Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ватылган тәрәзәләр (хикәя)
7.06.2013

Ватылган тәрәзәләр (хикәя)

Беренче сыйныфка бу елны без өч кенә бала кердек. Фәргатьнең әтисе сугышта бер аягын калдырып кайткан, Фәридәнең әтисенең өч кабыргасын снаряд кыйпылчыгы тиеп өзгәләгән һәм ул бер якка кәкрәеп кенә йөри. Ә минем әти унбер җәрәхәт алганнан соң, йөрәгенә якын урынга снаряд кыйпылчыгы кереп калгач, сугыштан кайткан һәм миңа дүрт яшь вакытта үлеп киткән. Мин аны аз гына хәтерлим. Өлкән сыйныфларда егермедән артык бала — без өчәү. Каһәр суккан сугышның татар авылына китергән тискәре йогынтысы иде бу. Кызганыч та, моңсу да…

Бу вакыйга  авылның да игътибарыннан читтә калмады. Безнең кайсыбыз гына урамда җыелып торучы ирләр янәшәсеннән үткәндә, кем дә булса үзенең сүзгә осталыгын сынап карамыйча калмый: “Ә, сезмени инде ул бер сыйныфта өч бала? К-ү-ү-п, бик тә күп икәнсез, ничек бүлмәгә сыярсыз икән инде?” Ирләр төркеме шаулап көлә башлый. Кемдер йөзенә кайгылы төс чыгарып телен шартлатып куя, кемдер сүзне кабат уен-көлкегә борырга теләп: “Аз булсалар да бүләкләр бит алар, сугыш бүләкләре”, — дип әйтеп куя. Ә кемдер аңа: “Әйе, алар чыннан да герман бүләкләре”, — дип өсти. Бу юлы инде берәү дә көлми. Күрәсең, кайберләре үзләре сугышта катнашкан, аның газапларын күргән, кайберләре тылда эшләсәләр дә, сугыш ачысын күп татып, йөрәкләре сыкрап куйгандыр…

Шулай итеп, мәктәп елларында миңа үз яшьтәшләрем белән уйнап йөрү бәхете тәтемәде. Миңа күбрәк үземнән өлкәнрәк малайлар тирәсендә уралырга, аларның уеннарында катнашырга, ә кайчакта алардан эткәләп-төрткәләүләр дә алырга туры килә иде. Бераздан мин Әхмәт исемле малай белән якынлашып, дуслашып киттем. Әхмәт миннән өч кенә яшькә зуррак, аларның өйләре дә безнең урамда, тормышлары безнеке кебек үк ярлы, икебез дә әтисез ятимнәр. Аның әтисе сугышта үлеп калган, ә минеке сугыштан җәрәхәтләр белән кайткач үлеп китте. Колхозда “таяк”ка гына эшләгән әниләр җилкәсендә Әхмәт апасы белән, ә мин абый, ике апа белән утырам.

Әхмәтне минем белән дуслашырга этәргән тагын бер нәрсә бар: ул телгә сакаурак  – “с” хәрефен авыр әйтә, шуңа күрә аның әйткән сүзләре ничектер көлкерәк килеп чыга. Малайларга шул гына кирәк, Әхмәттән бер кызык сүз ишетсәләр көлә башлыйлар, әллә нинди атамалар тагып бетерәләр. Әхмәтнең моңа җен ачуы чыга, үзеннән көлүне бик авыр кичерә. Әгәр кимсетүләр чамадан артып китсә, йодрыкларын йомарлап кимсетүчегә ташлана һәм кыйналып күз яшьләренә буылып елый, аннан соң читкәрәк китеп тавышсыз-тынсыз гына күз яшьләрен сөртә. Мин кыйналуларны шактый татыган малай буларак, булдыра алганча аны юатырга тырышам. Бераздан Әхмәт тынычлана һәм без икәү үзебезгә уен табабыз.

Әхмәтләрнең йорты колхозның тимерче алачыгы янәшәсендә. Иртәдән кичкә кадәр анда шау-шу, чүкеч тавышлары тынып тормый. Ни генә эшләмиләр: ат та дагалыйлар, арба тәгәрмәчләренә тимер кыршаулар кидертәләр, төрле авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлыйлар. Балта үткенләү өчен чар бары алачыкта гына. Шуңа күрә алачыктан көнозын  кеше өзелеп тормый. Эш арасында ирләр нәрсә турында гына сөйләшмиләр анда. Американың СССРга каршы нинди корткычлык эшләвеннән башлап, кайсы ирнең кайсы солдатка янында кунып чыгуына кадәр бөтен яңалыкларны биредә ишетергә була.

Без Әхмәт белән алачыкта ниләр эшләгәннәрен карап торырга яратабыз. Кызык бит: тимерне һава өрдереп торган күмердә кыздырып йомшарталар һәм аннан нәрсәләр генә ясамыйлар. Алачык “начальнигы” тимерче Хәсәнша бабай бик коры холыклы кеше. Аның кешегә карашы үзенең кәефе ничек булуга карый. Әгәр кәефе яхшы көн булса, алачыкка килгән ирләр сөйләгән мәзәкләрне тыңлап, аларга кушылып көлә. Әгәр кәефе булмаса кулындагы чүкеч белән сандалга каты итеп суга һәм ачулы тавыш белән “хөкемен” чыгара: “Туктатыгыз гайбәтегезне, мин сезнең пычрак сүзләрне тыңлап үземә гөнаһ җыярга тиешмени?!” Алачыкта тынлык урнаша. Тыңламый гына кара син Хәсәншаны!

Ә безгә Хәсәнша-тимерче һәрвакыт яхшы карый. Эшенә сок­ланып каравыбыз, кызган тимердән ясалган әйберләргә могҗизага караган төсле гаҗәпләнүебез аңа бик ошый. Сирәк булса да елмаеп куя. Шулай да кәефе булмаганда, без “бабай” дип әйткәнгә: “Нишләп мин сиңа бабай булыйм, сиңа кызымны бирмәдем бит!” – дип “тәртәгә тибеп” куя. Ләкин моны ул безгә ачулы тавыш белән әйтми, димәк ачуланмаган. Озак та үтми үзе безне чакырып ала: “Килегез әле монда, сыбызгы борыннар, тик карап торганчы эш эшләгез!” – дип, күмергә  һава өрдерер өчен  күрек тартырга куша, йә ике кул белән тотынып чар әйләндерәбез. Бу мизгелләрдә безнең баш күккә тия инде, Хәсәнша бабай үзе ышанып эш кушты бит! Әгәр эшебездән бик канәгать булса ул безгә тимердән гади генә өйгә кирәк булырдай әйберләр ясап бирә: кием элгеч, ишек тоткасы  яки башка вак-төяк. Монысы инде безнең өчен бәхетнең иң югары ноктасы!

Күпер дән өстәрәк елгада зур гына сусаклагыч хасил булган. Көз көне су каткач, шул буа өстендәге бозда малайлар көне буе диярлек кәшәкәле уйныйбыз. Һәр малай үз кәшәкә таягына  үзенең исемен пычак белән юынып язып куйган. Кеше кәшәкәсенә тияргә ярамый – бу язылмаган канун. Равилнең дә анда үз кәшәкәсе бар.

Менә, ниһаять, Октябрь бәйрәме, безнең өчен иң шатлыклы көн килеп җитте. Кичен бөтен халык, олысы-кечесе клубка җыелды. Клуб авылның нәкъ уртасында урнашкан. Авыл өчен бик зур бина, элек анда мәчет булган. Сталин вәхшилеге елларында аның манарасын кисеп аударганнар. Картлар сүзенә караганда, бөтен авыл халкы җыелып, кайнар күз яшьләрен түккән шул вакытта, изге йортны мәсхәрә итүчеләргә каһәр укыганнар.

Ә сәяси бәйрәмнәр программасына килгәндә, алар һәрвакыт бер үк төрле: мәктәп директоры Искәндәр абый доклад укый, авыл үзешчәннәре концерт куя, спектакль күрсәтәләр. Айга бер тапкыр күчмә кино аппаратыннан берәр фильм карарга  халык  клубка җыела. Бу көнне дә зал шыгрым тулы була – басып торыр урын калмый. Безгә, башлангыч мәктәптә укучы вак-төяккә, эскәмиягә утыру юк инде, сәхнә алдында беренче рәт эскәмияләргә кадәр бераз буш урын бар – шунда идәнгә тезелешеп утырабыз.

Бу юлы да шулай булды. Октябрь бәйрәменә багышланган кичәнең доклад өлеше дә, концерты да тәмам. Укытучылар укучыларны дәрес хәзерләргә дип клубтан  куып кайтарып җибәрделәр. Без дә Әхмәт белән өйгә кайтырга чыктык. Әхмәтләрдән өч-дүрт өй аркылы гына яшәүче Равил дә безгә кушылды. Ул бездән өлкән, алтынчы сыйныфта укый, инде тәмәке тартырга да өйрәнгән. Анысы бер хәл, ул кешегә тузга язмаган кушаматлар тагырга ярата, шуңа күрә миңа ошамый. Ул аяк астыннан тәмәке төпчеге табып, шуны кабызырга дип үз ишләре янына киткәч, Әхмәт минем кабыргага төртеп, колакка пышылдады: “Кара аны, Равилнең әнисе Мәрьям апа белән Хаҗи абый турында алачыкта ишеткәннәрең авызыңнан чыкмасын, Равил ишетсә, борыныңны җимерер”.

Мин Әхмәткә бераз үпкәләп тә куйдым: ничек инде андый сүз әйтим ди, мин бит инде икенче сыйныфта укыйм, ахмак түгел. Равил тәмәкесен кабызып, тирә-якка аның сасы исен таратып безнең янга килде һәм без өчәүләп кайтырга чыктык. Ул елны иртә суытып җибәргән иде. Октябрь бәйрәмендә инде кар төште. Ноябрь башында  сирәк була торган айлы төн, табигать гаҗәеп матур, агачларга бәс сарган. Кайбер өйләрнең морҗасыннан чыккан  төтен туп-туры булып һавага күтәрелә. Аз гына да җил юк. Равил белән Әхмәт мәктәптәге хәлләр һәм боз өстендәге кәшәкәле уен турында гәп коралар. Мин табигать матурлыгына сокланып кайтам.

Без күпердән чыгып үзебезнең урамга күтәрелә башладык. Мин һаман тирә-яктагы гүзәллеккә сокланып барам. Шул чакны кичке тынлыкны бозып  ниндидер пыяла ватылган тавыш ишетелде. Равил кинәт кенә эшәке сүзләр белән сүгенеп җибәрде дә: “Менә мин сезгә күрсәтәм хәзер”, — дип буа ягына йөгерде. Мин берни аңламыйча Әхмәткә карыйм: “Нәрсә булды соң?”

“Эх, син, надан, берни күрмичә күккә карап, йолдыз санап барасың! Иң кызык нәрсәне күрмәдең. Хаҗиның хатыны Хәят Равилләрнең тәрәзәсен ватты бит! Менә хәзер тагын да кызыграгы булачак. Кара аны, җебеп торма!” Әхмәтнең бу сүзләреннән соң мин Равилләр өенә карасам, анда чыннан да тәрәзә ватылган, чыр-чу купкан иде. Равилнең әнисе Мәрьям апа белән ике апасы кычкырып елый-елый ватылган тәрәзәне мендәр белән каплыйлар.

Ирле хатыннарның сугышта ирләрен югалткан һәм солдатка дигән ямьсез сүз күтәреп йөрүче хатыннарның тәрәзләрен ватулары авылда беренче тапкыр гына түгел иде. Әле яшь һәм чибәр килеш ирсез калган бу хатыннарга күп ирләрнең күзе кызган ул вакытларда. Үз хатыннары өстеннән солдаткалар артыннан өстерәлүче ирләр булгалаган.

Дүрт баласы булуына карамастан, Мәрьям апа артыннан өстерәлүче Хаҗига авыл халкы һәрвакыт нәфрәт белән карады. Хаҗи ни сәбәптәндер сугышта булмаган. Ул инде озак еллар якын тирәдәге авылларда халыктан салымнар җыеп йөри — налог агенты. Совет власте авыл халкын кеше чыдый алмаслык авыр салымнар белән кычкыртып талаган чор иде ул. Урыннарда хөкүмәтнең бу сәясәтен нәкъ менә салым агентлары тормышка ашырдылар. Ит налогы түләмәгән өчен милиция белән бергә килеп, авыл кешесенең сыерын яки сарыгын алып чыгып китеп, күп балалы гаиләне ач калдыруын беләләр Хаҗиның. Гадәттә, андый бәла-казага Хаҗи белән ниндидер сүзгә керүче гаиләләр тап булды. Ни эшләсен, ачы язмышына түзде халык.  Салымын түләмәгән өчен төрмәгә яптырам дип куркытып, солдаткаларны үзе белән төн үткәрергә мәҗбүр итүе дә билгеле Хаҗиның…

Безнең авыл уртасыннан аккан  инеш аша күпер салынган. Ул безнең Аръяк дип аталган урамны — авылның үзәк урамы – урта урам белән тоташтыра.

Кәшәкәсен эзләргә киткән Равилне безгә Әхмәт белән шактый озак көтәргә туры килде. Ниһаять, бертуктаусыз сүгенә-сүгенә Равил безнең янга килеп җитте һәм кызу-кызу алга атлады, безгә ләм-мим бер сүз юк. 20-30 адым калып, без дә аңа иярдек. Әхмәт ярымпышылдап миңа үзенең “күрсәтмәләрен” бирә башлады: “Без алачык янындагы тимер-томыр өемнәре артына качып карап кына торырбыз. Кара аны, тавышыңны чыгара күрмә, Хаҗи кулына эләксәң, исән сөякләрең дә калмас!” Мин бер ни дә аңламадым, ләкин сүзсез генә Әхмәт артыннан иярдем. Алачык янына килеп качу урынын таптык. Хаҗиның өе алачыкка якын гына Әхмәтләр өенә каршы иде.

Хаҗи өенең тәрәзәләре якты, башка өйләрдә җиделе лампа янганда, аның өендә унлы лампа яна шул, хәлле кеше. Равил  Хаҗиларның тәрәзәсенә якын килеп, эчкә карады. Аннан соң нидер мыгырданып, нык кизәнеп кәшәкәсе белән иң якты булган тәрәзәгә китереп сукты. Ялгышты бугай, кәшәкә рамага тимәде, иң зур өлгегә эләгеп, аны коеп төшерде. Кәшәкә таягы хәтта эчкә үк кереп китте. Равил таягын ашыкмыйча гына тартып алып, тагын да ныграк кизәнеп тәрәзә рамына сукты. Хаҗи өендә чыр-чу купты. Равил исә һич тә качарга ашыкмады, бу вакытта чын батыр кеше итеп хис итте үзен, күрәсең. Икенче тәрәзә янына килеп кабат кәшәкәсе белән кизәнде. Бу юлы инде ялгышмады, кәшәкә кәҗә мөгезе кебек бөгәрләнгән урыны белән рамага килеп эләкте һәм бөтен өлгеләрне коеп төшерде. Өйдәге чыр-чу тагын да көчәйде. Шул чак өйдән Хаҗиның ямьсез тавышы ишетелде, кычкырулар тынды. Равил шуны гына көткәндәй ашыкмыйча гына, кәшәкәсен җирдән өстерәтеп, башын аска иеп өенә юнәлде.

Бераздан Хаҗи урамга чыкты. Ашыкмыйча гына як-ягына каранды. Әкрен генә тавыш белән: “Равил, ни эшләдең син, ни эшләдең”, — диде. Аның тавышында бу вакытта ни өчендер ачу юк иде. Күрәсең, хатыны Хәятнең Мәрьям тәрәзәсен ватуын ул инде белгән. Хаҗилар да ватык тәрәзәләргә мендәр тыктылар, өйдә тавышлар тынды. Без дә Әхмәт белән качкан җирдән чыгып өйләребезгә сыздык.

Икенче көнне ватык тәрәзәләргә карап, авыл халкы бераз гайбәт сатты инде сатуын. Равилне мактадылар: егет икән. Хәят белән Мәрьямне дә ачуланучы булмады. Бөтен нәфрәт Хаҗига юнәлтелде: “Оятсыз! Хатыны, бер көтү баласы бар, нигә акыл керми шуңа. Җир дә йотмый бит шундыйларны!”

Мәрьям апа йортына бер өч-дүрт көннән соң авылның балта остасы Сәмигулла абзый яңа тәрәзә ясап куйды. Ә Хаҗига ясамаган. Имеш, пыяла да, рамлык агачы да калмаган. Күрәсең, бераз хурлык җимешен татысын әле бу канэчкеч, тыела белмәгән Хаҗи дип уйлагандыр инде.

Бер-ике атна узгач, Әхмәт белән тагын алачыкка килеп өлкәннәр тирәсендә уралабыз. Кемдер, тагын бераз көлеп алырга теләптер инде, тагын шул ватылган тәрәзәләр турында сүз кузгалтты: “Көләсез инде сез, алашалар! Ә бит еларга кирәк монда! Әгәр шул каһәр сугыш булмаса, ирләре ил өчен үз башларын салмасалар, авылның асыл хатыннары солдатка исемен күтәреп йөрерләр иде мени бүген! Матур гаиләләрдә балалар үстерерләр иде алар. Хаҗи кебек сасы кәҗә тәкәсен үз мендәренә яткырырлар иде мени! Ике йөзләп ир солтаны сугышка киткән иде бит авылдан, утыз­дан артыгы гына гарип-гораба булып әйләнеп кайтты. Эһ, бу каһәр сугыш!..”

Хәсәнша ачуланып кабат сандалга чүкече белән сукты да, хәлсезләнгән кебек майга каткан урындыкка утырды. Алачык тынып калды. Әйтерсең, тимерче Хәсәншаның соңгы сүзләре һавада кыңгырау чыңы булып яңгырый: Эһ, бу каһәр сугыш! Эһ, бу каһәр сугыш!..