Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Валерий Бузилов: «Праймеризда актив катнашырга кирәк»
30.03.2017

Валерий Бузилов: «Праймеризда актив катнашырга кирәк»

2017 елның 10 сентябре — илебездә Бердәм тавыш бирү көне. Быел безнең алда Удмуртия Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау бурычы тора. Әлеге сайлау катнаш системада үтәчәк: сайланырга тиешле 60 депутатның 30ы партия исемлеге буенча, ә калганы бермандатлы округлар буенча барачак.
29 мартта “Төбәкләрдә депутат атнасы” кысаларында Дәүләт Думасы депутатлары журналистлар белән очрашу уздырдылар.
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев билгеләп үтүенчә, 76 кеше праймеризда катнашырга теләк белдереп гариза язган һәм алар кандидат буларак теркәлгәннәр. Андрей Исаев праймеризның мөһимлеген билгеләп: “Ул сайлау кампаниясе башланганчы, халык белән очрашып, аларның наказларын, төп проблемаларын белергә мөмкинлек бирә. Шулай ук тавыш бирүчеләргә “Бердәм Россия” исемлеген барларга ярдәм итә”, — диде. Алексей Загребин, Валерий Бузилов та праймеризда актив катнашырга чакырдылар. “Тормышларында нәрсәгә дә булса ирешергә теләге булганнар, праймериз­да катнашып, үзләрен сыный алалар. Бу яшьләр өчен аеруча зур тәҗрибә булачак. Иң мөһиме — сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге праймериз нәтиҗәләре буенча төзеләчәк”, — диде Валерий Бузилов.
Праймеризда катнашырга теләк бел­дерүчеләр арасында бүгенге көндә эшләүче УР Дәүләт Советы депутатлары: Касыймов Э.В., Малюк А.М., Караваев О.Л., Ураськин А.И., Федоров Ю.В., Лукин Д.А, Волков А.А., Манукян К.С., Любимов А.И., Абашев Р.Б., Абашев Р.Н. бар. Шулай ук әлеге исемлектә Удмуртиянең элекке президенты Волков А.А., Хохряков А.Г., Муллахмәтов А.М., Шилохвостова Н.В.,Федорова Ф.М., Лямин А.В., Романов В.С., Владимиров К.В., Колегов С.А., Исупов В.С., Наговицын А.Л., Молоков М.А., Мусинов С.В., Евсеев А.Н., Черезов И.Ю. кебек яңа кешеләр бар.
Праймеризда катнашу өчен теркәлү үткән кандидатлар агитация эше алып бара, шул исәптән сайлаучылар белән очрашулар да үткәрә алалар. Праймериз­да катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар 27 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.