Бәхет — игелек кылуда
Мин һәрвакыт фәлсәфәгә бирелеп, тормышымда бер сорауга җавап эзлим. Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Шул вакытта мин янәшәдәгеләрне күзәтәм. Минемчә, һәркем аны үзенчә аңлый. Берәүләр балалар бәхетендә, икенчеләре башкаларга изгелек кылуда, өченчеләре бай, җитеш тормышта гомер итүдә дип саный.
Мин үзем кешеләрнең яхшы гамәлләренә һәрвакыт сокланып яшим. Кешеләрнең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетеп, ягымлы карашларын тоеп яшәү үзе тормыш мәгънәсе, яшәү яме түгелме соң? Шагыйрь, күренекле прозаик Әнәс Хәсәновның “Бәхет кая оя кора?” романында шундый сүзләр бар: “Яшәүнең кызыгы бар дип уйлыйм мин. Тик байлык җыюда түгел. Башкаларга кирәгең булуда, аларның рәхмәтен ишетүдә. Нәфесеңне тыя белүдә. Кешелекле булуда”. Әлеге китерелгән сүзләрнең асылында да яшәү мәгънәсе ята түгелме соң?
Янәшәмдә тормыш мәгьнәсен нәкъ шул сүзләрдәгечә аңлап гомер кичерүче шәхесләр бихисап. Шундыйларның берсе — тыйнак, сабыр, мәрхәмәтле, игелекле авылдашым, күршем Әминә Абдуллина. Мин аны бик күптәннән беләм. Ул — һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, изге күңелле кеше. Иң беренче чиратта, мин аңа кадерле әткәем өчен рәхмәтле. Әтием яман шеш авыруыннан тилмереп, сыкрап ятканда, Әминә апа көн-төн димичә, әтиемнең соңгы сәгатенә кадәр безне ярдәменнән ташламады. Әтиемнең авыруын аз гына булса да җиңеләйтте. Мәрхүм әтием аны зарыгып көтә иде, чөнки ул укол ясагач кына, әтинең зәһәр авыруы басыла иде. Күрше-тирә, безнең гаилә һәрвакыт аның ярдәмен, кирәклеген тоеп яшибез.
Әминә апа Тирсәгә 1985 елда тормыш иптәше Рәис абый белән Тауҗамалдан күченеп килә. Шул ук елны уллары Радик туа. Әминә апа белгечлеге буенча шәфкать туташы. Ул гомере буе әлеге һөнәренә тугры кала.
Татар хатын-кызларына гына хас бөтен сыйфатларны да туплаган күршем тормыш сынауларына бирешмичә, Рәис абый белән матур гомер кичерә. Аны туганнары өзелеп ярата. Чөнки ул алар өчен һәрдаим борчылып, эшләре уңса — сөенеп, барып чыкмаса — көенеп, һәрберсе өчен өзгәләнеп яши торган туган җанлы апа. Апасының кызы Наилә: “Ул безне барлап кына тора. Үзенең эшен калдырып, безгә ярдәмгә ашыга. Бергә җыелган мәҗлесләрдә берәр туганыбыз килә алмаса, шунда ук боега”, — дип сөйли.
Тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булуда, изгелек кылуда тойган кеше, минем уйлавымча, бик бәхетледер. Шагыйрь
Мөхәммәт Садри бәхетне сөекле ярың булу белән аңлата. Берәүләр бәхет — ул җан тынычлыгы, дип әйтә. Ә романның төп геройларының берсе Рифат болай ди: “Бәхет ул, минемчә, бәхетсезлек булмау. Якыннарыңның берәрсе авырып китсә, бу — бәхетсезлек. Эшсезлек — бәхетсезлек. Мохтаҗлык — бәхетсезлек. Эчүчелек — бәхетсезлек. Менә шундый хәлләр җаныңны әрнетеп тормаса, шул инде бәхет”.
Мин үзем бу сүзләргә тагын берничә фикер өстәр идем. Тормыш сынауларына бирешмичә, башкаларга сиздермичә генә яхшы гамәлләр кылып, зарланмыйча, тыйнак гомер кичереп яшәү — үзе зур бәхет. Язмам герое Әминә Әмергөл кызы нәкъ шул сыйфатларны үзендә туплаган бәхетле кеше булып, кешеләргә кирәклеген тоеп, үзенең олы юбилеена килеп җиткән.
Ул урманнарны ярата. Моңлы кошлар җыры, хуш исле печән исе аның күңеленә рәхәтлек бирә. Анда ул рухи азык җыя, урман — аның җан тынычлыгы, чөнки ул — гап-гади табигать баласы. Әнә шул табигатьнең һәр җан иясенә игелек кылып яшәүче, җаннарга шифа өрүче шәфкатьле кеше. Аңа бөтен авылдашлар, күршеләр, туганнары исеменнән зур рәхмәт!
Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.