Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бәхет төенчегең төшеп калмасын!
7.08.2014

Бәхет төенчегең төшеп калмасын!

Туган җир. Бу төшенчәнең чын асылына яши-яши генә төшенәсең, минемчә. Затлы яшел келәм-чирәмдә тәгәрәп, аллы-гөлле аланнарда җиләк җыеп, ямьле тугайларда туйганчы уйнап, салкын чишмәләрнең татлы гына түгел, шифалы да суын татып үссәк тә, балачагыбызны  төрле төсле күбәләкләр, бернигә алыштырмас кошлар җыры бизәсә дә, үсә төшә адәм баласын еракта-еракта җем-җем килүче шәһәр утлары, серле шәһәр шаукымы үзенә тарта. Елганың аргы ягында бер энәгә-бер дөя, дигәндәй, кеше ымсындыргыч шәһәр дөньясына аяк баса. Тик туган җир җылысы, назы, шифасы тутырылган бәхет төенчегенең үз авылының җил капкасын чыкканда ук төшеп калганын гына сизми ул. Әйе нәкъ шулай!

Юкса, меңләгән ке­шеләр шәһәр ыгы-зыгысыннан тәмам туеп: “Туган җиремә җәсәдемне булса да алып кайтыгыз!”- дип тилмерер идеме соң?! Алар арасында, ни өчен үзенең нәкъ менә шәһәрдә төпләнеп калуын бүгенге көнгәчә аңламаучылар да бар бит. Моннан күп еллар элек, “Нәрсә бар монда, үзебез газап чиктек тирес арасында, сез булса да кеше булыгыз!”- дип этә-төртә балаларын өйдән чыгарып җибәргән әти-әниләрне беләм мин. Аларның күбесе мәңгелеккә китеп тә барды. Тик балалар тавышыннан гөрләп торган йортларның гына тәрәзәләрендә такта. Элек-электән үк ишле балалар үстереп, биш- алты баласын авылда калдырырга җөрьәт иткән авылдашларыбыз Мулланур- Заһидә Якуповлар, Гариф -Хәнифә Исмәгыйловлар, Сәйдел-Факия Тукмановлар, Касыйм- Нурзидә Вәгыйзовларга сокланырга, рәхмәт хисләре белән искә алырга гына кала. Бу гаиләләрнең бүгенге вәкилләреннән, ни өчен авылда төпләнүләрен сорашкач, алар беравыздан: “Әти-әни бәхетне читтән эзләмәгез, ул аяк астыгыз­да гына диделәр”, — дип җавап бирделәр. Әйе, вакытында әти-әнинең дөрес юнәлеш бирүе бик мөһим шул.

Авылыбызның бүгенге көн геройлары кемнәр соң? Кемнәр, ничек авылда калырга уйлаганнар, ничек яшәп яталар? Бу сораулар башыма килүгә үк, тәрәзәләрем каршында балкып, урамыбызга ямь биреп торучы мәһабәт йортка — күршеләрем Раил һәм Фәнисә Сизоваларга юл алдым. Бу пар моннан җиде ел элек чүп үләне үсеп утырган мәйданга шундый күркәм өй җиткереп, матур гына гомер кичерәләр. Икесе дә авыл өчен туганнар алар. Раилнең кулы алтын, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Капка-койма ясау дисеңме, төзү эшеме, кисү, ялгаумы ул барсын да үзе башкара. Ә машина, урыслар әйтмешли, аның “хоббие”. Аның капка төбеннән машина өзелми. “Көйләмәде дә инде, ачып кына күз салды, машинам эшли башлады, әллә сихере бар инде!…” — диләр аның турында машина хуҗалары. Ә үзе ул тыйнак кына елмая: “Әтидән күчкәндер инде, ул гомер буе авылдашларның мотоцикл­ларын, дружба пычкыларын актарды… Мин дә шунда бутала идем”, -ди ул үзенең осталыгының серен чишеп. Хәзер инде уллары Илназ белән Элвир да кул арасына керә башлаганнар. “Кечкенәсе ике яшьтән ачкыч биреп тора инде”, — ди әти кеше бәхетле елмаеп. Бик сылу, чибәр булып үсеп җиткән кызлары Илизә да, Фәнисә үзе дә бакчада, ишек алдында мәш киләләр. Бакчаларында зур теп­лица, инде чия, алмагач, сливалар үсеп килә. “Һәр елдагыча тавык, каз чебиләре алдым. Өч сыерыбыз, тана, үгез, бозаулар бар, бар кешегә дә эш җитәрлек бездә. Үземнең әни дә еш кына бездә торып китә, әз генә булса да булышыйм ди”, — дип сөйли хуҗабикә. Икесе дә күп балалы гаиләдә үскән, төпле белем алган, авылдагы яшь гаиләләргә бирелә торган ипотека акчасыннан файдаланып, үз тырышлыкларын да кушып бик зур, матур йорт, гараж, каралты-кура өлгерткән күршеләремә төп соравымны бирмичә калмадым: “Сез ни өчен авылда төпләнеп калырга булдыгыз?” Раил елмаеп җилкәләрен сикертә… Фәнисә исә уенын-чынын бергә кушып: “Әни бәхет эзләп, елганың аргы ягына чыкма”, — ди. Менә шул сүзләр аны туган авылына бәйләгән дә инде. “Үкенмим дә, — ди Фәнисә — Барасы җиргә барырга машина бар, бик рәхәт яшибез, Ходайга шөкер!” Алар еш кына төрле шәһәрләргә концертларга барырга да, ике якның туганнарын кунакка җыярга да, табигатькә ял итәргә чыгарга да, иң мөһиме — балаларын төрле түгәрәкләргә йөртергә дә, Әгерҗедәге боз сараена алып барырга, алар белән чаңгыда йөрергә дә, футбол уйнарга да вакыт табалар.
Бернинди авырлыклардан курыкмыйча җимертеп дөнья көтеп, шәһәр коттеджларына тиңләшерлек йорт төзеп ятучы, ике-өч бала үстерүче, шул ук вакытта хезмәтләрендә уңышларга ирешүче Эрнест-Ләйлә Ганиевлар, Салават-Лена Музаффаровлар, Илфат-Гүзәл Газизовлар һәм башкалар авылыбыз өчен горурлык та, “Авылыбыз яшәячәк!” — дигән якты уй-хыялны тудыручылар да! Туган җирдә, туган җир җылысында, аның көчен, назын тоеп, туган җирнең газиз балалары булып озак-озак яшәү насыйп булсын аларга. Алар — авыл җирлегенең ныклы тоткалары, киләчәге!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.