Бәхетне бүләк итеп буламы?
2018 елдан бирле Россиядә Президент грантлары фонды ярдәмендә “Велоигелек” («Велодобро») проекты тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия проекты кысаларында теләге булган һәркем үзенең ватылган яки файдаланылмый торган велосипедын кабул итү пунктларына алып килә ала. Соңыннан проект кураторлары аларны төзәтеп, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшыралар. Хәзерге вакытта әлеге хәйрия акциясенә илебезнең 15 регионы кушылган. Шул исәптән, Удмуртия дә. Ижауда проектның кураторы – Марсель Кузнецов. Милләттәшебез белән очрашып, республикада проектның эшчәнлеге һәм аның үзе белән дә якыннан таныштык.
Марсельнең Россиякүләм проектның Удмуртиядәге кураторы булуы юкка түгел. Ул велосипедларны төзекләндерү белән күптәннән шөгыльләнә. 2020 ел ахырында, проектка нигез салучылар аңа хәйрия эшендә катнашырга тәкъдим иткәч, риза була. Башта килеп чыкмас дип кайгырса да, оештыручылар аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуларын белдереп, эшләп карарга үгетлиләр. “Велосипедлар көйләү – минем яраткан шөгылем. Шуңа күрә проектка кушылу авыр булмады. Халык актив булмас дип курыккан идем. Тик ялгышканмын. “Тимер ат»ларны беренче атнада ук алып килә башладылар. Һәм без яңа елга кадәр 3 гаиләгә велосипед бүләк итә алдык”, – дип сөйләде Марсель.
Шуннан соң социаль челтәрләр аркылы проект турында күбрәк кеше ишетә. Халык бик теләп хәйрия акциясенә кушыла. “Гадәттә велосипедларны балалары үскәч, әти-әниләре алып киләләр. Шуңа күрә балалар велосипедлары күбрәк. Алар төрле хәлдә була. Кайберсен хәтта төзекләндерергә дә кирәкми. Ә күбесен инде сүтеп, яңадан җыям, педаль, подшипник, утыргычларын алыштырам. Ике велосипедтан берне ясаган чаклар да булды. Үзем дә велосипедлар төзекләндерү белән шөгыльләнгәч, кирәкле материал җитәрлек. Алар өр-яңа кебек булмасалар да, мохтаҗ гаиләдә яшәүче балалар өчен бу мөһим түгел. Дөрес, тышкы кыяфәте ошамый, дип, әти-әниләрнең велосипедны алудан баш тарткан очраклары да булды. Күрәсең, ул аларга алай ук кирәкмәгән”, – ди ул.
Проект әле бер елдан артыграк кына эшләсә дә, шушы вакыт эчендә 30га якын велосипед һәм самокат Сарапул, Воткинск, Кез һәм Удмуртиянең башка почмакларында яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылган. Марсель ике тәгәрмәчле “тимер ат”ларны үзе төзекләндерә, кирәкле кешегә үзе алып барып та бирә. Дөрес, Ижаудан бик ерак яшәсәләр, шул якка баручыларны эзли ул. “Иң сөендергәне: шушы велосипедларны аның турында күптән хыялланган балаларга тапшыру. Алар бу вакытта үзләренең шатлыкларын яшермиләр, эчкерсез елмаялар. Күбесе бушка велосипед алып булганына хәтта ышанмый да. Һәр кеше дә балаларны әнә шулай бәхетле итә ала дип уйлыйм”, – диде проект кураторы.
Үзем дә шушы бәхетле мизгелләрнең шаһиты булдым. Мин килгәндә, Марсель янында яшүсмер малай самокатта йөри иде. 14 яшьлек Кирилл кечкенәдән спортны ярата икән. Ишегалдында дусларының велосипедларында, самокатларында йөргән. Аз керемле гаиләдә малайга самокат алып бирү мөмкинлеге булмаган. Әнисе “Велоигелек” проектын оештыручыларга мөрәҗәгать иткәч, Кириллның хыялы тормышка ашкан. “Самокат төшләремә керә иде. Бүген аны кулыма алгач: “Минеке дә булды”, – дип сөендем. Хәзер велосипедым да булсын иде, дип хыялланам”, – диде ул, шатлыгын яшермичә. Әлеге язманы әзерләгәндә, Кириллга ул хыялланган велосипедны бүләк иткәннәр иде инде. “Бу проект балаларны бәхетле итү, башкаларга үрнәк күрсәтү өчен эшләнә. Үзең велосипедта йөреп туйгач, аны башка кешегә бүләк итү – моны зур йөрәкле кеше генә эшли ала. Хәтта уйнап туйган, кирәкмәгән, ләкин яхшы хәлдә булган уенчык белән бүлешү дә рәхәт бит. Һәркем тирә-ягына, башкаларга карата бераз игелеклерәк булсын иде. Бәхет өләшеп яшәү – үзе бәхет бит ул”, – диде Марсельнең тормыш иптәше Асия.
Әгәр дә өегездә иске самокат яки велосипед булса, изге эштә катнашырга теләсәгез, 8-963-481-61-24 телефоны буенча проект кураторына мөрәҗәгать итә аласыз.
Эльвира Хуҗина.