Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Владимир Невоструев: ”2016 ел нәтиҗәле узды”
22.12.2016

Владимир Невоструев: ”2016 ел нәтиҗәле узды”

20 декабрьдә Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев журналистлар белән очраш­ты. Ул Дәүләт Советы тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләгәннән соң, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Сорауларның күпчелеге 2017 елның 10 сентябрендә узачак сайлауга әзерлек, агымдагы елның 29 ноябрендә узган сессиядә кабул ителгән карар нигезендә депутатларның саны кыскару турында иде.
Кыскартулар эшнең сыйфатында чагылырга тиеш түгел Владимир Невоструев: “2017 елның 10 сентябрендә узачак сайлаулардан соң депутатлар саны 90нан 60ка калачак, шуңа күрә сайлау округларының чикләре дә үзгәрәчәк. Яңа ел башында без иң элек шушы сорау өстендә эшләячәкбез. Аннан соң праймеризга әзерлек башланачак. Бүгенге көндә праймеризны нинди тәртиптә уздыру турында уйлыйбыз. Ике төрле юл бар: берсендә — алдан тавыш бирү вакытында республикада яшәүче һәркем, нинди партия әгъзасы булуына карамастан, тавыш бирә ала, ә икенчесендә — бары тик “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары гына катнаша. Икенче юл гади һәм чыгымнары да әзрәк. Депутатлар саны кыскаргач, парламентның даими комиссияләр саны да кимиячәк. Ләкин кыскартулар эшнең сыйфатында чагылырга тиеш түгел. Бүгенге көндә 8 даими комиссия эшли, алга таба, бәлки берничәсе, мәсәлән, социаль сәясәт һәм мәгариф буенча комиссияләр берләштерелер. Әлеге сорауларны инде яңа чакырылыш депутатлары үзләре хәл итәчәк. Сайлаулардан соң депутатларның 30%ы яңарыр, дип уйлыйбыз”, — диде.
Спиртлы эчемлекләр сатуда тәртип урнаштырылачак Парламент рәисе бүгенге көндә Иркутскида “Боярышник” белән агуланып үлүчеләрне искә алып, әлеге сорауның рес­публикабызда да кискен торуын билгеләде. “Күпме генә сөйләсәк тә, “Боярышник” һәм составында спирт булган башка төрле исемле продукцияне сатуда әле һаман тәртип урнаштыра алганыбыз юк. Моңа кадәр даруханәләрдә тәүлек буенча сатыл-
ган булса, әле дә шул рәвешле дәвам итә. Без “Боярышник”ка да акцизлар кертергә тәкъдим итәбез. Бу сорау февраль аенда Идел буе федераль округы закон кабул итүчеләр ассоциациясе утырышында да каралачак һәм Дәүләт Думасына тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Минем уйлавымча, спиртлы эчемлекләр сатыла торган автоматлар булмаска тиеш”, — диде ул. Очрашу ахырында Владимир Невоструев газета укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.