Бөек Җиңү бәйрәме, парад турында кызыклы фактлар
Бөек Җиңү бәйрәме дигәч, безнең күз алдына иң беренче парад күз алдына килә. Парад кайчан үткәрелә башлаган соң? 1941 елның ноябрендә фашист илбасарлары Мәскәү янына ук килеп җитә. Халыкның хәрби-патриотик рухын күтәрү максатында 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда хәрби парад оештырыла.
Истәлекле дата Россиядә Хәрби дан көне буларак билгеләнә. СССР Башкомандующие Иосиф Сталин чыгышыннан соң Кызыл мәйданда парад башлана. Анда җәяүле гаскәрләрдән тыш, 140 артиллерия орудиесе, 160 танк, 232 автомобиль катнаша. Авиация подразделениеләрен җәлеп итәргә һава шартлары комачаулый. Чара 25 минут дәвам итә. Парад тәмамлангач, гаскәрләр турыдан-туры фронтка китә. Шушы чара халыкның рухы сынмаганлыгын, соңгы көченә кадәр көрәшәчәген ачык күрсәтә һәм патриотик хисләрне уята. Парадның тәэсир көче зур була. Чынлап та, алга таба Советлар Союзы гаскәрләре обороналаудан һөҗүмгә күчә һәм илне басып алучылардан азат итә башлый. Ә инде 1945 елның 9 маенда Мәскәүдә беренче тапкыр иң зур Җиңү салюты бирелә. Мең данә коралдан һавага утыз залп атыла.
Шул көнне Удмуртия АССРның Совнарком рәисе Андрей Тронин Удмуртия районнарына котлау телеграммалары җибәрә. Җиңү бәйрәмен ял көне дип игълан итәләр. Колхозларда, предприятиеләрдә, учрежениеләрдә дәүләт флаглары эленә, тантаналы митинглар, демонстрацияләр уза. Ижау шәһәрендә хәрби техника, кораллы көчләр белән парад ясау — Җиңү бәйрәменең 59 елында гына барлыкка килә. Чөнки шәһәр территориясендә хәрби частьләр, техника булмый, хезмәт батальоны гына була. Аңа чаклы шәһәрдә төрле тантаналы митинглар гына оештырыла. Беренче парад 2004 елда була. 2010 елда Җиңү парады Мәскәүдәге парадның туры трансляциясеннән башлана. Парадта хәрби частьләр катнаша (800 кеше). Парадны шәһәр кешеләренең шәхси коллекцияләрендә булган раритет автомобильләр башлап җибәрә. 2011 елда хәрбиләрдән башка үтә. Алар урынына Җәза үтәү федераль хезмәте идарәсе, суд приставлары, янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, кадет класслары катнаша (1000 кеше). Беренче тапкыр Американың “Виллис” маркалы джиплары парадта уза. 2012 елда Пушкинская урамына беренче тапкыр иң күп хәрби техника тезелә. Бронетранспортерлар, залп бирүче “Катюша” ракета системасы парадның бизәге булалар. 2013 елда парадта “Ижевск-Балезино” тимер юлы буенча фронтка китүче сугышчыларны тасвирлап сәхнә күренеше күрсәтелә.
Быел Ижау шәһәрендәге парадның яңалыклары — чылбырлы һәм тәгәрмәчле “ТОР” комплексының, “ОСА” зенит ракета комплексының, “Аксион” заводы реконструкция ясаган “Максим” пулеметының узуы булды. Хәрби техниканың артуы күзгә күренеп сизелде. Агымдагы елда чик сакчылары хезмәтенә 100 ел тула. Шуңа күрә колоннада яшел киемле чик сакчылары, кышкы хәрби киемнән солдатлар да үтте. Җиңү скверында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һавага 73 күгәрчен күтәрелде. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов халыкны Җиңү бәйрәме белән котлап: “Удмуртия Республикасында әлеге сугышта 145 мең кеше һәлак булган. Бу цифр турында уйланыгыз! Аларның илебез өчен корбан булулары, җиңү яулаулары юкка булмады. Россиянең бүген алга таба баруы, яңа казанышларга ирешүе — моңа дәлил. Без бүген җиңүчеләр, геройлар нәселеннән. Бүген республикабызда 20 мең сугыш һәм тыл ветераны яши. Без аларга гомер буе рәхмәтле!” — диде.
Бәйрәмнең кульминацион өлеше “Үлемсез полк” булды. Беренче мәртәбә «Үлемсез полк» Томск шәһәрендә уза. Шуннан соң «Россия Үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте булдырыла. Быел әлеге акциядә Удмуртия буенча 67 меңнән артык, Ижау шәһәрендә 35 меңнән артык кеше — Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, сугыш кырыннан кайтмаган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, сугыштан соң вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк” сафында Ижау буйлап горур атлаганда, ирексездән күзләр яшьләнә, сугышның аяусыз булуы, бүгенге тыныч тормышның күпме гомерләр бәрабәренә яулануы, аның кадерен белү турында уйланасың.
Белешмә өчен: Удмуртиядә 1941 елдан 1945 елга кадәр 13 укчы, 9 артиллерия, 8 авиация дивизиясе төзелә. Сугышта 50 мең кеше һәлак була, 72 меңе хәбәрсез югала. Дистәләрчә мең солдат госпитальләрдә, немец лагерьларында әсирлеккә төшеп һәлак булалар. 100дән артык сугышчы Советлар Союзы герое исеменә лаек, 20се Дан орденының тулы кавалеры булалар.
Рәфилә Рәсүлева.