Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Валерий Бузилов: «Удмуртиядә хуҗасыз юллар калмаска тиеш»
4.05.2016

Валерий Бузилов: «Удмуртиядә хуҗасыз юллар калмаска тиеш»

19 апрельдә УР Дәүләт Советында юлларны төзекләндерү барышын тикшереп торучы хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашындагы эшче төркем утырышы булып узды. Утырышны УР Дәүләт Советының икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестицияләр буенча даими комиссия рәисе Валерий Бузилов алып барды.

Юлларга иҗтимагый  контроль ярдәм итәчәк

Киңәшмәдә иҗтимагый оешма вәкил­ләре, УР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министр­лыгы һәм Ижау шәһәре хакимия­тенең Транспорт идарәсе җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында Александр Бузилов: “Безнең барыбызның да теләге бер: Удмуртиядә яхшы юллар булсын! Халык кайсы юлның кайчан төзекләндереләчәге турында белергә тиеш. Юл фонды рес­публикабызда күптән түгел генә барлыкка килде. Бүген без юлларны сыйфатлы итеп төзекләндерүне һәм әлеге максатка бүлеп бирелгән бюджет акчаларының дөрес сарыф ителүен таләп итәбез. Удмуртиянең халыкның юлларны төзекләндерү эшләрен тикшереп тору, кичектергесез ремонт таләп ителүче юлларны сайлаганда, халык белән эшләү тәҗрибәсе бар. Бу эшне киңәйтергә һәм дәвам итәргә кирәк. Юлларны төнлә яисә яңгыр астында төзекләндерүне күргән кешеләр битараф калырга тиеш түгел”, — дип белдерде.
УР Транспорт һәм юл хуҗалыгы минис­тры урынбасары Владимир Афонькин юлларны төзекләндерүне контрольдә тотуга кагылышлы сораулар буенча министрлык “Автомобилисты Удмуртии”, “Автомобильная Удмуртия”, “Гомумроссия халык фронты” кебек иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итүе хакында әйтте. Аның сүзләре буенча, Ижауда 2014 елдан башлап, беренче чиратта ремонт таләп ителүче юллар Интернетта халык тавыш бирүенә карап сайлана. 2015 елда иҗтимагый оешма вәкилләре белән берлектә гарантиядәге 170 юл учас­тогы тикшерелгән. Хәзерге вакытта министрлык каршында Иҗтимагый совет оештыру эшләре бара. Владимир Афонькин иҗтимагый контрольне ныгыту буенча яңа тәкъдимнәрне хуплавын белдерде. Димәк, алга таба иҗтимагый оешмалар вәкилләре юл техникасы эшчәнлеге белән видеорегистратор язмалары аша таныша алачаклар, ә бакчага илтүче юлларны кабул иткәндә “Союз садоводов Удмуртии” вәкилләрен чакырачаклар.

Кайсы юллар төзекләндереләчәк?

Киңәшмәдә 2016 елда Удмуртиядә юлларны төзекләндерү планы хакында да фикер алыштылар. Быел рес­публика юлларын тәртипкә китерү өчен федераль үзәктән 1 млрд сум акча киләчәк. Ижау-Сарапул, Сарапул-Камбарка юлларын төзекләндерү күздә тотыла. Ижауга Юл фондыннан юлларны төзекләндерү өчен 500 млн сум, ә ишегалларын тәртипкә китерү өчен 93 млн сум бүлеп биреләчәк.
Ижау шәһәренең Транспорт идарәсе җитәкчесе Сергей Кабанов хәбәр итүенчә, ижаулыларның тавыш бирүләрен, ЮХИДИ һәм Прокуратура төзәтмәләрен исәпкә алып, төзекләндереләсе юллар исемлеге булдырылган. Аңа 60тан артык участок кергән, шул исәптән, Магис­тральная урамы (Иж елгасы аша күпер), Ленин (Карлутка елгасы), 40 лет Победы, Баранов, Кошевой һәм башка урамнар. Ижаудагы 90 ишегалдында асфальт катламы алыштырылачак. Апрель ахырында подряд оешмаларына конкурс узачак. Конкурсның яңалыгы — тендер откан оешма ремонт эшләрен бары тик көндезге вакытта гына башкарырга тиеш була.
УР Дәүләт Советының икътисади сәя­сәт, сәнәгать һәм инвестицияләр буенча даими комиссия рәисе Валерий Бузилов Ижау шәһәрендә юлларны төзекләндергәндә кулланылучы материалларның сыйфатын тикшерүче үз лабораториябезне булдырырга кирәк булуы турында ассызыклады. Ул: “Болай эшләгәндә шәһәрдәге юл эшләренең сыйфаты артачак”, — диде.

Күпчелек юлларның хуҗасы юк

Утырышта шомлы саннар да яңгырады: Удмуртиядәге 18 мең чакрым юлның, 6600 чакрымы гына Транспорт һәм юл хуҗалыгы министр­лыгы карамагында, 6 мең чакрымга якын юл — муниципалитетлар балансында, ә калганнары хуҗасыз дияргә була. Хуҗасы булмаган юллар төзекләндерү программасына кертелә алмый. Әмма муниципалитетлар хуҗасыз юлларны үз балансларына алырга ашыкмыйлар, чөнки шәһәр һәм район бюджетларында ул юлларны тәртиптә тоту өчен акчалар юк. Кайбер бакча идарәләре муниципалитетлар бакча массивларына илтүче юлларны үз балансларына алсын өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. “Удмуртиядәге юлларның өчтән бер өлеше хуҗасыз булып чыга. Хуҗасы булмаган юлларның торышы яхшы була аламы соң? 2016 елга барлык хуҗасы булмаган юлларны муниципалитет яисә министрлык балансларына күчереп бетерү бурычын куярга кирәк. Удмуртиядә хуҗасыз юллар калмаска тиеш”, — диде Валерий Бузилов.