Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бәхет һәм шатлык туе
12.06.2013

Бәхет һәм шатлык туе

Бәхет һәм шатлык туе

Бәхет һәм шатлык туе

Милләтебезнең йөзек кашы булган Сабан туе җомга, шимбә көннәрендә Татарстан авылларында узды. Ә якшәмбе көнне Әгерҗедә район Сабан туе ипподромда иртәдән кичкә кадәр гөрләде.

Район Сабан туе төрле төбәкләрдән җыелышып кайткан кунакларны кабул итте. Юл читенә кыр кораблары – заманча Нью-Холланд комбайннарын тезеп куюлары исә әле генә җир куенына салынган алтын бљртекләрне тиздән җыеп аласы бар, комбайннар хәзердән үк урып-җыю кампаниясенә әзер дигәнне аћлата иде. Халык әнә шул матурлыкларга соклана-соклана ат чабышы уза торган мәйданга ашыкты.

Быел атлар чабышы токымсыз, ярым һәм чиста токымлылар арасында гына түгел, гарәп чабышкылары арасында да узды. Степан Васильев иярләгән «Йолдыз» беренче булып килде. Беренче һәм икенче урын алган атлар финалга уздылар. Финалда җиңү яулаган Кече Пурга егете Леонид Трофимовны агрофирма җитәкчелеге бозау белән бүләкләде. Ярымтокымлылар арасында быел да Фәнил Латыйповның райондагы иң өлкән аты «Сюрприз» бар иде. Чиста токымлылардан Айзат Харисов иярләгән “Светозар” старт бирелгәч њк алга ыргылды һәм финишка килеп җиткәнче беренчелекне бирмәде. Быелгы ат чабышының бизәге – гарәп чабышкылары иде. “Ак Барс” Холдинг компаниясенең “Берика”, “Магмал”, “Бикфа”, “Пабратим” кушаматлы атлары үзләренең матурлыклары белән сокландырдылар.

Сабан туе район имам мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинның хәер-фатихасы белән башланды. Милли бәйрәмгә ерак араларны якын итеп Казан каласыннан дәрәҗәле кунаклар – ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, ТР Министрлар Кабинетының бүлек начальнигы Фаил Салихов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Горький тимер юллары баш инженеры Александр Рябков, Ижау бүлеге начальнигы урынбасары Александр Лапшин һәм башкалар килгән иде. Район башлыгы Валерий Макаров та: “Сабан туе – ул туганнарны, дусларны очраштыра, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан җырлый торган милли бәйрәм. Без бүген язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган механизатор-шоферларны, бер сыердан 4 мең килодан артык сљт сауган сыер савучыларны, белгечләр һәм филиал җитәкчеләрен зурлыйбыз. Сез дә Сабан туе ярышларында үзегезне сынагыз, җырлагыз-биегез, балаларыгыз белән рәхәтләнеп күңел ачыгыз”, – дип, матур теләкләрен җиткерде.

Район үзешчәннәренең җыр-биюләре бәйрәмгә матурлык, ямь өстәде. Ә Чаллыдан танылган җырчы Виталий Агапов џәм аның “Моңлы Чаллы” җыр театры артистлары кичкә кадәр дәртле чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрделәр. Аерым мәйданчыкта бала-чага уеннарда үзен сынады, рәхәтләнеп биеде, җырлады. Ярышлар кызганнан-кызды. Сабан туеның тљп бизәге – милли кљрәш бәйгесе. Быел ул 7 үлчәү категориясендә узды. “Көрәшне карап тормасаң да була. Ижау пәһлеваны Таһир Хуҗагалиев ала инде төп бүләкне”, – диючеләр бу юлы ялгыштылар. Абсолют батыр өчен көрәшкә районыбыз көрәшчеләрен генә керттеләр. Яшүсмерләр арасында бу исемне яулаган Илфат Минһаҗев җилкәсенә тәкә салдылар, агрофирма җитәкчесе Илгиз Салихов баш батырга акчалата бүләк тапшырды. Ә зурлар арасында Илшат Каиров төп приз тәкә һәм суыткычка ия булды. Бу батырларны Валерий Макаров шәхсән үзе тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләде.

15 метрлы багана янында да ир-егетләр мәш килде. Быел анда элеккеге кебек бер генә кеше түгел, ә биш батыр менде. Кадрәктән Андрей Иликпаев – мультиварка, Әгерҗедән Илдар Мөхәммәтшин – вентилятор, Иж-Бубыйдан Владимир Евграфов – тузан суырткыч, Кече Пургадан Сергей Ильин – юрган, Әгерҗедән Александр Демин үтүк алдылар.

Бәйрәм иртәдән кичкә кадәр әнә шулай күтәренке рухта бик күңелле дәвам итте. Ә кичен Мәдәният сарае каршындагы мәйдандагы дискотекада яше дә, карты да рәхәтләнеп биеде.

Милли бәйрәмебездә киләсе елга да очрашырга язсын!

Миләүшә Ягъфәрова