Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ветераннарны кайгырталар
19.02.2020

Ветераннарны кайгырталар

2020 елның 7 февралендә Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гражданнарның кайбер категорияләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында Указга кул куйды.

«Удмуртия Хөкүмәтенең төп бурычы – ветераннарыбыз турында кайгырту, — ди Республика Башлыгы Александр Бречалов. — Владимир Путин Указы нигезендә, Удмуртиядә яшәүче 374 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды, шулай ук концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Ә 10 456 тыл хезмәтчәненә 50 мең сум биреләчәк».

Бу түләүләр апрель-май айларындагы пенсия белән киләчәк. Тагын шунысын да билгеләп узарга кирәк: регион казнасыннан гына бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә булачак. Бу максатларга республика бюджетында өстәмә акчалар каралган. Инвалидларга, сугышта катнашучыларга, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, концлагерь тоткыннарына 4әр мең сум акча биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәренә 2шәр мең сум акча каралган. Ә 100 яшьлек сугыш ветераннары бер тапкыр 10 мең сум өстәмә акча алачак. Удмуртия Башлыгы “Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре март уртасына кадәр төбәк түләүләрен алырга тиеш”, — диде. Өстәмә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне республиканың 10 830 кешесе алачак. Моннан тыш, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан югарыда күрсәтелгән 10 830 кеше юбилей медаленә ия булачак.