Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәяләр “бәйдә” тора
7.03.2013

Бәяләр “бәйдә” тора

Бәяләр “бәйдә” тора

Бәяләр “бәйдә” тора

4 март көнне Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков чираттагы аппарат киңәшмәсе уздырды. Президент Хакимияте җитәкчесе Александр Горяинов киңәшмәдә катнашучыларны Республиканың кулланучылар базары хәле белән таныштырды. Удмуртия Республикасының сәүдә һәм көнкүреш Министрлыгы мәгълүматы буенча, февральдә гыйнвар аена караганда, тавык йомыркасының хакы — 5,7%, тавык ите – 4,8%, кара бодай ярмасы – 3,4%, көнбагыш мае – 1,6%, сыр, балык, шикәр – 1%ка очсызланган. Ә менә сөт, май, сыер ите, тоз бәяләре үзгәрмәгән. Бәрәңге, кәбестә, суган – 28% кыйммәтләнгән. Бер килограммлы арыш һәм бодай ипие 29 сум 22 тиеннән 30 сум 94 тиенгә кадәр күтәрелгән, ә ак ипинең килограммы 31 сум 91 тиеннән 33 сум 74 тиенгә кадәр арткан. “Удмуртпотребсоюз” һәм сәүдә үзәкләре иҗтимагый яктан әһәмиятле ашамлыклар бәяләренә өстәмәне 10-25%ка арттырсалар, “Три банана”, “Лукошко” кебек эконом-класс кибетләре хакларны 5-10%ка күтәрә. 67 кибеттә “Ветеран” бүлекләрендә иртәнге һәм көндезге вакытларда пенсионерларга һәм ветераннарга 7% ташлама каралган, шулай ук товар бәяләре очсызландырылып, акцияләр оештырыла.

Кулланучылар кәрҗиненә кергән ашамлыклар бәясе буенча февраль аенда Удмуртия Россиядә 68нче урында, ә Идел буе федераль округы регионнары арасында 7нче урында (1нче урында — иң югары бәяләр).