Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр
16.05.2018

Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

9 май көнне шәһәр хакимияте җитәкчеләре Бөек Җиңү бәйрәм парадында, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, катнаша алмаган ветераннарда кунакта булып, Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Ижау шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Задорожный 1941-1972 елларда СССРның кораллы көчләр оеш-тыру структурасында хезмәт иткән запастагы полковник Евгений Афанасьевны бүләкләде. 95 яшьлек ветеран — Кызыл Йолдыз ордены, 2нче дәрәҗә Ватан ордены, “Казанышлар өчен көмеш тәре” поляк ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен” кебек совет медальләре һәм башка бүләкләр иясеф.
Шәһәр башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков Бөек Ватан сугышы ветераны, Ижау шәһәренең мактаулы гражданины, аксакалыбыз Шиһабетдин Садыйк улы Садыйковны тәбрик итте. Шиһабетдин ага 1942 елның май аенда фронтка китә һәм Кызыл Армия сафларында 1945 елның июненә кадәр Ватан өчен көрәшә. Батырлык һәм кыюлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены һәм 16 медаль белән бүләкләнгән. Шиһабетдин Садыйков озак еллар Ижау шәһәренең Аксакаллар Шурасы Советын җитәкли. Шагыйрь һәм публицист, шәһәрнең җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша, яшьләрне патрио­тик яктан тәрбияләү эшләре белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Шиһабетдин ага зур һәм бердәм гаиләсенең игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Ноябрь аенда аңа 95 яшь тулачак. Дмитрий Чистяков ветеранга нык сәламәтлек теләде, туган ил һәм шәһәребез хакына куйган күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шиһабетдин аганы “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре дә — Элмира Нигъмәтҗан, Гөлнара Вәлиева, Рәмзия Габбасова — Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Ул газетабызга һәм барлык укучыларга изге теләкләрен, күп сәламнәрен җиткерде. Аксакалыбызга ныклы сәламәтлек телибез!