Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бөек Җиңү көне белән!
9.05.2018

Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Җиңү көне — илебезнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Ул — Россиядәге һәр гаиләнең бәйрәме. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел. Җиңүгә юл бик озын һәм катлаулы булды. Ләкин безнең әтиләр һәм бабайлар бу иң көчле һәм канкойгыч сугышта дошманга каршы тора алдылар. Алар безгә тыныч яшәргә, тормышта балалар үстерергә мөмкинлек бирделәр.
Фронтта миллионлаган совет кешеләре белән беррәттән Уд­муртиядә туып-үскән меңләгән кеше көрәште. Җиңү сугыш кырында сугышчыларның кыюлыгы, каһарманлыгы белән генә түгел, завод цехларында һәм колхоз кырларында көндәлек фидакарь хезмәт белән дә яуланды. Без халкыбыз батырлыгын күңелләребездә мәңге сакларбыз.
Хөрмәтле ветераннар! Республика җитәкчеләренең төп бурычы – сезнең бәхетле тормыш өчен барлык шартларны тудыру, Ватаныбыз киләчәге хакына казанышларыбызны арттыру һәм ныгыту. Бу — безнең сезнең алда изге бурычыбыз. Үлемсез батырлыкларыгыз өчен сезнең алда баш иябез.

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.

 

 Кадерле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронты ветераннары!
Хөрмәтле Удмуртия халкы!

Чын күңелдән сезне Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм! Безнең ил өчен бу – үзенчәлекле бәйрәм. Без зур горурлык белән тарихны, ата-бабаларыбыз батырлыкларын искә алабыз, безгә тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге бүләк иткәннәре өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Удмуртия фашистлар Германиясен таркатуга зур өлеш кертте. Республикадан сугышка киткән 360 меңнән артык кешенең 145 меңе батырларча һәлак булды. Меңләгән кешеләр тылда фронтны корал һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Ижау заводлары фронтка 11 миллионнан артык ату коралы җитештергәннәр. Сугышның иң авыр елларында халык көче белән ил өчен стратегик әһәмияте зур булган «Ижевск-Балезино» тимер юлы төзелде.
Бөек Ватан сугышы читләтеп узмаган гаиләләр юктыр ул. Һәр гаиләдә, һәр йортта якыннарының якты истәлеге саклана. Бүген безнең уртак бурычыбыз – әлеге бәйрәмнең патриотик әһәмиятен югалтуга юл куймау. Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе телим.

Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы рәисе Алексей Прасолов.