Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ватан ишек алдыннан башлана
14.06.2017

Ватан ишек алдыннан башлана

Ватан ишек алдыннан башлана

Агымдагы елда Россия, Шәһәр көненә багышланган бәйрәм өч көн дәвам итте. Ул башка еллардагы бәйрәмнәрдән күпкә аерылып торды. Күп кенә чаралар шәһәр кешеләре теләге буенча оештырылды. 10 июньдә — Ишек алды көне, 11 июньдә — Район көне, 12 июньдә — Шәһәр көне үтте.
Ишек алды көне

8-12 июнь көннәрендә шәһәрдә стрит-арт фестивале үтте. Фестиваль рәссамнар, дизайнерлар тарафыннан йорт стеналарын бизәүдән гыйбарәт иде. Күп кенә йорт стеналары удмурт милли бизәкләре белән бизәлде. Ишек алларында балалар бәйрәмнәре, шахмат буенча турнирлар үтте. “Иң яхшы ишек алды” , “Иң яхшы урам себерүче” номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды. “62 сәгать эчендә Ижау шәһәре турында фильм төшер” уены үткәрелде. 10 июньдә VII “Ачык шәһәр” исемле хәзерге заман мәдәнияте фестивале ачылды. Аның кысасында (25 июньгә кадәр) концертлар, күргәзмәләр, спектакльләр, остаханәләр, кинолар күрсәтеләчәк.

Район көне

Бу көнне һәрбер районда бәйрәмнәр үтте. Октябрь районында “Ком фигуралары”, Первомай районында “Безнең ишек алды уеннары” фестивальләре үтсә, Индустриаль, Устинов районнарында бәйрәм тамашалары узды. Изге Александр Невский соборы янында Удмуртия, Ижау шәһәренең зур хорлары тарафыннан хорлар флешмобы үтте.

Ачык һавада — кино

Татарлар күпләп яши торган Ленин районында “Безнең яраткан районыбыз” исемле бәйрәм тамашасы 13.00 сәгатьтә башланып кичке 10.00 сәгатьтә генә тәмамланды. Тамаша Ленин районының 55 еллыгына багышланган иде. Концертта “Спартак” халык иҗаты йорты коллективлары, “Олимп” ,“Ровесник” үзәкләре, “Барс” спорт клубы, 6нчы санлы музыка мәктәбе укучылары, “Әфарин” бию төркеме катнаш­ты. Бәйрәм рухын коеп яуган яңгыр да боза алмады. Тамашачылар биеделәр, уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Шәһәр көне кысаларында “Восемь человек” компаниясе һәм “iPlay” кино мәктәбе кинофестиваль үткәрде. Бу ачык һавада кино күрсәтү һәм кытай чәе белән сыйлану йоласынан гыйбарәт. Мондый тамаша Ленин районы өчен яңалык булгангамы, алдан игълан булмагангамы кино караучы тамашачылар аз иде. Шәхсән миңа ачык һавада кино карау ошады! Күптән күрешмәгән күршеләремне очраттым (югыйсә бер йортта торабыз), кино караганда туңсаң, бушка кытай чәе белән сыйланырга була иде. Ул көнне “Кто мы?” циклыннан “Князь. Дорога домой” документаль фильмы күрсәтелде. Фильм Балезино районы Кистем авылы татарлары турында булгач, бигрәк тә кызысынып карадым. Фильмның герое — сәясәтче, рәссам, журналист Энвиль Касимов. Ул үз туган ягына кайтып, нәселен, халкының гореф-гадәтләрен барлый. Әлеге фильмны узган ел Үръякала (Гордино) авылына — “Авыл бәйрәме”нә баргач төшергәннәр иде. Мин үземне тагы бер кат әлеге серле авылда итеп тойдым. Фильм барышында Төньяк районнарның имам-мөхтәсибе Илмир Касимов әлеге төбәкнең тарихы белән таныштырды. Кистем авылында яшәүче туганнарым Лиана һәм Вәсил Тютиннарны фильмда күрү дә шатлык булды. Алар гаиләсе Кистем татарлары әзерли торган ризыкларны пешерде. Соңыннан ачык һавада фильм карау тамашачыларга да ошавын ачыкладым.

Ленин районы — шәһәр сәнәгате йөрәге

Тарих битләрен актарсак, районның баштагы исеме Зарека була. 1962 елда аңа Ленин исеме бирелә. Район Удмуртиянең сәнәгать тормышында зур урын алып тора. Шәһәрнең нигезе булып торган зур-зур заводлар нәкъ биредә урнашкан. Бүгенге көндә 6 мең 514 оешма, предприятиеләр төрле юнәлештә эшләп килә. “Ижсталь” заводы 1760 елда барлыкка килә. Ул Россия корал заводларына тимер әзерли. XX гасырда Ижау корычы бөтен дөньяда бил­геле була. Россия армиясе Ижау корал ясау осталары продукциясеннән башка яшәмәгән. Калашников автоматын дөньяның йөз илендә кулланалар. АО “Концерн”Калашников” (2013 елга кадәр “НПО — “ИжМАШ”, 1975 елга кадәр Ижау машина төзү заводы, аңа кадәр Ижау корал заводы — дип атала) — өч бренд — “Калашников” — сугыш коралы, “Байкал” — ау коралы, “Ижмаш” — спорт коралы җитештерә. Әлеге продукция белән 20 ил файдалана. Бүгенге көндә яңа юнәлешләр — дистанцион хәрби модульләр, пилотсыз очучы аппаратлар, махсус күп функцияле катерлар җитештерү буенча эшли.
Ленин районы — шәһәрнең сәнәгать өлкәсе йөрәге генә түгел, шәһәргә керү капкасы да. Биредә тимер юл вокзалы урнашкан, төп транспорт магистрале үтә. Районда 12 микрорайон бар. Территориясе Ижау шәһәренең өчтән бер өлешен тәшкил итә (134 мең кв.м.), 126 023 кеше яши. 33 мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә 7472 бала тәрбияләнә. Аларда 1423 хезмәткәр хезмәт куя. 23 өстәмә белем бирү учреждениесендә 13106 бала белем ала. 2016 елда 1658 бала укырга кергән. Районда 1194 укытучы эшли. 2016 елда территорияне төзекләндерү өчен 5 млн 234 мең сум акча сарыф ителә. Районда яшьләр өчен йортлар төзелә, юллар төзекләндерелә. Ленин районы тарих битләрен ачып, алга таба атлый!

Шәһәр көне

12 июньдә Шәһәр көне “Навеки с Россией” монументы янында “Чәчәк ат, Россия!” исемле тантаналы митинг белән ачылып китте. Әлеге монумент куелганга агымдагы елда 45 ел тулган. Тамашада 300дән артык артист катнашты. Тамашачыларны Россия флагының өч төсен хәтерләткән махсус төсле униформаларда кадет төркемнәре: яшь очучылар мәктәбе курсантлары, 31нче санлы мәктәпнең яшь армия укучылары каршы алды. Мәйданга дәүләт флаг­ларын алып чыкканда һәркем дулкынлангандыр. Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Россиянең яшь гражданнарына пас­портлар тапшырды. Алар арасында “Без — Россия гражданнары” исемле бөтенроссия акциясендә катнашучылар һәм төрле милләт вәкилләре бар иде. Митингта Россия һәм Удмуртиянең гимннары тулысынча җырланды. Митингның концерт өлешен “Дай пять” балалар театр студиясе укучылары, “Энсолей” балалар вокаль ансамбле, 5нче санлы сәнгать мәктәбе укучылары дәвам итте. Алар “Мин Россияне ясыйм” композициясе тәкъдим иттеләр. Иң матур күренеш “Дуслык биюе” булгандыр. “Айкай” Удмурт Дәүләт җыр һәм бию фольклор студиясе һәм мәдәният көллияте студентлары удмурт көенә төрле милләт биюләре башкардылар. Удмурт көенә дә татар биюе хәрәкәтләре белән биеп була икән! Митингта катнашучы һәрбер милләт (шул исәптән татарлар да) милли киемнәрдән иде. Һәрберсе үз милләте, үз иле, туган ягы өчен горурланды бу көнне.
Ижау шәһәренең 257 еллыгына багышлап, Ижау корал заводына нигез салган Андрей Дерябин һәйкәле янында тантаналы митинг үтте. Тимер ясый торган заводка нигез салган, Ижау шәһәренә гомер биргән Петр Шувалов һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бер кызыклы факт: 2016 елда Ижау шәһәре халкы 3000 мең кешегә арткан!
Шәһәр көне “Исәнме, шәһәр! Бу — мин!” дип аталган сәхнәләштерелгән йөреш белән дәвам итте. Анда Индустриаль, Октябрь, Первомай, Ленин, Устинов районнарыннан иҗат һәм спорт коллективлары, предприятиеләр, оешмалар катнашты. Беренче тапкыр быел әлеге сәхнәләштерелгән чара шәһәр кешеләре теләге буенча Ижау буасы янында үтте. Ул “Молодой человек” театры, “Чингыли” балалар мюзик-холлы, “Дельфин” балалар эстрадасы студиясе чыгышлары белән ачылып китте. Алар артыннан муниципаль һәм дәүләт көллияте барабанчылары узды. Кич тамашачылар Мәскәү эстрада артистлары чыгышын карадылар. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.

P.S. Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов бәйрәм тамашаларының үзенә бик ошавын билгеләп үтте һәм: “Әлеге бәйрәм чараларында 130 меңнән артык кеше катнашты. Быел бу бәйрәм яңа форматта үтте. Алга таба әлеге формат башка муниципаль районнар территориясендә, шәһәр округларында да җәелдерәләчәк. 23-25 июньдә шәһәр һәм район башлыклары өчен укулар үтәчәк. Анда бәйрәмнәр оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу оештырылачак. Мин шәһәрнең үз гореф-гадәтләре булганга сөенәм. Бер ишек алдында Булат Окуджава җырларын җырлыйлар, икенчесендә китап киштәләре, шәһәр кешеләре бер-берсе белән китаплар белән алышалар. Республика һәм шәһәрләрнең инициатива күрсәтүләренә сөенәм һәм без аларга ярдәм итәчәкбез!” — диде.

Рәфилә Рәсүлева.