Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Вакытның кадерен бел!
28.01.2016

Вакытның кадерен бел!

Аллаһы Тәгалә Коръәндә вакытның әһәмиятен күрсәтер өчен вакыт белән ант итә. Кешегә бары тик Аллаһы Тәгалә белән генә ант итәргә мөмкин, башка әйбер белән ант итәргә ярамый.  Аллаһы Тәгалә шулай ук: “ Бөтен адәм баласы да хәсрәттәдер”, — ди. Галимнәр моны: “Кеше кайгы, авырлык аркасында һәм Аллаһ биргән гыйбадәтләрдән, форсатлардан файдаланмыйча буш киткән очракта хәсрәтле була”, — диләр. Ләкин Аллаһы Тәгалә: “Кем дөньяда чагында иманга килде, мөселман булды, шул ахирәттә хәсрәттә булмас”, — ди. “Мөселман хәрәмнән сакланыр, хәләл ризык белән тук­ланыр, күңеле гел изгелектә булыр.

Аллаһыга чын күңелдән ышанып, Аның юлында хезмәт иткәннәр, бер-берсенә сабырлык белән нәсыйхәт кылганнар — менә болар хәсрәтсез кешеләр булырлар”. Бу сүрәнең мәгънәсе бик тирән. Аны укып, сүзнең нәрсә турында икәнен аңлаган кешегә Коръәннең өчтән бер өлешен укыган кебек савап булыр.
Кеше, нинди генә диндә, милләттә булмасын, гел нәрсәдер тели. Аңа кыймәтле машина, яхшы фатир, матур кием, затлы йорт җиһазлары һәм башкалар кирәк. Ләкин син боларның кайсысын булса да телисең икән, Аллаһ юлында да шул кадәр хезмәт куй. Бу вакытта синең тормышың дөрес булыр. Ахирәттә моның өчен бүләген алырсың, иншәАллаһ.
Рәсүлебез (с.г.в.с.): “Кыямәт көнендә дүрт нәрсәгә җавап биргәнчегә кадәр адәм баласы адым да атлый алмас”, — ди.
Беренчесе — гомере. Кая барды, нәрсәләр эшләде, кем булды, нәрсәләр сөйләде, нинди гамәлләр кылды, вакытын ничек сарыф итте — боларның барысы өчен дә Аллаһ каршында җавап бирәсебез була.
Икенчесе — яшьлек. Чөнки бу вакытта кеше теләгән бар нәрсәсен дә эшли ала. Мөмкинлекләре дә күбрәк була. Ләкин кеше яшь вакытта дөньяга алдана. Монысы кирәк, тегесе кирәк дип көне-төне чаба. Ахирәткә әзерләнергә уйламый да, вакыт та тапмый. Яшь чакта күбебез: “Әле җитешермен”, — дип уйлый. Әле шундыйлар да бар, алар киресенчә, гаиләне тәэмин итү кирәкми, гыйбадәт дип кенә яшәп ялгышалар. Ләкин мондыйлар бик аз. Ислам дине безне урталыкны табарга, тормышны тигез алып барырга өйрәтә. Ягъни, синең гаиләң тәэмин ителгән булсын, ләкин син ахирәткә әзерләнү турында да онытма.
Өченчесе — мал. Кыйммәтле машинасы, йортлары һәм башка нәрсәләре булган кешеләрдән бөтенләй дә көнләшергә ярамый. Ә аның өчен догада булып калырга кирәк. Чөнки аңа Аллаһ каршында бу мал өчен җавап бирергә кирәк. Каян алган, нәрсә тоткан. Кыямәт көнендә мал өчен 4 төрле сорау булыр. Аның өчесе — җәһәннәмгә, берсе — җәннәткә илтер. Җәһәннәмгә илтүчеләр: хәләл юл белән табып, хәрәмгә тоту. Хәрәмнән табып, хәләлгә тоту. Хәрәмнән табуга хыянәт итү, ялганлау, процентлы акчалар тоту, әҗәтләрне вакытында түләмәү һ.б. керә. Өченчесе, иң куркынычы, хәрәмнән тапты, хәрәмгә тотты. Ә җәннәткә бары берсе генә — хәләл юл белән табып, хәләлгә тоту гына кертә. Бу вакытта гына мал өчен җавап бирү җиңелрәк була. Шуңа күрә, ахирәттә һәр тиен өчен җавап бирәсен онытмыйк.
Дүртенчесе — гыйлем. Ягъни, хәләл белән хәрәмне аера башлагач, ул боларны үтәдеме? Без җомгага киләбез, гыйбадәт кылабыз, намаз укыйбыз — безнең күпме дә булса гыйлем бар. Аны без ничек кулландык? Бу — хәрәм дигәч, нишләдек? “Әйдә, ярар, аз гына хәрәм булса да ярар” яки “Бу дөнья шулай инде”, — дип әйттекме. Яки Аллаһ ризалыгы өчен үзебезне үзгәрттекме? Ахирәттә әнә шулай гыйлемне нинди юнәлештә куллануыбыз соралыр.
Вакытның кадерен белеп яшәргә кирәк. Узган секундларны, сәгатьләрне кире кайтарып булмый. Бер көн дә, бер атна да, бер ел да бик тиз узып китә. Ә без бу көн, атна, ай эчендә ахирәт өчен нәрсә әзерләдек соң? Кыямәт көнендә җәннәткә керү өчен безнең нинди гамәлләр артты? Кеше гомере шулай сизелмичә генә үтә. Кемгә күпме гомер бирелгәнен беркем дә белми. Эшләребезне иртәгәгә калдырмаска өйрәник. Әҗәлнең кайчан киләсен Аллаһы Тәгалә генә белә. Изге эшләр башкарырга, Раббыбыз кушкан гамәлләрне кылырга соңга калмыйк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.