Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бәхет җиңел бирелми
24.03.2012

Бәхет җиңел бирелми

Туган ил, туган як, туган авыл, туган йорт! «Туган» дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Ансыз яшәп булмый дигәнне аңлата торгандыр ул, мөгаен. Җир шарында миллионлаган кешеләр арасында без туган илебезне яратып яшибез. Аннан да якынрагы булган туган ягыбызга сагынып кайтып керәбез. Ә инде кендек каныбыз тамган шәһәребез, авылыбыз һәм туган йортыбыздан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз.

Кыз бала кечкенәдән үк туган нигезен, ата-анасын ташлап, ир йортына күчәчәген белеп яши. Мине дә ризык Кама авылына алып килде. Җир шары бик зур булса да, бик тыгыз икән. Камбарка районына килеп яшәүнең 10 ел дәверендә миңа бик күп төрле кешеләрне очратырга туры килде. Араларында төрлеләре бар.

Ягъфәр абый Сафиуллинны районыбызда бик күпләр белә. Ул ачык йөзле, җор телле, төз гәүдәле, чибәр кеше. Сөйләме дә башкалардан аерылып тора, әдәби. Әйтерсең лә, гомере буе “нәчәлник” булып эшләгән! Әйтерсең лә, аңа 70 түгел, ә 50 генә тулган!

Тормыш юлы бик катлаулы үткән аның. Әнисе Хәбибә апа белән генә үскән Ягъфәр абый. Кечкенәдән авырлык күреп үскәнгәме бик тәвәккәл була ул. Авылда фермада мөдир, хуҗалык мөдире булып та, сатуда да, Шольяга күчеп килгәч, 5 ел төзелештә дә эшли. 1973-1982 елларда 5нче чакырылыш Камбарка район Советы депутаты булып, 1965 елдан коммунистлар партиясе әгъзасы булып, Шолья посёлогы леспромхозында эшләп йөргән вакытларда проф­союз рәисе булып та тора ул. Биек түшәмле, төз бүрәнәләрдән салынган өйләре аның булдыклылыгын, эш сөючәнлеген, чын ир кеше икәнлеген күрсәтә. Ә керәч кебек ап-ак идән, ап-ак мич, ап-ак тәрәзә төпләре тормыш иптәше Җиһания апаның пөхтәлегенә, уңганлыгына дәлил.

Алар икесе дә пар килгәннәр! Акыллылар, булдыклылар, матурлар! Ягъфәр абый беркайчан да түбәтәен салмый. Түбәтәенең аңа күбрәк матурлык, күбрәк ыспайлык өстәгәнен ул үзе дә яхшы беләдер. «Ыспай» дигәннән, ул башын күтәреп, кешеләрне сайлап кына сөйләшә торганнардан түгел. Ягъфәр абый бар кешене белә, алар белән матур итеп сөйләшә, уртак тел таба. Аның белән аралашудан соң ничектер җанга рәхәт була. Без очрашсак, гәпләшердәй уртак сүзләребез бик күп. Ул да булса туган авыл турында!

Ягъфәр абый Актаныш районы Яңа Семиостров авылында туган. Минем дә тамырларым Яңа Семиостровка барып тоташа: әбием һәм әтиемнең туган авылы ул. Авыл кешеләрен кечкенәдән күреп үсмәсәм дә, аларның чит түгелләре, киресенчә, җанга якын булганлыклары сизелә. Тик, кешеләре калса да, авыл  юк шул! Түбән Кама су саклагычы төзелү аркасында берничә авылны су басу куркынычыннан саклау өчен күчерелгән ул авыллар. Төрле төбәкләрдә яшәп, туган йортының ишек бусагасын атлап керердәй күпме кешеләр күңелләре белән, төшләрдә булса да шунда кайтып йөриләрдер. Мөмкинлек булганнары йортларсыз, урамнарсыз буш торып калган туган авыллары җирлегенә кайтып тынсыз гына басып торалардыр, вафатлар өчен дога кылалардыр. Хәзер кайчандыр яшәеш барган авыл урынында бары тик авыл исемен мәңгеләштергән мемориаль такта гына басып тора. Туган авылым Татар Ямалысына кайткач, әбиемнән, әтиемнән, апамнардан Яңа Семиостров белән Иске Семиостров тарихы белән кызыксынам. Ничек булган? Кемнәр булган? Авыл халкы нинди вакыйгалар кичергән? Хәзер кайсылары исән? Йөзләгән сорауларга җавап эзлим. Кайта алган вакытта Сабантуйдан соң була торган авылдашлар очрашуына бармый калмыйм. Читтән күзәтеп йөрим. Әйтерсең лә, берни булмаган анда. Үзара бик матур итеп аралашалар, телефон номерлары, адреслары белән алышалар.

Төрле кешенең дөньяга күзлеге төрлечә, сөйләмнәр дә төрле, һәрбер кешенең үз язмышы. Ягъфәр абыйның бер дәфтәрне тутырып язган хатирәләрен укып чыккач, ышанмый тордым. «Булмас», — дип уйладым. Ул дәфтәрдән кайбер өзекләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдым:

«Минем Сафиулла Зиннәтуллин исемле бабаем белән Нурҗан әбием иркен, мул, яхшы тормышта яшәгәннәр. Биш бала карап үстергәннәр. Бабаемның үз болынлыгы, җире булган. Күп итеп мал асраганнар: өч җигү аты, сыерлары, берничә дистә сарыклары булган. Кыш көне авылдашлары белән олау-олау кәрван кебек сузылып Каракүлгә, Сарапулга печән сатарга йөргәннәр. Аннары бабаемның җәй көне Агыйдел аркылы йөри торган паромы да булган…»

«…Колхозлашу чорында терлекләрне колхозга тартып алдылар. Терлекләргә ашау җитмәгәч, кире хуҗаларына кайтарып бирделәр. Укымышлы белгечләр килгәч кенә, колхоз аякка баса башлады. Малларыбызны кире колхозга алдылар. Соңыннан халыкка коточкыч бәла-казалар китереп, сугыш башланды, ачлык еллары килде», – дип сөйли иде әбием».

«…1949 елда әниемне мәҗбүри рәвештә ферма каравыл­чысы итеп куялар. … көне-төне колхоз фермасында вакыты үткәч, әниемнең үз хуҗалыгын карарга вакыты җитми иде, ә мин ул вакытта бик кечкенә идем шул әле… Бер көнне өйгә кайтып керсәк, өебезне талап чыкканнар. Тик әбиемнең элек бизәнү әйберләре, затлы киемнәр тулы сандыгындагы байлыклар ачлык елларында ризыкка алыштырылып, бурларга урлардай бер нәрсә дә калмаган иде…»

«…Көне буе су коендык, болынга чыгып, үлән җыеп йөрдек. Кайтсам, бу нинди хәл?! Өебезнең урыны гына калган. Ышанмыйча, анда-монда бәрелеп йөрдем дә әнием янына чаптым. Ул каравылчы өендә елап утыра иде. «Өебезне саттым, улым», — диде, күз яшьләренә тыгылып. Шулай итеп, ферманың кечкенә, иске, күңелсез караңгы өендә яшәп калдык…»

«…Каравыл өендә беркайчан да кеше өзелми, дәрес хәзерләргә кыен иде. Бервакыт әни сарыклар утарында каравылда торды. Мин берүзем каравыл өендә йоклыйм. Ләкин йокының рәте юк, бөтен җирдә күселәр кыштырдый, чыелдашалар. Минем өскә дә сикерә башладылар болар. Куркудан кычкырып, әниләр янына йөгердем…»

«Әтием булса, мондый михнәтләр күреп яшәмәс идем», — дигән уйда булдым. Әнием кырыс кеше иде: бер наз да күреп үсмәдем. …Әтинең, төрмәдән кайткач, безгә килүен әз генә хәтерлим. Кара күзлекле иде…»

Хатирәләр… Узган гомер юллары… Тормыш дигәне үзе бер китап, үзе бер тарих икән. Авыр чаклары белән бергә, күңелле мизгелләре дә үрелеп бара. Ягъфәр абый белән Җиһания апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик электрик һөнәренә укып бетереп эшли генә башлаган улларын югалталар. Әнисен, туганнары  Шәмсия апаны үзләренә алып килеп карыйлар. Шольядан соңгы юлга озаталар. Хәзерге көндә Ягъфәр абый белән Җиһания апа бик тату, матур, иркен яшиләр. Балалары, оныклары сөендереп кенә тора. Ягъфәр абыйның 70 яшьлек юбилей уңаеннан аларга тигез гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш телисе килә!

Ализа Хурамшина, Кама авылы