Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бөкреләр чыкты инде
22.10.2015

Бөкреләр чыкты инде

Газеталарда туган көннәр, юбилейлар белән бәйле котлауларны укырга яратам мин. Арада ниндидер танышым килеп чыга да, шалтыратып алам. Кызыксынуым бу максат белән генә түгел, әлбәттә. Котлаулар бик күп һәм төрлеләр. Тик азагы һәммәсендә бер төслерәк бетә.

“Алдагы көнәреңдә дә безнең терәгебез булып, иң кирәгебез булып яшәсәң иде.” 70, 80, 85 яшьлек әби-бабайның ныклы терәк булырлык рәте калмыйдыр инде аның. Киңәш мәсьәләсендә шулай, аксакаллар сүзе һәркемгә, һәрдаим кирәк. Тик “эш аты” итеп әби-бабайны “тәртә арасында” тотуга төрле кеше төрлечә карый, хәтта, әбиләр үзләре дә.
Ямьле җәйләр җитү белән авылга балалар кайта башлый. Кемгә булсын, әлбәттә, әби белән бабайга! Әй сөенеп каршы алалар, җәйләр буе тәрбияләп, ашатып-эчертеп, (кайбер очракларда, киендереп тә!) август азакларында озаталар балаларны. Бу — инде авылда гадәткә кергән нәрсә. Бер яктан караганда, бик яхшы — бала саф һава сулый, коена, җиләккә йөри, печән чаба, кыскасы, эш күнекмәләре ала. Икенче яктан караганда, үз балаларын үстергән, укыткан, кеше иткән әти белән әнигә дә бераз ял кирәктер инде!? “Үз оныгыңны карау, тәрбияләү нинди артык йөк булсын инде”, — дияр кайберәүләр.
Андый әбиләр дә бар! Үзенең гомер бәйрәменә җыелган балаларына “Мин эшлисен эшләдем, сезне үстердем, кеше иттем, хәзер хуҗалыкны алып бару, балаларыгызны үстерү үзегезгә кала, бүгеннән мин бернәрсә дә эшләмим!” — дип, чыгыш ясаган әбине күргәнем бар минем. Көннәр буена ул нишлидер, аңламыйм. Тик киленнең вакыты булмаганда сыерның савылмавын, балалары эштән кайтуга ашның әзер булмавын, хәтта оныкларының ашаган савытлары да юылмавын ишетеп беләм. Ишек алды, бакчадагы эшләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Иң сәере шул: ул үзен бик хаклы һәм бик бәхетле, ди.
Тагын бер әби бар: 79 яшен тутыра. Кечкенә оныгын муенына утыртып, олырак оныклары белән бакчада эшләп йөри. Көнозын хуҗалык эшләрен башкара. Улы белән килене кайтуга ашы пешкән, токмач кына саласы… Инде чирек гасыр бергә яшәүче килене: “Әле минем килен булып яшәгәнем юк, мин көн дә төрләндереп пешерелгән ризыкларга — әзергә генә кайтучы кыз!” — ди. “Әле безнең әни, — дип өсти ул, — алай-болай ачуланышсак, дуслаштыручы да!” Бу әбинең яшәү мәгънәсе шундый юнәлеш алган һәм ул да үзен бик бәхетле саный.
“Минем кызым бала тапты да, иреннән аерылды, яңадан тормышка чыкты. Мин оныгымны алып калдым, тәрбияләп үстердем. Оныгым үсеп җиткәч тә шул ук хәл кабатланды, оныгымның балаларын үстерәм хәзер…” Юка гына гәүдәле бу әбинең язмышы да кеше көнләшерлек түгел. Тик ул: “Балалар үсеп җиткәнче үлмәсәм генә ярар иде инде!..” — дип тели.
Кайсыдыр бер гәҗиттә: “Үзең­нең мәшәкатьләрең өстенә, башка кешенекен дә өйсәң, аркаң авырта башлый…” — дигән сүзләр укыган идем. Шул чакта аркам чымырдап куйды. Үз өстемә, балаларның, оныкларның үзләре хәл итәрдәй эш-мәшәкатьләрен дә алу гадәте миндә дә бар. Инде балигъ булган бала артыннан, артык “үчтекиләп” йөрү, бердән баланы бозса, мөстәкыйльлегенә киртә булса, үз-үзенә ышанычын киметсә, икенчедән үзебезнең сәламәтлекне какшата. ”Нигә бө­к­рем чыкты дип зарланасың? Җир шарын күтәрергә алынмаска иде”, — дип, бик тә мәгънәле итеп язып калдырган Т. Миңнуллин да. Тик, бер генә минутка да истән дә чыгарып булмый шул аларны. Яшәвебезнең мәгънәсенә әверелгән ул балалар, оныклар безнең. Башкача яши белмибез, бар бит шундый илләр, билгеле бер яшькә җиткәч, бала әти-әни ярдәменнән, “үчтекиләвеннән” аерыла, мөстәкыйль яши башлый, балаларын үзләренчә тәр­бияли, әти-әни ял итә, сәяхәт кыла…
Әйе, кем белә, бәлки гаеп үзебездәдер… Ә бәлки, әни, әби­ләр шундый булырга тиеш, аларның авырырга, үләргә дә хак­лары юк! Алардан башка яшәү мөмкин түгел!” — дип башларына сеңдергән балалардадыр. Ничек кенә булмасын: “Без үстек инде, әти-әни, картаймыш көннәрегездә сезгә терәк була алсак иде!” — дигән котлау сүзләре бик сирәк языла. Гел таләп итә, үзенә генә ала торган, әҗер, бурыч дигән нәрсәне белми торган буын үсеп җитте. Хәер, балаларның да, әбиләр кебек үк төрлесе бар. “Яшәү мәгънәсе — яшәү мәгънәсен эзләү ул”, — дип язган бит Зөлфәт Хәким. Менә шуны эзләгәндә, нәрсә таба бит адәм баласы?!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.