Ватанпәрвәрләр үсә
Армиябезне көчле итәрдәй патриотларны кайда тәрбиялиләр соң? Әлеге сорауга җавап эзләп мин Пирогово поселогында урнашкан “Хәрби патриотик үзәк”кә юл тоттым. Россиядә иң яхшылардан булып саналган әлеге үзәк узган елның ноябрь аенда ачылды. Биредә республиканың төрле шәһәр, район-авылларыннан 10нчы сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләренең беренче курс студентлары хәрби хезмәткә әзерлек үтә.
Сәгать җидедә, йокларга кичке 10да ятарга. Бу — хәрби патриотик үзәктә урнаштырылган махсус режим. Мин килгәндә инде бер төркем укучылар физик күнекмәләр ясый иде. Биредә тору шартлары нәкъ хәрби хезмәттәге кебек икән. Булачак солдатлар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Ашату — көнгә биш тапкыр, егетләргә махсус форма бирелә, казарма замана таләпләренә туры китерелеп төзекләндерелгән, табиб, шәфкать туташлары эшли. Ә егетләргә белем бирүче укытучылар — барысы да элеккеге хәрбиләр. Алар укучылар белән хәрбиләрчә кырыс мөгамәләдәдер дип уйлап ялгышканмын икән. Әлбәттә, дәресләр вакытында таләпчәнлек сизелә. Ләкин хәрби хезмәт аннан башка булмыйдыр ул.
Һәр яңа төркем өчен бире дә 5 көнлек җыеннар каралган. Хәрби патриотик үзәк атна саен республиканың төрле почмакларыннан килгән 120 яшүсмерне кабул итә ала. Физик күнегүләр ясау, хәрби хезмәт нигезләрен үтү өчен барлыгы 35 сәгать бирелгән. Укучыларны автоматны җыеп сүтәргә, утлы корал белән эшләргә, аның төрләрен белергә, саф белән йөрергә өйрәтәләр. Шулай ук хәрби дәрәҗәләр, аларны ничек аерырга кирәклеге, илебезнең бөек хәрбиләре турында сөйлиләр. Хәрби хезмәттәге кебек, чиратлап кизү дә торалар икән. Биредә укучылар армия хезмәтенең беренче әзерлек адымнарын үтәләр дисәм дә, ялгыш булмас. “Хәрби-патриотик үзәк республика мәктәпләре белән бергә эшли. Сәламәтлек ягыннан зәгыйфь булмаган 15-17 яшьлек егетләрнең барысы да биредә өйрәнүләр узарга тиеш. Безнең өчен иң мөһиме — яшүсмерләргә хәрби-патриотик белем бирү, илебезгә кыю, батыр солдатлар үстерү. Үзәк ел дәвамында эшли. Биредә әзерлек үткәннәр: “Бик ошады, рәхмәт”, — дип китәләр икән, димәк, без дөрес юлда”, — дип сөйләде хәрби-патриотик үзәк җитәкчесе Алексей Ныров.
Егетләр белән аралашкач, аларның илебез сагында торырга әзер, чын патриотлар булып үсүен аңладым. Кез районыннан килгән Владислав Поздеев киләчәктә хәрби булырга теләве турында сөйләде. “Ватан — ул изге. Гаиләм, йортым, дусларым — мин аларның барысын да яратам. Туган илемне сакларга туры килә икән, мин ике дә уйлап тормаячакмын һәм бу шулай булырга тиеш тә. Киләчәктә хәрби белем алып, Ватаныма тугры хезмәт итәчәкмен”, — диде ул. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен өлкәннәрчә тотуы, тирән фикер йөртүләре, хәрби үзәктә алган әзерлекләрдә катнашулары белән горурланулары мине таң калдырды. Хәер, булачак солдатлардан: “Мин сугыштан курыкмыйм, Ватаным өчен үләргә дә әзер”, “Россия — бөек держава һәм мин моның белән горурланам, үз илемә тугры калачакмын”, — дигән сүзләр ишетү беркемне дә битараф калдырмас. Бүгенге көндә күп кенә егетләрне хәрби хезмәтнең куркытуын искә алсак, хәрби-патриотик үзәкнең эшләве никадәр мөһим булуын аңларга мөмкин. Ә иң сөендергәне: моны егетләр, аларның ата-аналары да яхшы аңлый. Россия армиясенең киләчәге бар икән, дип кайттым мин биредән.
Эльвира Вахитова.