Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре
28.11.2018

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре

Удмуртиядә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга йомгак ясадылар.

Удмуртстат җитәкчесе Евгений Данилов журналистларга илнең һәм республиканың авыл хуҗалыгында 10 ел эчендә (2006 елгы халык санын алу вакытыннан алып), нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде.

Җир төзелеше

Авыл хуҗалыгы җирләре 10 ел эчендә 1,221 млн.гектарга (1/4гә) кимегән. Хуҗасыз җирләр шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка шәхси хуҗалыклар санының 10%ын тәшкил итә, бу 2006 ел күрсәткечләреннән 2,5 тапкырга артыграк. Әлеге проблема Глазов шәһәрендә, Балезино һәм Сюмси районнарында аеруча кискен тора. Удмуртстат башлыгы фикеренчә, моның сәбәбе — климат шартлары (республиканың төньяк районнарында иң күп ташландык участоклар) һәм инфраструктураны үстерү дәрәҗәсенең канәгатьләнерлек булмавында. Моннан тыш, хәзер урбанизация процесслары бөтен җирдә актив бара, бу исә халыкның авылдан шәһәргә күчүенә китерә.
«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалыкларда да җир тулысынча файдаланылмый. Шәхси хуҗалыкларда файдаланылмый торган җир дә күп тапкырга артты һәм 2016 елда 28% тәшкил итте», — дип сөйләде Евгений Данилов.
Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы исәбен алу җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп санлы проблемаларны ачыклады. Әйтик, 2016 елда гомуми җир мәйданы Удмуртиядә 35,4% ка кимегән һәм 1 млн 339 мең гектарны тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 10 ел эчендә ¼ тапкырга кимегән һәм 1 млн 221 мең гектарны тәшкил иткән. Удмуртстат җитәкчесе җирләрнең кимүе ике проблемага бәйле дип аңлатты: «Беренче проблема – икътисади проблема. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнү бик үк отышлы түгел. Беренчедән, авылда хезмәт хакы бик түбән, икенчедән, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү чыгымлы. Икенче проблема — җирне алу җиңел түгел һәм бу бюрократик процедуралар белән бәйле».

Чәчүлек

Авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданы 1 млн гектардан артыграк тәшкил итә, бу 2006 ел белән чагыштырганда 143 000 гектарга кимрәк. Бөртекле һәм кузаклы культуралар кимегән вакытта азык культураларының өлеше сизелерлек арткан. Исәпкә алу республика халкының безнең төбәк өчен гадәти булмаган җиләк-җимеш үстерә башлавын күрсәтте. Бүген абрикос, черешня, алыча, виноград, карбыз һәм кавын белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый, алар республиканың һәр районында диярлек үстерелә.

Терлекчелек

10 ел эчендә атлар саны — 61% ка, эре мөгезле терлек, умарта, сарык һәм кәҗәләр — 24% тан 30% ка, дуңгызлар 12% ка кимегән.
Әмма исәпкә алу куян үрчетү һәм кошчылык өлкәсендә сизелерлек уңай үзгәрешләр күрсәткән. Шунысы игътибарга лаек: хәзерге вакытта республикада ит терлекчелеге барлыкка килә.
Удмуртиядә нәселле эре мөгезле терлекләр саны 2,5 тапкырга арт­кан. “2016 елгы халык санын алу вакытында авыл хуҗалыгы оешмаларында нәселле эре мөгезле терлек өлеше 25% ка җитте, кресть­ян хуҗалыкларында һәм шәхси эшмәкәрләрдә – 15%», — диде Евгений Данилов. Мәсәлән, Можга районында абердин-ангус токымлы үгезләр үрчетелә. Шулай ук Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу йорт куяннары үрчетү (баш саны 20% ка диярлек арт­кан) һәм кошчылык өлкәләрендә уңай үзгәрешләр күрсәткән. Кошлар саны 40% ка, 7 млн башка кадәр арткан. Шул исәптән, тавык — 1,4, күркә — 6,2, цесарка (Мисыр тавыгы) — 4,2 тапкыр. Гомумән алганда, халык санын алу вакытында Удмуртия хуҗалыкларында 352 мең баш эре мөгезле терлек, 4 мең ат һәм 60 мең умарта корты исәпләнгән.

Инфраструктура

Район үзәге белән элемтәгә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларының — 83%ы, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләрнең — 76%, шәхси хуҗалыкларның 82%ы гына ия. Авыл хуҗалыгы оешмаларының 1/3дән кимрәк өлеше, крестьян -фермер хуҗалыкларының һәм шәхси эшкуарларның 12%ы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның яртысына якыны газлаштырылган. Су белән тәэмин итү челтәрләренә авыл хуҗалыгы оешмаларының 58%, КФХның 44%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 69%ы тоташ­тырылган. Авыл хуҗалыгы оеш­маларының 75%, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси эшкуарларның 28%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 24% интернеттан файдалана ала.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исә­бен алу нәтиҗәләре Росстат һәм аның территориаль ор­ганнарының рәсми сайтларында урнаштырылган, шулай ук 8 томда китаплар рәвешендә бастырылып чыгарыл­ган.