары белән өйдәге һәрнәрсәгә сугып,  көй чыгарырга тырыша. Берсендә шулай тәрәзәгә “суккалаганда” бу шөгыле белән шулкадәр мавыга, хәтта кызып китеп,  пыяланы вата һәм кулын яралый. Әлеге вакыйгадан соң, улларының музыкага карата шундый мәхәббәтен күреп, әти-әнисе аның өчен укытучы  (Мария Пальчикова) чакырталар. Биредә гувернантка булып эшләүче, шулай ук Петр Чайковский тормышында зур урын алып торган, аны инглиз, француз телләренә өйрәткән  Фанни Дюрбах (милләте буенча француз)  Чайковскийның кечкенә чагын искә төшергәндә: “Музыкаль кичәләрнең берсендә Петр үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Аның янына кереп, нәрсә булуы турында кызыксынгач, ул яшьле күзләре белән миңа карап: “Музыка… Мин аны тыныч кына тыңлый алмыйм”,- диде”, — дип сөйли. Ә 6 яшендә   шигырьләр язып, үзенең нечкә күңелле, иҗатка тартылучан икәнен исбатлый. Дөнья күләмендә танылган композитор Петр Чайковский  кечкенәдән үк гаҗәеп акыллы, сәләтле бала булып үсә. Воткинскидан  күченеп киткәндә аңа 8 яшь була.

 Музей тарихы

Музей-биләмәгә якынлашкан саен биредәге мохитнең үзгә икәнен сизәргә мөмкин.  Композитор гаиләсе яшәгән урам элек Гос­подская дип аталса, хәзер Чайковский исемен йөртә. Биредә Воткинск буасына гаҗәеп матур күренеш ачыла. Монда гомер итүчеләр хәтта кояш баюын да табигатьнең иң матур күренешләренең берсенә тиң­лиләр.

Чайковскийның  балачагы узган әлеге йортка 208 ел. Ул 1806 елда салынган һәм 1917 елга кадәр Кама-Воткинск округының җитәкчеләр яши торган йорты була. Әлеге бина белән Вот­кинскидагы революция һәм граж­даннар сугышының иң фетнәле вакыйгалары бәйләнгән. XX гасырның 20-30нчы елларында композитор яшәгән йортта төрле оешмалар урнашкан: механика техникумы, җидееллык мәктәп, яшьләр союзы клубы, металлистлар клубы.

Ә менә музей статусы бераз соңрак, 1940 елда композиторның 100 яшьлек юбилее алдыннан гына бирелә. Киләсе елда  музейга да 75 ел  була.

Сугыштан соң музей Воткинск шәһәренең генә түгел, ә республиканың да мәдәният үзәгенә әверелә. Экспонатлар, музейның фонды һәм архивы арта. Йортка ике тапкыр реставрация ясала. Төзекләндерү вакытында йортка XIX гасырның 30-40нчы еллардагы рәвеше кайтарыла. Чайковскийлар яшәгән еллардагы фатир интерьеры булдырыла. Музейның тулы образы 1990 елда — композиторның 150 яшьлек юбилее алдыннан булдырыла.

Бүгенге көндә биредәге һәр агач, һәр сукмак композитор яшәгән чорны хәтерләтә. Табигый һәйкәл дип танылган, яше 230 елдан да артып киткән  юкә  агачы да әлеге биләмәдә үсә. Барлыгы 3 гектар җирдә агач бурадан эшләнелгән, мичкә ягып җылыта торган теплица, шул чорда суыткыч урынына кулланылган баз, биек-биек верандалар, кареталар урнаштырылган. Биредә Чайковскийлар йортын, хуҗалыгын чагылдырган   16  объект бар. Монда бер килсәң, китәсе дә килми. Ирексездән, композитор яшәгән чорга кайтасы, бер көн булса да шул вакытларда яшисе килә.

Даһи композиторның иҗатын яратучылар аның балачак еллары белән якыннанрак танышу өчен бирегә экскурсиягә киләләр. Музей дөньяның төрле почмакларыннан  елына 130 меңнән артык кешене кабул итә икән. Мин барган көнне музейга Франциядән кунак­лар килгән иде. Биредә эшләүче фәнни хезмәткәрләр композитор һәм аның гаиләсе турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Музыкага мәхәббәт тә нәкъ менә Вот­кинск шәһәрендә башланганына чын күңелдән ышанып: “Җәйге матур көннәрдә алар гаилә белән йортның балконына чыгып, күлдә көймәләрдә йөзгән балыкчыларны күзәтергә яратканнар. Ә балыкчылар рус халык җырларын, шәһәр романсларын башкара торган булганнар. Кечкенә Петр да шуларны ишетеп үскән. Бәлки музыкага булган олы мәхәббәте дә нәкъ менә шул вакытта башлангандыр”, — диләр алар.

Музейда Чайковский гаиләсеннән калган 7 экспонат сак­лана.  Композитор уйнаган рояль, оркестрина (уен коралы) — болары биредә аеруча кадерле. Һәр тарихи экспонат  музыка белән бәйләнгән. Үзенчәлекле ядкарьләрнең берсе — Петр Чайковскийның әнисе чиккән кул эше.  “Әлеге картинаны Александра авырлы чакта чиккән. Тик кайсы баласы туар алдыннан икәнлеге генә билгесез. Әлеге рәсемдә музыкантлар сурәтләнгән. Бәлки рәсем Петр Чайковский туар алдыннан чигелгәндер дә, әнисе улының бөек  композитор булачагын алдан сизгәндер?” — дип, үз фикерләрен белгертә фәнни хезмәткәрләр.

 Мәңгелек дан

Воткинскида композиторның исемен мәңгеләштерү максатыннан,  1958 елда СССР Министрлар Советы Чайковский исемендәге музыкаль фестиваль уздыру турында карар кабул итә. Мәдәният дөньясында иң мөһим вакыйгага әверелеп, ул ел саен май аенда, композиторның туган көне алдыннан үткәрелә. Россиядә иң зур фестивальләрнең берсе булып санала. Беренче фестиваль Мәскәүдә Чайковский исемендәге Халыкара яшь музыкантлар бәйгесе башлануы белән дә туры килә. Воткинскида 1990 елда йорт каршына Петр Чайковскийның һәйкәлен куялар.

Композиторның 175 еллык юбилее алдыннан да Удмуртиядә күп төрле чаралар уздырыла. Музыкаль фестивальләр, фәнни эшләр, күргәзмәләр — мондый чаралар республиканың һәр шәһәрендә, районында үткәрелә.    Юбилейга әзерлек кысаларында “Чайковский шәһәрләре галәме” дигән регионара проект та эшли. Әлеге проектка бөек композитор кунак булган, иҗат иткән барлык шәһәрләр дә кушыла.  Шулай ук бу проект ярдәме белән 12  июньдә музейга кунакка Чайковскийның туганы  Георгий Ефимович Давыдов һәм Каменка (Украина) шәһәренең А.С. Пушкин һәм П.И. Чайковский исемендәге әдәби-музыкаль Дәүләт музееның директоры  Галина Михайловна Таран да килә. Тагын бер яңалык: юбилей алдыннан  Петр Чайковский турында фильм да әзерләнәчәк.

Петр Чайковский — мәдәният дөньясына зур өлешен керткән, ис­китмәле мәдәни мирас калдырган, халык күңелендә мәңгелеккә урын алган даһи композитор. Үз гомерендә аңа бер тапкыр да яңадан Воткинскига әйләнеп кайтырга туры килми. Тик үзенең балачагы үткән шәһәр турында ул гомер буе: “Воткинскида үткән гомеремнең бик кыска  булуын кызганып искә алам”, — ди…

Эльвира Хуҗина.