Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Бәширә Насыйрова: “Мин тормышта бик актив, шаян!”
31.01.2013

Бәширә Насыйрова: “Мин тормышта бик актив, шаян!”

Челтерәп аккан чишмәдәй салмак кына тавышы, табигатьтән бирелгән моңы белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән, һәр җырын чын татар моңы белән үреп башкаручы Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованың 18 гыйнварда “Спартак” халык иҗат йортында концерты булып узды. Яшермим, моңа кадәр Бәширә ханымның концертларын тыңларга насыйп булмаганлыктан, көннәр дә салкынча торганлыктан, әлеге концертка авырсыныбрак бардым. Тик, концерт башланып, Бәширә Насыйрова башкаруында бер-ике моңлы җыр тыңлаганнан соң, моңа кадәр бик нык ялгышканымны аңладым. Чөнки аның кичерешләре, рухы, җаны чагылган, күңеленнән бәреп чыккан моңлы, челтерәвекле тавышы үзенә җәлеп итеп, моң дулкыннарында тибрәтеп, мине әллә кайларга, еракларга алып китте, җанымны иркәләде. Моңа кадәр хисапчы хезмәтен башкаруына карамас­тан, кыска гына вакыт эчендә халыкчан җырчы булып ирешүе, таланты белән беррәттән нык ихтыяр көче, түземлелеге белән күпләргә үрнәк булган Бәширә ханым белән аралашканда аның үтә дә гадилеге, эчкерсезлеге, кешелеклелеге сокландырды. Әлеге кызыклы әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәсе килә.

— Сәхнәгә беренче тапкыр адымнар ясаган Бәширә ханым белән, инде халык мәхәббәтен яулап өлгергән Бәширә Насыйрова арасында үзгәрешләр сизеләме?

Бер ара көзгегә карап, елмаеп торганнан соң:

— Дөресен генә әйткәндә, үзем аерманы бик сизмим. Ни өчен дигәндә, тамашачыларга мөнәсәбәтем дә үзгәрмәде, кешеләрне яратуым, дөньяга карашым да шул килеш. Үзгәреш, бәлки кыяфәтемдә, имиджымдадыр. Репертуарым, әлбәттә, бераз үзгәрде. Мин һәрвакыт үз өстемдә эшләп торырга тырышам, яңадан-яңа композиторлар белән танышып, матур көйләр белән репертуарымны баетып торам. Онытылып баручы халык җырлары өстендә эшлим.

— Бәширә ханым, эстрадада охшаш тавышлар күп, ә сезнең тавышыгыз башкаларныкына ошамаган, үзгә. Зәвыклы тавыш иясе буларак, кечкенәдән җырчы булырга хыяллана идегезме?

— Беләсезме, бик кечкенә чакта җырчы булырга хыяллана идем, кабат, үсә төшкәч, тормышка карашым үзгәрде. Мин башка төр һөнәр иясе булдым. Ә артист булу очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Көтмәгәндә-уйламаганда, Ходай миңа халык мәхәббәтен яулау мөмкинлеге һәм бәхете бирде.

— Күп еллар хисапчы булып эшләп, бүгенге көндә эстрада күгендә якты йолдыз булып янучы, танылган җырчы буларак, сәхнә сезнең өчен нәрсә ул?

— Сәхнә ул минем өчен сәнгать, тормышым, яшәешем белән бәйләнгән. Дөресен генә әйткәндә, яшәү чыганагы да.

— Сәхнәдә Бәширә Насыйрованы без сабыр, йомшак холыклы итеп күрәбез. Ә тормышта сез нинди?

— Тормышта мин бөтенләй башкача. Кайвакыт сәхнәдәге образымны, моңлы көйләр башкаруымны, сабыр холкымны күрәләр дә, минем турыда тыныч кеше дип уйлап бик нык ялгышалар. Мин тормышта бик актив, шаян. Тормышның бөтен йөген үзем тартып барам.

— Бәширә ханым, газета укучыларыбыз сезнең гаиләгез белән дә кызыксына. Таныштырып үтмәссезме икән?

— Улым бар, гаиләле. Тормыш  иптәшем ике ел элек вафат булды. Шушы олы кайгыдан әле һаман да айнып җитеп булмый, бик авыр. Мин бүгенге көндә ялгыз. Күңелемне яулардай кеше табылмады әле.

— Бәширә ханым, авыр кайгыгызны ихластан уртаклашам. Киләчәктә иҗади тормышыгызны ничек күзаллыйсыз?

— Иҗатташ дусларым белән репертуарыбызны һәрвакыт яңартып, баетып тору максатым. Төркемемдә дә һәрвакыт үзгәрешләр булып тора. Менә бу юлы да консерватория тәмамлаган, бик белемле, талантлы егетләр белән килдек. Киләчәктә шушы яшь иҗатташ дусларым белән берлектә яраткан халкыма хезмәт итәрмен дип өметләнәм.

— Без сезне китап укырга яратучы кеше буларак беләбез. Нинди әсәрләр укырга яратасыз?

— Мин һәрвакыт татар телендә язылган әсәрләр генә укыйм, шуннан үземә ләззәт алам. Көндәлектә күбрәк рус телендә сөйләшергә туры килсә дә, үз телебездә романнар, хикәяләр укып хозурланам.

— Бәширә ханым, сезне руль артында да күргән бар. Тимер атны иярләргә ничек батырчылык иттегез?

— Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, диләр. Тормыш үзе әлеге адымга этәрде мине, чөнки бүгенге көндә машинасыз мөмкин түгел. Башта куркып тордым, әлбәттә, “Син яшь түгел, оста машина йөртү яшьләргә дә авыр”, — диючеләр дә булды. Тик йомшак кына, сабыр гына күренсәм дә, мин бик тәвәккәл кеше, Ходайга тапшырып, догаларымны укыдым да, руль артына утырып карарга булдым. Яшермим, әлбәттә, төрле очраклар булды, тик барлык куркуларымны җиңеп, бүгенге көндә, Аллага шөкер, тыныч кына йөрим әле.

— Тамашачы белән аралашу сезгә ничек бирелә? Ижаулылар сезне ничек кабул итте?

— Тамашачы белән ничектер бик җиңел аралашам. Кайвакыт, халык мәхәббәтен Ходаем күпсенмәсен иде дип тә уйлап куям. Төрлечә була, әлбәттә, менталитет дигән әйбер бар бит дөньяда. Кайбер җирдә җырларымны бик бирелеп тыңлыйлар, кайсы җирдә халык кул чабарга саранрак. Кайвакыт әллә начар җырлыйммы икән, күңелләренә ярый алмыйммы, репертуар дөрес сайланмаганмы дип аптырап та каласың. Ә менә Ижау тамашачысы бик темпераментлы, алар мине шулкадәр яраталар, аларга бик рәхмәтлемен. Беренче концертларымда ук мәхәббәтемне яулап алдылар дисәм дә ялгыш булмас, нинди генә җыр башкарсам да, салмакмы, кызу җырмы һәрвакыт кул чабып каршы алалар. Бик мәрхәмәтле тамашачы яши биредә. Удмуртия татарларын берләштереп, туплап торучы “Яңарыш”ка зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чит төбәкләрдә татар теленең, мәдәниятенең алга китүенә сез зур этәргеч булып торасыз. Барчагызга уңышлар теләп калам.

— Бәширә ханым, бик тә кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән аралашып, күңелгә рәхәтлек алу үзе бер зур бәхет. Иҗат юлыгызда уңышлар телим.

Ләйсән Әхмәтова