Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Велосипедта — 1000 чакрым
27.07.2016

Велосипедта — 1000 чакрым

Ильяс Салихов — Татарстанның Зәй районы егете. Аңа 20 яшь, студент. Ильяс белән мине актив хәбәрчебез Гөлисә апа Зарипова таныштырды. Туганының улы Ижауга кунакка килгән. Ильясның үзенчәлекле шөгыле бар — ул велосипед белән сәяхәт итә. Быелгы җәйдә 1000 чакрым юл үтеп, рекорд куйган.
Велосипед “җене” аңа әле кечкенә чагында ук кагылган. “Үземне белә башлаганнан бирле йөрим инде”, — ди Ильяс. 14 яшендә әбисе янына — Тукай районының Калмия авылына велосипед белән бару теләге барлыкка килә. “Башкортстаннан Пермьгә кадәр “сәпидкә” утырып барган егет турында укыдым. Бик кызыктым”, — дип искә ала ул көннәрне Ильяс. Тик 100дән артык чакрымны үзенә генә үтәргә әти-әнисе ризалык бирми. Велосәяхәткә чыгу аның максатына әверелә.Чыныгу өчен шәһәр эчендә көненә 60 чакрым юл үтә. Маршрутлар төзеп, юлларны яхшылап өйрәнә. “Велосипед белән ерак юлга чыгам дисәң, Зәй өйрәнү өчен уңайлы шәһәр. Чөнки монда төрле юллар бар. Кемдер тигез трасса яратса, мин киресенчә, күп каршылык була торганын яратам”, — ди егет.
Әкренләп, үзе теләгәнгә ирешә ул. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, җәйге яллар вакытында эшкә урнаша, хезмәт хакына велосипед ала. “Зәй-Кама” дип аталган беренче велосәяхәткә 2014 елны чыга. Зәй — Минзәлә — Тукай районы — Яр Чаллы — Зәй маршруты буенча 400гә якын чакрым үтә. “Беренче елны үзем белән палатка алдым. Табигатьне бик яратам, ачык һавада кунудан да ләззәт алдым”, — дип сөйләде Ильяс. Сәяхәте дә бушка үтми, ул татар авылларына кереп, анда яшәүче халыкның тормышы, мәчетләр тарихы белән таныша. Аллаһ йортларын фотосурәткә төшереп, һәр җомга саен “Вконтакте”, “Инстаграм” социаль челтәрләрендә куя.
Быел Ильяс үзе өчен “Удмуртия — 2016” дигән яңа маршрут төзи. Ерак юлга 28 июньдә чыгып китә. “Ике атна Калмиядә тордым. 12 июльдә Калмия — Яр Чаллы — Менделеевск — Ижау — Менделевск — Яр Чаллы — Зәй маршруты буенча юлга кузгалдым. Бу юлы үзем белән палатка алмадым, туганнарда тукталдым”, — ди велосәяхәтче. Менделеевскидан Ижауга кадәр ул 13 сәгать дәвамында килә, 140 чакрым юл үтеп, үз рекордын куя. “Мондый ерак юлларга чыгарга курыкмыйсыңмы? Машиналар да югары тизлек белән йөри, начар ниятле кешеләр дә очрарга мөмкин”, — дип сорамый булдыра алмадым. “Әйе, чыннан да, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Махсус юл бирмәүчеләр дә бар. Тик мин үзем юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйм”, — диде Ильяс. “Ә юлда иң ныгы нәрсәдән куркасың?” “Төлкеләр очратканым булды. Ә менә иң куркыта торганы — этләр. Хәзер хуҗасызлары да күп аларның. 2014 елда берничә эт куды. Чак качып котылдым”, — дип, юл маҗараларын да сөйләде яңа танышым.
Әлегә Ильясны Татарстан буенча гына сәяхәт кызыксындыра. Туган республикасын яхшылап өйрәнәсе килә аның. Тик: “Бәлки киләчәктә ерак юлларга да чыгармын”, — ди велосәяхәтче .

Эльвира Хуҗина.