Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ворцада мәдәният йорты ачылды
3.10.2019

Ворцада мәдәният йорты ачылды

Яр районының Ворца мәдәният йортында “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Бу вакыйганы авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗат коллективларында катнашучылар түземсезлек белән көтте. Ворца авылында руслар, удмуртлар, татарлар һәм бисермәннәр дус һәм тату яшиләр.
2016 елда «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында мәдәният йортының түбәсен яңарту өчен 3 млн сум­­­нан артык акча сарыф ителә. Шулай ук ул вакытта электр җиһазлары яңартыла. Быел капиталь ремонт барышында идәннәр алыштырылган, бина эчке яктан бизәлгән, сәхнә җиһазландырылган, җылыту сис­темасы һәм ишекләр буялган.