Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Владимир Путин — Удмуртиядә
28.06.2017

Владимир Путин — Удмуртиядә

27 июньдә Удмуртия Республикасына Россия Президенты Владимир Путин килде. Ул эшлекле сәфәрен Ижау шәһәренең Чапаев урамында тузган баракта гомер кичерүче Анастасия Вотинцева белән очрашудан башлады.
Анастасия 15 июньдә узган “Туры линия” вакытында Президентка әлеге баракның җимерек хәлдә булуын, шулай булуга карамастан, аны күчерү 2029 елга гына планлаштырылуын хәбәр иткән иде. Владимир Путин якын арада Удмуртиягә килергә җыенуын әйтеп, аның янына кереп чыгарга да вәгъдә иткән иде. Әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашуда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов та катнашты. Владимир Путинның: “Ел азагына биредә яшәүче 11 гаилә яңа торакка күчерелергә тиеш,” — дигән сүзләренә ул: “Декабрь аенда безнең программа әзер булачак. 2018 елдан әлеге баракларда яшәүчеләрне күчерә башлаячакбыз. Бу урамда — 3 барак, шәһәрдә барлыгы андый 17 барак бар. Беренче чиратта мохтаҗлыкта яшәүче балалы 11 гаиләне торак белән тәэмин итәчәкбез”, — дип җавап бирде. Анастасия Вотинцева өчен бу көнне икеләтә бәйрәм булды: беренчедән, телефоннан шалтыраткан вакытта мондый очрашу турында ул уйлап та карамаган була, икенчедән, Ил Башлыгы аны туган көне белән котлап, Сочида ял итү өчен гаиләсенә (биш кешелек) юллама бүләк итте.
Очрашудан соң Владимир Путин “Калашников” Концернында узган Россия машина төзүчеләре шурасы һәм “Оборона предприятиеләренә теләктәшлек лигасы” ассоциациясе утырышында катнашты, “Купол” электромеханика заводында булды.