Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ветераннарга бүләк
11.05.2012

Ветераннарга бүләк

7 майда Зур Кремль сараенда узган инаугурация тантанасында Владимир Путин дәүләт башлыгы антын бирде. «Яңа президент инаугурациясе – илебез тарихында яңа этап башлана дигән сүз... Владимир Путинга Россия президенты вазифасында уңышлар телим», — диде президент постыннан китүче Дмитрий Медведев. Владимир Путин президент буларак ясаган беренче чыгышында демократияне ныгытырга һәм гражданнарның ил белән идарә итүләрен киңрәк җәелдерергә вәгъдә бирде.

Россия башлыгы шул ук көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан сугыш инвалидларына һәм ветераннарга 1-5 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турында карарга кул куйды. Ветераннар әлеге түләүләрне май-июнь аенда алачаклар.