Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бөтендөнья Татар конгрессында кунакта
14.11.2012

Бөтендөнья Татар конгрессында кунакта

 

Удмуртия Республикасының социаль педагогия көллиятендә (УРСПК) укучы студентлар белән ел саен диярлек экскурсияләр оештырыла. Алар истәлекле урыннарда, музейларда булып, күренекле шәхесләр белән очрашып, белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, милли үзаңнарын үстереп кайталар иде. 26 октябрьдә, без, биредә эшләүче укытучылар,  мондый зур бәхеткә ирештек. Казанга сәяхәт кылып кайттык.

Иң элек, без Бөтендөнья татар конгрессында (БТК) тукталдык. Очрашу түгәрәк өстәл артында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров ярдәмчесе Дамир Гыйсметдин, Мөнирә ханым белән сөйләшүдән башланып китте.

Көллият җитәкчесе Лилия Кожина сүзне үзебез белән таныштырудан башлады. Ул егерме ел эшләү дәверендә көллияттә  башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы һәм татар төркемнәрендә  тәрбиячеләр – барлыгы 74 белгеч әзерләнүен әйтеп үтте. Аларның күбесенең үз белгечлекләре белән эшләвен дә ассызыклады. Ноябрь ахырында татар бүлеген тәмамлаган барлык студентлар белән Ижауның «Халыклар дуслыгы йорты»нда очрашу планга кертелгәнен җиткерде.

Үткен каләмле, зирәк фикерле журналист, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин Конгресс эшчәнлеге турында сөйләгәч, аңа укытучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Очрашу барышында уртак фикерләр, уй-планнар да яңгырады.

Татарстан башкаласы Казан елдан-ел үсә, матурая. Халыкта  бердәмлек, милли үзаң югарылыгы, үз тарихы белән горурлану, аны саклау һәм буыннан-буынга тапшырырга тырышу сизелә. Киләсе елда дөньякүләм Универсиадага әзерлек эшләре гөрли.

Очрашудан барыбыз да канәгать калдык. «Бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларны берләштерү кебек изге эшне үз өстегезгә алган өчен мең рәхмәт Сезгә», — дип, без үз рәхмәтләребезне җиткердек, истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.

Көннең икенче яртысында Мөнирә ханым безне махсус әзерләнгән автобуска утыртып Казан буенча сәяхәткә алып китте. Без Кремльдә, Казанның меңъеллыгы музеенда, «Туган авыл» комплексында, Кол Шәриф мәчете янында булдык. Универсиада комплексларын күреп, мондагы барган төзелешкә таң калдык. Шулай ук метро да йөреп карадык. Беркөнлек экскурсиядән гомер буена җитәрлек тәэсирләр белән кайттык.

Безгә экскурсияне оештырырга ярдәм иткән милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Равил Шәрифуллинга, «Яңарыш» газетасы редакциясенә, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка, бүлек мөдире Марс Тукаевка, экскурсовод Мөнирә ханымга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Вәсилә Хәкимова,  Ижау шәһәре