ВИЧ «тамгалылар» арта
Инфекцияле авырулар турында сүз чыккач ук, күңелне ниндидер шом били, үзеннән-үзе: “Алла сакласын! “ — диясең.
Шушы араларда республиканың “СПИД һәм инфекцияле авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге”ндә булырга туры килде. Пресс-конференциягә вакытыннан алдан килеп җиттем. Бинаның ишек төбендә үзем белән үзем көрәшеп шактый вакыт торганнан соң, эчкә үттем. Ишек тоткаларына да шикләнеп кенә тотындым. Хәер, укып-ишетеп белүемчә, ВИЧ-инфекция һава аша күчми. Менә мин — өченче катта. Коридорның бер читендә эскәмияләрдә өч ир-ат, ә икенче ягында 1-2 яшьлек улы белән әти кеше утыра. Бу ир-ат янындагы буш эскәмиягә утырып, конференция башлануын көтәм. Каршыда утырган ир-атларның йөзләре бик борчулы, башлары аска иелгән, үзара тынлык. Озак кына утырганнан соң, аларның берсе сүз башлады. “Хәзер табиб авыруның нинди стадиядә булуын билгеләгәннән соң, дарулар язар, шуларны эчәрсең, кайгырма. Мин сиңа ул дарулар тулысынча дәвалый дип әйтәм алмыйм. Бу авырудан дару дөньяда уйлап табылмаган әле. Тик ул, иртәгәге көнгә нинди дә булса өмет уята. Дару организмны агуланудан туктатып тора. Бу — югарыдан җибәрелгән сынау инде”, — дип, янында утыручыларны тынычландыргандай итте. Күрәсең, моңа кадәр алар арасында әңгәмә булган инде. Шулчак тәннәр чымырдап китте. Янымда бала белән утырган әтинең дә хатыны бер бүлмәдән чыкты. “Мама, мама…” — дип, муенына сарылган баланы, яшь ханым тиз генә киендерде дә алар чыгып киттеләр.
Бу берничә минут утыру вакытында күзгә ташланган күренештән тетрәнеп киттем. Ә көннәр буе әлеге үзәктә күпме кеше куркыныч диагнозны белеп, гомеренә нокта кую турында уйланмый микән?
Пресс-конференция вакытында әлеге үзәкнең баш табибы Олег Горбунов сөйләгәннәрдән чәчләрең үрә торырлык. Удмуртия Республикасында агымдагы елның 1 ноябренә 6726 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Шуларның 590 быел беренче тапкыр ачыкланган. Бу, башка елларның шушы вакыты белән чагыштырганда, 33%ка артыграк. ВИЧ-инфекциянең иң киң таралган урыннары — Глазов шәһәре һәм Камбарка районы. 2014 елда беренче тапкыр ачыкланган 590ы очракның 54%ы — җенси юл белән, ә 35% наркотиклар кулланганда авыру йоктырган.
“ВИЧ-инфекция наркоманнар, фәхишәләр, начар гадәтләргә ия булган кешедә генә түгел, эшли торган кешеләрдә дә барлыкка килә башлады”, — дип сөйләде баш табиб. ВИЧ инфекциянең халык арасында таралуның берничә сәбәпчесе бар икән. Беренчедән, узган елның ахырыннан бирле республикада зур партиядә синтетик наркотик таралган. Ул да булса, тозлар, спайслар. Аларның бәяләре дә героинга караганда күпкә түбәнрәк, сатып алу җиңелрәк һәм аларны кеше тәүлегенә 20 тапкыр кадый икән. Шул вакытта наркоманнар арасында уртак кулланылган шприцлар ВИЧ-инфекция йоктыру мөмкинлеген икеләтә арттыра. Аннан бу синтетик тозлар кешенең баш миенә тәэсир итеп, аны тәртипсез гамәлләр кылырга этәрә. Алар аны үзләре соңыннан хәтерләми дә. Шундый гамәлләргә теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә керүне атарга була. Башка төбәкләрдә синтетик наркотиклар узган елда ук киң таралган булса, безгә әле быел гына килеп җиткән һәм ВИЧ-инфекциялеләрнең артуы да шуның белән бәйле. Икенчедән, коммерцияле җенси хезмәт күрсәтүче кызлар үзләренең диагнозларын белә торып та, бу өлкәдә “эшләүләрен” дәвам итү очраклары ачыкланган. “Соңгы арада 46 фахишәнең 8ендә ВИЧ-инфекция барлыгы ачыкланды. Иң борчыганы шул: аларның 4сендә авыру инде беренче ел гына түгел. Димәк, алар күпләргә ВИЧ-инфекция “бүләк иткән”. Кешеләргә белә торып та ВИЧ-инфекция йоктырган өчен җинаять җаваплыгы каралса да, алар аны яшерә”, — дип аңлатты Олег Горбунов. Авыруны йоктыруның тагын бер юлы актуаль проблема булып калуын дәвам итә икән. Ул — анадан балага йогу. Удмуртия Республикасында якынча 15 ел эчендә ВИЧ-инфекцияле 1162 хатын-кыздан бала туып, аларның 62сенә ВИЧ-инфекцияле диагнозы куелган. Бу авырудан тулысынча дәваланып булмый, тиешле дәвалау курсларын үтеп, һәрвакыт дарулар куллану бәрабәренә генә кешенең гомерләрен озайтырга була.
Дөньяда ВИЧ-инфекция белән авыручылар кими башласа да, илебез уңай нәтиҗәләр белән мактана алмый. Замана чире белән авыручылар исәбе бездә шактый тиз темплар белән арта. ВИЧ белән бәйле вәзгыять көннән-көн катгыйлана, дип чаң суга әлеге авыру белән көрәшүчеләр.
Гүзәл Шакирова.