Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Бәхет” бәйрәм бүләк итте
9.03.2017

“Бәхет” бәйрәм бүләк итте

23 февральдә “Спартак” халык иҗаты йортында “Бәхет” ансамбле “Бәйрәм белән, ир-егетләр!” исемле яңа концерт программасын халыкка тәкъдим итте. Ул туган илебезгә, халкыбызга, туган туфрагыбызга карата көчле сөю, патриотик хисләр тәрбияләү белән сугарылган иде.
15нче февральдә ярат­­кан шагыйребез, Советлар Союзы герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бәйрәмдә аның “Бүреләр” исемле шигырен Венера Гатауллина бик сәнгатьле итеп сөйләп, таң калдырды. Ансамбльнең яшь солистлары Илшат Мөхәммәтҗанов, Руслан Әхмәтханов, Диния Кәримуллина, Дилбәр Хә­мәтдинова, Эльвина Харисова, Айзилә Гайнетдиноваларның чыгышларын тамашачылар көч­ле алкышларга күмделәр. Саҗидә Аширова сүзләренә баянчы Рафыйк Хөснетдинов көй иҗат иткән. Авторларның аны үзләре башкарулары мактауга лаек. Татар мәдәнияте күгендә тагын бер якты йолдыз барлыкка килде. Үзе бии, үзе җырлый, үзе гармунчы, җитмәсә, үзе көй дә яза икән. Ул — Мисхәт Зыязетдинов. Авылдашы Кәүсәрия Нуруллина сүзләренә матур көй язган. Тамашачыларга үзенең иҗат җимешен бүләк итте. “Уральские зори” бию төркеменең яшь кызлары һәм егетләре концерт программасын тагын да баеттылар.
“Бәхет” ансамбле гармунчыларга бик бай: Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров, Рафыйк Хөснетдинов, Илдус Хуҗин, Азат Шәрипов башкаруында төрле милли көйләр тыңладык. Ансамбльнең хоры башкарган җыр яшь буын бәхетле булсын өчен кан койган бабаларыбызга, әтиләребезгә багышланган иде. Шушы урында ансамбльнең солисты — Башкортстанның Нариман районыннан Зиннур Носратуллинның әтисе Нурулланың Шәй­моратов генералның данлыклы атлы дивизиясендә фашистларга каршы көрәшүе турында да язып китәсем килә. Аларны фашист илбасарлары “Кыргый дивизия” дип атаганнар. Бер хәрби немец галиме үзенең истәлегендә “Курку белмәгән атлы кыргый башкорт кабиләләре һөҗүмгә ташланды. Алардан качып котылу мөмкин түгел иде”, — дип язган. Бу атаклы атлы дивизия Украина җирендә котлованга эләгеп, һәлак була. Өйдә алты бала ятим калган. Батырларны хөрмәт белән искә алып, иминлекнең кадерен белеп яшик.
Концертны “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева һәм аның уңган ярдәмчесе “Асылъяр” ансамблендә шөгыльләнүче Ильяс Бәдретдинов бик оста итеп алып бардылар.
Концерт тәмамланганнан соң, бәйрәм фойеда уен, биюләр, ярышлар белән дәвам итте. Кәефләре күтәрелгән тамашачылар бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.