Валерий Бузилов: «Владимир Путин Удмуртия сәнәгатенең мөһим тармаклары үсеше перспективасын билгеләде»
14 апрельдә Владимир Путин белән туры элемтә узды. 3 сәгать ярым вакыт эчендә Россия Президенты халыкны борчыган 80 сорауга җавап бирде. Туры элемтә нәтиҗәләре, Удмуртия өчен мөһим темалар хакында УР Дәүләт Советының икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестицияләр буенча даими комиссия рәисе Валерий Бузилов үз фикерләрен җиткерде.
«Иң беренче сорау Россиянең барлык регионнары өчен актуаль булган юлларга кагылышлы иде. Россиядә 1 апрельдән бензинга акциз бәяләре 2 сумга артты. Владимир Путин әлеге сумманың яртысы төбәкләрдәге Юл фондларына җибәрелүе хакында әйтте. Ә бу — 2016 елда юлларны төзү һәм төзекләндерү өчен өстәмә 40 млрд сум дигән сүз. Шулай ук юл тармагының тулы цикллы контрактларга күчү инициативасы да мөһим. Бу очракта юл төзүче предприятиеләр юл катламын сыйфатлы эшләргә тырышачаклар, чөнки шушы юлларның торышы өчен киләчәктә алар җавап тотачаклар. Мин юл төзүче оешмалардан гарантияле ремонт эшләрен вакытында башкаруны катгый таләп итүне хуплыйм. Соңгы елларда Удмуртиядә юл торышын тикшереп торучы иҗтимагый оешмалар саны артты. Бу ресурстан файдаланырга кирәк. Тендерлар уздыруда, юлларны төзекләндерү сыйфатын тикшерүдә Федераль үзәк, иҗтимагый көчләрне һәм республикабызның хакимият органнарының катгый позициясе булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак.
Туры элемтә барышында Владимир Путин Удмуртия сәнәгатенең мөһим тармаклары үсеш юллары турында да әйтеп узды. Россия Президенты илебез автосәнәгатенә ярдәм күрсәтүне кризиска каршы федераль планның мөһим өлешләренең берсе булуын ассызыклады һәм Россия бюджетыннан әлеге максатка 40 млрд сум бүленүе хакында әйтте. Владимир Владимирович шулай ук хәрби-сәнәгать комплексына да тукталды. Ил башлыгы Сириядәге хәрби операциянең Россия белгечләренә техниканы камилләштерергә ярдәм итүе хакында әйтте. Мин үзем дә Әфган сугышы елларында Ижау механика заводының анализ төркеме белән җитәкчелек иттем һәм техниканы хәрби шартларда сынауның аны үстерү, яхшырту өчен ныклы этәргеч бирүен яхшы беләм. В.В. Путин Сириядәге уңышлы хәрби операцияләрдән соң, дөньяда Россия коралы белән кызыксынучыларның артуы турында да искәртеп узды. Илебез коралчылары соңгы вакытта халыкара корал базарын өйрәнүдә зур уңышларга ирештеләр. Киләсе елларга экспорт заказларының гомуми күләме 50 млрд доллар тәшкил итә. Владимир Путин: “Дәүләт оборона заказалары 2016 елда һәм киләсе ике елда кыскартылмаячак”, — дип белдерде.
Безнең республика өчен бу аеруча мөһим. Удмуртия хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә меңләгән сәләтле конструкторлар, инженерлар, эшчеләр көч куя. Хәрби техника өлкәсендәге югары технологияле эшләнмәләр — аларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. 2015 елда Удмуртия Республикасының фән һәм технологияләр өлкәсендәге Дәүләт премияләре берьюлы өч Ижау предприятиесе коллективына — “ИЭМЗ “Купол”, “Ижау мотозаводы “Аксион-холдинг”, “Концерн — Калашников”ка бирелде. Бүгенге көндә Удмуртия хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитди заказлары һәм үсеш өчен мөмкинлекләре булуы сөендерә.
Туры элемтә барышында тагын бер мөһим сорау күтәрелде: кече һәм урта эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы тармакларындагы бюрократияне бетерү. Мин республикабыз районнарында еш булам, төрле кешеләр белән аралашам һәм әлеге сорауларның эшмәкәрләр, фермерлар өчен никадәр әһәмиятле булуын беләм. Владимир Путин Россиядә бу тармакта уңай үзгәрешләр булачагына ышандырды. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте норматив базага үзгәрешләр әзерли. Бу мәсьәләдә федераль үзәкнең позициясе аеруча мөһим”.