Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Владимир Путин:“Рух ныклыгы безне көчле итә”
28.04.2021

Владимир Путин:“Рух ныклыгы безне көчле итә”

21 апрельдә Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Аның чыгышы — илебезнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре билгеләнгән документ. Әлеге мөрәҗәгатьтән төп тезисларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Сәламәтлек саклау – төп бурыч

“2030 елга уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш”, — дип сәламәтлекне сак­лау мәсьәләләреннән башлап җибәрде Президент үз чыгышын.
Владимир Путин пандемия башланганда Россиянең, башка илләр кебек үк, яңа инфекция таралу куркынычы алдында билгесезлек белән очрашканлыгын искә төшерде. Ул илнең бу афәтне җиңә алачагына бер генә минут та шикләнмәвен искәртте. “Без алга китеп эшли алдык. Коронавирустан авыручылар өчен стационарларда койкалар санын биш тапкыр — 280 меңгә кадәр арттырдык. Безнең галимнәр дә чын мәгънәсендә алга китеш ясады: коронавирустан хәзер Россиянең өч ышанычлы вакцинасы бар», — дип бәя бирде. “ Пандемияне җиңү илнең фәнни-технологик потенциалының арта баруын раслады.
Тагын бер кат Россия гражданнарына мөрәҗәгать итәм, зинһар, прививка ясатыгыз. Шулай гына без үлем куркынычы янаган эпидемияне туктата алабыз. Россия халкының коронавирустан прививканы бөтен җирдә дә ясату мөмкинлеге булу зарур. Шулай итеп кенә быел көзгә Россия гражданнарының күмәк иммунитетын формалаштырып булачак”, — дип искәртте Президент.

Больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент түләнергә тиеш

Яшь балалар еш авырый. Ә бала авырган саен өйдә утырган гаиләгә матди яктан бик авыр. Моны истә тотып, Владимир Путин җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйның эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиешлеге турында әйтте. «Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакына карап, 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.
Путин, шулай ук, «Йөклелегенең башында ук исәпкә баскан һәм матди яктан катлаулы тормыш хәлендәге хатын-кызларга ай саен 6 мең 350 сум акча түләнәчәк», — дип белдерде.

Мәктәптә укучы балаларга

«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга 10 мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.

Тулы булмаган гаиләләрне кайгыртып

«Агымдагы елның 1 июленнән башлап, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак. Алиментлар түләтү буенча эш гражданнар өчен автомат режимда алып барылырга тиеш. Әни белән бала, бу мәсьәләне хәл итеп, әле бу, әле икенче ишекне кагып, эзләп йөрергә тиеш түгел. Дәүләт бала хокукларын якларга бурычлы”, – диде Ил Башлыгы.

“Газ уздыру өчен кешеләр түләргә тиеш түгел”

«Шәһәрләр һәм бистәләрне төзекләндерү — төбәкләр үсешендә мөһим юнәлеш», — дип белдерде Владимир Путин. Газ челтәрләре инде үткәрелгән торак пунктларда йорт­ларына һаман да газ кермәгән гаиләләр күп булуын искәртте ул. «Хөкүмәттән һәм төбәкләрдән мондый хуҗалыкларны газлы итүнең төгәл планын әзерләүләрен сорыйм. “Бердәм Россия” инициативасын хуплыйм: торак пунктта җир биләмәсе чикләренә кадәр газ уздыру чыгымнарын кешеләр түләргә тиеш түгел», — диде Путин.

Сәламәтлек нигезе балачакта салына

Быел балаларның җәйге лагерьга юллама бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак. «Без балаларыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки нәкъ менә балачакта сәламәтлек нигезе салына. Балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, быел балалар өчен җәйге ял юлламасы бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим итәм», — диде Дәүләт Башлыгы.
Путин шулай ук студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм быел ук ил буйлап сәяхәт итүче студентлар өчен проект эшләтеп җибәрергә кирәклеген әйтте. Мондый мөмкинлекләр олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади инициативаларда үзен яхшы яктан күрсәткән студентларга ачылачак. “Россия — мөмкинлекләр иле” платформасы проектларында үзләрен күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балаларга турис­тик юллама өчен акчаны өлешчә кире кайтару программасы каникул вакытында да, уку чорында да гамәлдә булачак. Моңа кадәр без мондый карарлар кабул итмәдек», — дип искәртте РФ Президенты.

Мәскәү — Казан трассасы Екатеринбургка тоташтырылачак

Владимир Путин Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасын Екатеринбургка кадәр озайтырга һәм аны өч ел эчендә төзеп бетерергә кушты.
«Илкүләм байлык фондыннан төп магистральләргә акча бүлеп бирәчәкбез. Барыннан да элек, Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистраль төзелешен тизләтергә һәм, моннан тыш, аны Екатеринбургка кадәр озайтырга кирәк», — диде Россия Президенты.
729 километр озынлыктагы Мәскәү-Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше сигез этапка бүленгән. Татарстанга җиденче һәм сигезенче этаплар туры килә. Трасса республиканың биш районы территориясе аша узачак. Татарстанда автомагис­тральнең гомуми озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк.

Хөкүмәтнең бурычы — бәяләрне җайга салу

Хаклар артуы турында да әйтеп үтте Владимир Путин: “Бәяләр үсеше россиялеләрнең керемнәрен ашый. Хөкүмәтнең бурычы — бәяләрнең җайга салынуын һәм базарның тыгыз эшләвен гарантияләүче озак вакытка исәпләнгән шартлар булдыру. Беркем дә без директив бәяләрне урнаштырачакбыз, дими”.
Төбәкләргә ярдәм

Президент тәкъдиме буенча коммерцияле кредитларның бер өлеше бюджет кредитлары белән алмаштырылачак, ә аларны кире кайтару срогы 2029 елга кадәр озайтылачак.
Моннан тыш, төбәкләргә пандемиягә каршы тору белән бәйле чараларны гамәлгә ашыру өчен бирелгән бюджет кредитларын реструктуризацияләү темасын да кузгатты ул. Бюджет кредитлары, коммерциянеке кебек үк, 2029 елга кадәр озайтылачак.

ФИКЕРЛӘР:

Владимир Невоструев: “ Президент Удмуртия депутатларының инициативасын хуплады”

Республика парламенты спикеры Владимир Невоструев искәртеп узганча, 2021 елның мартында УР Дәүләт Советы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга урта һөнәри белем бирү педагогларына сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өчен өстәмә түләү билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать республика парламентының Фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт буенча Даими комиссиясе инициативасы буенча әзерләнгән.
“Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә төркем кураторларына ярдәм итүгә кагылышлы инициативабызның Россия Президенты авызыннан яңгыравы бик куанычлы. Хәзер сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр урта һөнәри белем бирү учреждениеләре педагогларына да биреләчәк”, — дип билгеләп үтте Владимир Невоструев.
“Без Президентның бюджет кредитларын 15 елга 3 процент ставкасы буенча бирү турындагы мөһим белдерүен ишеттек. Күп кенә төбәкләр, һәм Удмуртия өчен, бу бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки кредитлар, нигездә, регионга инфраструктура һәм социаль объектлар: юллар, мәктәпләр, хастаханәләр төзүгә тотыл­ган. Бу бурычлар еллар узу белән туплана, ә хәзер алар бюджет кредитлары белән алмаштырылачак. Инфраструктураны яңарту да мөһим (Президент мәдәният, туристик тармак объектларын, мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләү кирәклеге турында әйтте), — болар барысы да безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу — бик акыллы һәм дөрес карар», – диде ул.
Удмуртиянең газүткәргеч магистраль­ләреннән ерак булган авылларда яшәүчеләр өчен газ кертү проблемасы актуаль. “Бу тема буенча күптән фикер алышалар инде. Авыл елында авыл җирлегендәге торак йортларга газ кертү турында карар кабул ителү бик сөенечле. Без шулай ук бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәрдек, чөнки газны җир кишәрлегенә кадәр кертү халыкка бик кыйммәткә төшә. Хәзер бу проблема хәл ителәчәк», — диде Владимир Невоструев.

Олег Гарин: “Социаль өлкәгә зур игътибар бирелде”

Ижау шәһәре Думасы Рәисе урынбасары Олег Гарин: “Миңа, беренчедән, мөрәҗәгатьтә социаль өлкәгә зур игътибар бирелүе ошады: хәерчелеккә каршы көрәшкә, демографиягә, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү бик мөһим. Тулы булмаган гаиләләр дә бик күп, аларга ярдәм күрсәтү турында сүз булды чыгышта.
Әлбәттә, инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылачагы да бик сөенечле. «Бердәм тәрәзә» режимында муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү — гражданнарның тормышын җиңеләйтәчәк”, — диде.

Гыймран Сафин (Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы): “Президентның быелгы чыгышында өстенлек социаль проблемаларга бирелгән. Ни өчен соң Президент бу проблемаларны барыннан да өстен куйган? Бик яхшы хәтерлим, берничә ел элек мин илдә 152 миллион кеше яши дип горурланып язган идем. Ә бүген бу сан 147 миллион тирәсе генә. Моның үз сәбәбе бар: әгәр илдә халык бәхетле, тулы канлы тормышта яши икән, илдә халык саны арта бара. Киресенчә, әгәр халык үз тормышыннан канәгать түгел һәм үзе балалары өчен якты киләчәк күрми икән, ул илдә халык саны кимүгә генә бара. Рәсәй бүген нәкъ шундый халәттә. Пропаганда чаралары хәбәр иткәнчә, илдә халык саны елга ярты миллионнан бер миллионга кадәр кими икән.
Совет чорында яшәгән өлкән буын вә­килләре еш кына яшьләрне тәнкыйтьлиләр. Имеш, хәзер кибет киштәләре товарлардан сыгылып тора – җаның ни тели, бөтен нәрсә бар. Ни өчен яшь гаиләләр бер яки ике бала белән генә чикләнә? Яшьләрнең күпчелеге күп балалы гаиләләр турында сүз чыкса, кыска гына җавап бирәләр: “Ә нигә хәерче арттырырга, иртәгә тормыш ничек буласын кем белә?” Димәк, яшьләр бәхетле киләчәккә ышанмыйлар. Күп балалы гаиләләрнең ничек яшәгәнен күреп торалар бит алар. Рәсәй Президенты үз чыгышында игълан иткән күп балалы гаиләләргә ярдәм программасы шушы проб­леманы хәл итүгә багышланган. Сүз дә юк – яхшы программа. Ләкин ул үз максатына ирешерме?
Президентның социаль проблемаларга игътибар итүе – шатлыклы күренеш. Бәлки әле халык тормышына турыдан-туры тәэсир итүче башка авыр мәсьәләләр дә хәл ителер? Миңа калса, бүгенге тормышның иң-иң актуаль проб­лемасы ул – социаль гаделсезлек.
Медицина хезмәте бушлай күрсәтелә дип игълан иткән илдә чын сыйфатлы медицина хезмәте бары акчага гына күрсәтелә. Белем бирү бушлай дип игълан иткән илдә югары белемне бушлай алу зур проблемага әверелде… Ә социаль гаделсезлек проблемасын балалар өчен аз-маз акча биреп кенә тулысынча чишеп булуына мин ышанмыйм.
Сентябрь аенда булачак Дәүләт Думасына сайлауларда Президентның күп балалы гаиләләргә ярдәм программасы хөкүмәт партиясе өчен файдалы булырга мөмкин…. Ни әйтсәң дә, безнең халык вәгъдәләргә ышанырга күнеккән бит ул.
Сүз дә юк, бүгенге катлаулы халыкара хәлдә, АКШ һәм НАТО илләре Рәсәйне көчсезләндерергә теләп төрле корткычлык­лар эшләгән шартларда ил җитәкчелеге белән халыкның бердәмлеге сорала.
Президент үз чыгышында моны шулай ук ассызыклап әйтте. Аның халык мәнфәгатьләре турында кайгыртуы ачык күренде. Ә менә Федераль Җыелыш (Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы) һәм төбәкләр җитәкчеләре Президент күрсәтмәләрен ничек үтәрләр – моны киләчәк күрсәтер.

Элмира Нигъмәтҗан әзерләде.