Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Веретенникова Нәфисә: “Укытучы күңел инженеры булырга тиеш”
29.07.2021

Веретенникова Нәфисә: “Укытучы күңел инженеры булырга тиеш”

Күптән түгел безнең редакциядә «Ата-ана кайгыртучанлыгы» оешмасы рәисе Нәфисә Хәйретдин кызы Веретенникова булып китте. Ул бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның роле турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Нәфисә ханым, Удмуртиянең «Ата-ана кайгыртучанлыгы» ассоциациясе нәрсә ул?
– Бу – педагогик коммерцияле булмаган оешма. Безнең оешма ата-аналарга педагогик белем бирү, әйләнә-тирә мохитне яхшырту, мәктәп, гаилә кыйммәтләрен саклау белән шөгыльләнә. Барлык кешеләргә шәхси үрнәк күрсәтеп, әйләнә-тирә мохитне яхшыртып булу идеясен алга сөрәбез.

– Эшчәнлегегезне нәрсәдән башладыгыз?
– Мин 41 лицейда завуч булып эшләгәндә, бер бабайның 4 нче сыйныфта укый торган малайга башлыгын салырга булышканын күрдем. Үземне тыеп кала алмадым, кисәтү ясадым. “Бу яшьтә үзенә чишенә белергә вакыт инде”, – дидем. Соңрак бу бабайның гувернер булуы ачыкланды. Гомуммәктәп җыелышында “Балаларыгызны 40 яшькә кадәр гувернерлар белән тәэмин итә алырсыз дип ышанасызмы? Үз куллары белән берни дә эшли алмый торган кеше предприятиедә, шәһәрдә, илдә тәртип урнаштыра алыр дип уйлыйсызмы?” – дип, әтиләргә мөрәҗәгать иттем. Хезмәт – баланы үстерүнең төп ысулы, дип аңлата башладым. Ата-аналар активын җыярга тәкъдим иттем. Тиздән бездә ата-аналар белән эшли торган «Бала/яшүсмер ягында» дигән педагогик кичәләр барлыкка килде. Шалва Александр улы Амонашвилиның гуманлы педагогика концепциясе нигезендә без ата-аналар активы өчен семинарлар үткәрә башладык, ә алар, үз чиратларында, ата-аналар җыелышларында бу хакта сөйләделәр.
Соңрак «Ура! Мәктәп бакчасы» дигән проект туды. Анда педагоглар ата-аналар, балалар бе­лән өмәләргә чыга башладылар. Түтәлләрдә чәчәкләр үстерделәр, балалар ландшафтлы дизайн схемаларын уйлап таптылар, куаклар утырттылар, малайлар белән аталар футбол капкаларын куйдылар, асфальт җәйделәр, җир ташыдылар – барысы да илһамланып һәм шатланып эшләделәр. Бу проектны без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышладык, ә ул әле озак вакытлар тәрбия эшчәнлеге элементы буларак калды. Беренче 2 ел эчендә без, волонтерлар эшен исәпкә алып, территорияләрне төзекләндерү буенча 5 млн сумлык эш башкардык. Күп кенә ата-аналар белән без әле дә аралашып торабыз, дуслыгыбыз дәвам итә.
2011 елның февралендә Мәскәү, Татарстан, Украина, Казахстан шә­һәр­ләре вәкилләре катнашында халыкара ата-аналар фәнни-га­мәли конференциясе үткәрелде. Анда мин «Ата-ана кайгыртучанлыгы» ассоциациясенең республика бүле­ге рәисе итеп сайландым.
Шул ук елның 24 маенда актив утырышы булды. Сүз уңаеннан, анда Удмуртия Диния нәзарәтенең дини тәрбия һәм мәгариф идарәсе вәкиле Рөстәм Абдулла улы Шаһиев катнашты. (Кызганычка каршы, ул быел вафат булды). Анда «Балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләре турында килешү» дигән беренче документка кул куелды.
Бераздан без команданың ныгуын аңладык. 2015 елда без оешма буларак теркәлдек. Завьялово, Якшур-Бодья, Игра, Красногорск, Балезино районнарында, Ижау, Глазов шәһәрләрендә бүлекчәләр оеш­тырдык.

– Нинди оешмалар белән хезмәттәшлек итәсез?
– Глазов пединституты, Ижау медакадемиясе, УФСИН, «СоДействие» үзәге, Ижау шәһәре мәгариф идарәсе белән килешүләребез бар. Без 2019 елда “Әтиләр советы” төзүнең инициаторлары булдык.

– Дәүләт ярдәмен тоясызмы?
– Ассоциациягә мәгариф, социаль сәясәт министрлыклары, муниципаль оешмалар вәкилләре керә. Бүгенге көндә ярдәм очрашулар, утырышлар уздыру өчен безне биналар белән тәэмин итүдән гыйбарәт.
2019 елда без «Фән, мәгариф өлкәсендәге проектларга ярдәм итү» юнәлеше буенча «Форсайт 3D: ата-ана булырга өйрәнәбез» проектын яздык.
Кызганычка каршы, әлегә отмадык. Шунысын да әйтергә кирәк: грант барыбер коткару булмас иде, чөнки проблемалар бер мизгелдә килеп чыгалар һәм аларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәк. Ә грант проектына бәйләнеш тараюны аңлата, ул һәрвакытта да тормыш ситуациясенә туры килми. Шулай да, быел тагын бер кат проектыбызны конкурска тәкъдим итәчәкбез.

– «Форсайт 3D: ата-ана булырга өйрәнәбез» проекты турында тулырак сөйләгез әле.
– Безнең форсайт – көнбатыш политтехнологларына җавап һәм ул өч чынбарлыктан тора. Беренче чынбарлык ул – кадрлар. Мәк­тәп конфликтлы ата-аналар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итсен өчен, ата-аналар комитетлары рәисләрен укытуны без үз өстебезгә алырга әзер.
Икенче форсайт ул – иҗти­магый лаборатория. Безнең лабо­ра­ториядә ата-аналарга, педагогларга һәм балаларга белем бирелә.
Укытучы бүген күңел инженеры булудан туктады, мәктәптән педагогик атмосфера китте, бүген белем бирү хезмәт күрсәтүгә кайтып калды. Безнең бурыч – шушы хәлне уңай якка үзгәртү.
Өченче форсайт – форумнар. Ата-аналар – мәгарифтә төп партнерлар. Әгәр алар булмаса, партнерлар урынын бюрократик сис­тема яулый. Димәк, балаларны нәрсәгә һәм ничек өйрәтүне ата-аналар түгел, кемдер хәл итәчәк. Шуңа күрә август аенда ата-аналарның еллык конференциясе булырга һәм анда алар белем, тәрбия бирү буенча үз сорауларын җиткерергә тиеш.
Ата-аналар активын оештыру һәм гаилә белән мәктәпнең дөрес итеп корылган партнерлыгы “Россия Федерациясендә балачак унъеллыгы” программасын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Шул вакытта гына мәктәпне тәмамлаучының конкрет образы һәм педагогик хезмәт нәтиҗәсе барлыкка килә. Безнең проект шул хакта.

– Әлеге проект кысаларында нинди чаралар үткәрәсез?
– Безнең өч эш юнәлеше бар: ата-аналар экспертизасы, ата-аналар иҗаты һәм ата-аналарның аң-белемен күтәрү.
Беренче юнәлеш буенча балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә, исерткеч эчемлекләр сатуга экспертиза ясалды. Безнең ВК битендә таныша аласыз https://vk.com/rzabota18
Икенче юнәлеш кысаларында 2016 елдан башлап ел саен «Ата-аналарның дөнья турында кайгыртуы» дигән зур конкурс үткәрелә.
Өченче юнәлеш буенча быел 13 майда “Әти-әни булыр­га өй­рә­нәбез” дигән беренче рес­пуб­ли­какүләм ата-аналар җые­лышы узды. Бөтен республикадан ата-аналар комитетлары рәисләре килде.
22 июнь – Хәтер көнендә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел ту­лу уңаеннан «Тыныч­лык турында ата-аналар кай­гыртуы» дип исемләнгән кыр концерты үткәрелде. Оеш­ты­ручыларның берсе Фаил Фаиз улы Ибраһимов булуын да әйтеп үтәсем килә.
Оешма әгъзалары Бөтен­россия конференцияләрендә, форумнарда катнашалар. Безнең экспертларның берсе – Клюев Станислав «Без сезнең икегезне дә яратабыз» дигән Халыкара конференцияне оештыручы булды.
Моннан тыш, уку елы барышында тәрбиягә бала алган гаиләләргә, авыр тормыш хәлендәге гаилә­ләргә консультацияләр бирә­без, балалар белән «Уртак эш» проекты буенча эш алып барабыз.

– Димәк, балалар белән дә эшлисез?
– Безнең «Уртак эш» оешмасы бар. Ул әхлакый тәрбия, ихтыяр көче, гражданлык позициясе тәрбияләү белән шөгыльләнә. «Уртак эш» материалларында (Ринат Җиһаннур улы Фамутдинов) олылар һәм балалар өчен кызыклы мәгълүмат күп. Тәрбия мультфильм­нар аша алып барыла.

– Гаилә проблемалары белән кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Укытучыларны камилләштерү институты, «СоДействие» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук www. ruroditel.ru Бөтенроссия порталында, атна саен чәршәмбе көнне ата-аналар ассоциациясе битендә http://nra-russia.ru/онлайн тематик консультацияләр бирелә. Белгечләр ата-аналар җыелышына чакыру буенча чыгалар.

Раилә РӘФЫЙКОВА әзерләде.