Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Венер Баһаветдинов:»Кешеләргә ярдәм итү – бәхет»
27.05.2021

Венер Баһаветдинов:»Кешеләргә ярдәм итү – бәхет»

Кеше кайчан матур була?.. Олы данга ирешеп тә, кече булып калганда. Әлеге канатлы сүзләр гүя шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтүче Россия Федерациясенең хезмәт ветераны, Удмуртия Хакимияте, Дәүләт Советының мактаулы грамоталары һәм Удмуртия Башлыгының Рәхмәт хаты иясе булган Венер Миннисагыйрь улы Баһаветдиновка карата әйтелгән. Ул да 23 ел буе Ижау шәһәренең Ленин районы хакимиятендә социаль эшләр буенча башлык урынбасары булып эшләсә дә, һаман кече күңелле булып калган.

…Бик яхшы хәтерлим, “Яңарыш” газетасына эшкә урнашкан вакытым иде. Редакциягә бер апа килеп, “3 нче шәһәр хастаханәсе мөдире Венер Миннисагыйрь улы турында язма әзерләгез әле, авыру­ларга бигрәк игътибарлы», — дигәч, бу эшне миңа йөкләделәр. Әлеге очрашуга өч дистәгә якын вакыт үтеп киткән инде, әмма Венер Миннисагыйрь улы элеккечә һаман да сөйкемле, тыйнак, зыялы, кече күңелле.
Венер әфәнде тумышы белән Туймазы районының Собханкул авылыннан. Әтисен нефтьче буларак Удмуртиянең Иг­ра авылына эшкә билгелиләр. Әнисе дә шул ук оешмада эшләгән. Гаиләдә ике ма­лай үскәннәр. Бүгенге көндә абыйсы Мәскәү асты районында яши, әти-әнисе кебек нефтьчеләр компаниясендә эшли. “Ә мин Игра поселогының 2 нче мәктәбен тәмамладым. Өлгергәнлек аттестатымда бер генә “4”ле, ә калганнары “5 “ле иде. Мәктәптә укыганда, тарих белән биология фәнен бик яраттым. Үскәч, я тарих, я биология укытучысы булырга теләгән идем. Тик тугызынчы сыйныфта укыганда, хәрби коммисариатта комиссия узганда, табибларның ак халатларда эшләүләре күңелемә ятты. Аннан мин әбиебезне “дәваларга” ярата идем: күзләренә дарулар сала, авырып киткәндә, горчичниклар куя, кан басымын тикшерә идем. Менә болар барысы да медицина институтын сайларга этәрде. Барлык имтиханнарны да “5”легә тапшырып, Ижау Дәүләт медицина институтына укырга кердем. Бик яратып белем алдым. Дип­лом алгач, мине Чиләбе заводына эшкә билгеләделәр. Исәбем профпатолог булып эшләү иде. Анда фатир алып булмагач, Ижау шәһәренә кайттым. 3 нче шәһәр хастаханәсенә терапевтлар кирәк иде, шунда урнаштым. Ярты елдан өлкән терапевт, аннан хастаханә мөдире итеп куйдылар. Бер үк вакытта баш табиб вазифасына тәкъдим иттеләр һәм Ленин районы хакимиятенә эшкә чакырдылар. Мин икенчесен сайладым”, – дип сөйләде ул.
“Ленин районы — Ижау шәһәренең иң зур районнарының берсе. Биредә проблемалар да җитәрлектер. Бүгенге көндә районда яшәүчеләрне күбрәк нәрсә борчый?” — дип кызыксындым. “Юлларны яктырту, чүп-чарны чыгару мәсьәләсе уңай якка хәл ителеп бара. Ә юллар ул — мәңгелек проб­лема. Саратов урамын төзекләндергәч, “бөке”ләр бераз кимеде. Азин урамындагы «бөке»ләрне киметү өчен Загородная, Парашютная урамнарын төзекләндерү планда тора. Хәзер кешеләр сәламәтлекләрен сакларга тырышалар, чөнки дәвалану бик кыйммәт. Бу өлкәдә дә күркәм эшләребез бар. Үзәк мәчет ярдәмендә оештырылган “Сәламәтлек сукмагы”н төзекләндерергә дә ярдәм иттек. “Локомотив” стадионын спорт һәм сәламәтләндерү үзәге буларак ачу өчен төзекләндерү эшләре бара”, — дип сөйләде Венер әфәнде.
Хәзерге вакытта халыкның явызлануын, шикаять язарга гына торуын, ә менә яхшылык эшләгәч, рәхмәт әйтә белмәвен, сәбәпсезгә кер эзләп йөрүчеләрнең күңе­лендә юшкын калдыруын әйтте. Ул районда эчкече гаиләләрнең саннары артуы турында да борчылуын белдерде. “Ленин районында торак бәясе очсызрак, шуңа барлык районнардан матди яктан авыр яшәүче эчкече гаиләләр күчеп килә. Күптән түгел 9 балалы гаилә килеп урнашты. Балалары бакчага, мәктәпкә йөрмиләр. Безнең Ленин районында 2 меңгә якын күп балалы гаилә яши. 169 эчкече гаилә һәм 78 яшүсмер полициядә исәптә тора. Бу саннар республика буенча чагыштырганда, иң зуры”, – диде ул.

“Венер әфәнде, эшегез авыр, күңел төш­кән чакларыгыз да буладыр. Андый чак­ларда сезгә нинди шөгыль ярдәм итә?” – дигән соравыма: “Гаиләм. Гаиләң матур, терәгең ныклы булганда, барлык авырлыкларны да җиңәргә була”, – дип җавап бирде ул. Әйе, Венер Миннисагыйрь улы — яхшы гаилә башлыгы, кайгыртучан әти. Хәләл җефете Светлана белән ике кыз үстергәннәр. Ике кызлары да югары белемле, икесе дә матур гаилә корганнар. Кечкенә кызы Алина бүгенге көндә укуын ординатурада дәвам итә. ”Балалар үстергәндә, кызларны бакчага илтү, барлык җыелышларга йөрү миңа йөкләнде. Җыелышларга йөргәч, кызлар турында барысын да белеп тордым. Әниләрен борчымас өчен кызларның алган начар билгеләрен сер итеп саклый идек. Төзәткәч кенә, әниләренә әйтә идек. Балалар тәр­бияле булсын өчен үзең тәрбияле булырга кирәк. Зурларны хөрмәтләсәң, начар сүзләр белән башкаларны кимсетмәсәң, балалар да шундый тәрбия алалар”, – дип, бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты Венер әфәнде.

Аның тормышында иң авыр сынау – зур кызы Алисаның туй көннәре якынлашканда фаҗигагә юлыгуы. Монда да ул каушап калмыйча, кулыннан килгәнчә, барысын да эшли. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркем аңа бик теләп булыша, хәтта Мәскәүдән табиб килә. “Кешеләрне яратсаң, ярдәм итсәң, үзеңә дә кире әйләнеп кайта икән. Юкка гына изгелек җирдә ятмый, димиләр. Аллага шөкер, кызыбыз терелде. Инде оныгыбыз үсеп килә. Ул — безнең бик зур куанычыбыз. Моңаеп утырырга ирек бирми”, – ди ул сөенеп.Владимир Путин

Ленин районы хакимияте башлыгы итеп Рамил Гайнуллин билгеләнгәнче, район хакимиятендә татар милләтеннән җитәкчеләр Венер Миннисагыйрь улы гына иде. Үз халкың белән сөйләшү, аң­лашу, уртак тел табуы җиңелрәк булганга, милли оешма җитәкчеләре дә, районда яшәүче әби-бабайлар да аңа мөрәҗәгать итә. Венер әфәнде элекке 20 нче мәктәп директоры Әдип Кәримов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов белән бик матур эшләгәннәрен, соңгы елларда Сабантуй бәйрәмен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә матур итеп оештыруларын җылы итеп сөйләде. “Сабантуй” оештыру авыр булса да, бер­гәләп тотынгач, булдырып чыга идек. Бу эшкә алынганда, мин һәрвакыт комиссиядә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасованың булуын таләп итә идем, чөнки ул — алынган эшне ахырына кадәр ерып чыга торган җитәкче. Чынлыкта да, безнең милләт булган, уңган халык бит ул. Удмуртиядә татар телендә “Яңарыш” газетасы чыгу да шул хакта сөйли. Татар халкы кайда гына яшәсә дә, телен, йолаларын сакларга тырыша. Ә иң күңеллесе халык аны көтеп ала, газетаның дәрәҗәсе зур”, – диде ул.
Ә милли басмабызның төп максаты — Венер Миннисагыйрь улы кебек горурланырлык милләттәшләребезне барлау, алар үрнәгендә башкаларда милли горурлык уяту. Без Венер Миннисагыйрь улын юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек телибез. Киләчәктә тагы да зур уңышларга ирешүен телибез.

Рилия Закирова.

Лидия Насретдинова (Ленин районының социаль яклау идарәсе җитәкчесе): “Хакимияттә Венер Миннисагыйрь улының төп бурычы — социаль проблемаларны хәл итү. Аңа кешеләр нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр дә, аларга ярдәм итәргә тырыша. Аның абруе хезмәттәшләре арасында гына түгел, район, шәһәрдә дә зур. Башка районнарда шулай озак эшләүче урынбасарлар юк. Венер — районның визит карточкасы ул. Аның беркайчан да башкаларга тавыш күтәргәне юк, бик игелекле кеше. Бу сыйфатлар, кызганычка каршы, бүгенге заман кешесенең күбесендә юк та инде. Ул яхшы гаилә башлыгы. Өлкәннәрне бик хөрмәтли. Үзенең әти-әниләре гүр иясе инде. Бүгенге көндә хатынының әти-әниләрен бик тәрбиялиләр. Иҗтимагый оешмалар белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә. 9 майда Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәрберсе белән очрашып, бүләкләр тапшыра, зурлый. Венер Миннисагыйрь улы бик җаваплы һәм эшен җиренә җиткереп үти торган кеше. Урында эшләсә дә, үзендәге кешелеклелек сыйфатын югалт­мады. Аның хакында беркем дә начар сүз әйтмәс”.

Флюра Мансур кызы Хөсниева (“Сәла­мәтлек” үзәге җитәкчесе): “Венер 3 нче шәһәр хастәханәсенә цех табибы булып эшкә килде. Ул бик тиз арада абруй казанды. Тыныч холыклы, өстәвенә бик чибәр, эшне җиренә җиткереп үти. Цех табибы буларак, 3 предприятиене алып барды. Ул шул вакытта урам комитеты рәисләре белән дә, халык белән дә тыгыз элемтәдә торды. Үзе җитәкләгән коллективка яхшы карады, коллектив та аны бик хөрмәт итте. Хезмәттәшләренә беркайчан да тавышын күтәрмәде. Алар гаиләдә ике ул. Әниләре авырганда, бик тәрбияләделәр. Кызларын бик кайгырта, хатынына карата гел яхшы мөнәсәбәттә. Без хәзер дә аның белән аралашып торабыз”.

Алиса Вәлиева (олы кызы): “Әти без кечкенә чакта әни белән беррәттән төннәрен дә торган, авырып киткәндә, безне хастаханәгә дә алып барган. Кибетләргә йөргәндә, күлмәк, кием-салым сайларга да әти булыша иде. Әти белән аерым серләребез дә булды. Без аны бик яратабыз. Аның белән горурланабыз».

Рәмзия Габбасова (Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире): “Венер Миннисагыйрь улы белән мин күптәннән таныш. “Яңарыш” газетасы буенча да, милли-мәдәни автономия буенча да бик күп эш­ләрне бергә башкарырга туры килә. Күп еллар “Сабантуй” бәйрәмен оештыруда кулга-кул тотынып эшләдек. Ул “юк” дигән сүзне белми. “Ярар, эшләрбез”, — дип, халык ихтыяҗларын кайгыртып, булсын, дип эшли. Авырлыклар килеп туганда да, үзе белгән юл белән ул мәсьәләрне хәл итеп чыга. Аның белән шәһәр, республика күләмендәге бик күп кенә җыелышларда катнашабыз. Ул үзенең тыйнаклыгы белән игътибарны җәлеп итеп тора. Аралашканда да, гади, тыйнак. Ленин районы хакимиятендә шундый милләттәшебезнең күп еллар хезмәт куюы — район халкы өчен зур терәк. Бүгенге көндә Венер Миннисагыйрь улы үзенең зур тәҗрибәсен яңа җитәкче, аның урынбасарлары белән уртаклаша, аларга таяныч булып тора. Аны юбилее белән котлап, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Гомере озын, үткәне кебек үк игелекле эшләр белән тулы торсын”.