Бәхетле әни
Чыгарылыш укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына чакырып, соңгы кыңгырау чыңлады. Алар укытучыларына кочак-кочак чәчәк бәйләме бүләк иттеләр, истәлекләр сөйләделәр, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Хәер, бу көнне күпләр үзләренең олы тормышка юллама биргән мәктәбен, соңгы кыңгырау чыңын, олы ихтирам белән укытучыларын искә ала торгандыр. Эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре белән алар безнең күңелләрдә, хәтерләргә мәңге уелган. Шундый асыл затларыбызның берсе — Әгерҗе районы Барҗы-Умга авылында гомер кичерүче Нәзирә апа.
Нәзирә Фатыйх кызы Саттарова Барҗы-Умга авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда кечкенә Нәзирәнең әтисе Фатыйх абыйга 50 яшь тулган була. Шул сәбәпле, аны сугышка алмыйлар. Ул авыл фермасында маллар карый. Әтиләре 1942 елда бик нык салкын тигезеп, авырып үлә. Әтисе үлгәндә, Нәзирәгә бары 10 яшь була. Өйдә биш бала ятим кала. Әниләре көн-төн эштә. Өйдәге эшләр балалар җилкәсенә төшә.
Нәзирә кечкенәдән шаян, тырыш, үҗәт булып үсә, тегәргә, укырга бик ярата. Аның укытучы буласы килә. Теләген тормышка ашыра Нәзирә. 1947-1951 елларда Алабуга педагогика училищесен тәмамлый. Беренче педагогик эшчәнлеген Чуваш Республикасы Батыр районы Татар Согыты җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Аннан соң Рыс, Балтач һәм Барҗы-Умга башлангыч мәктәбендә балаларны хәреф танырга өйрәтә.
Умга авылы егете Мәсгут белән матур гаилә коралар, йорт салалар, каралты-кура тергезәләр. Ишегалды тутырып кош-корт, мал асрыйлар. Тормыш арбасы гел тигез юлдан гына бармый шул. Сикәлтәсе дә, түмгәге дә очрап кына тора. Тормыш сынауларын, бала югалту хәсрәтен дә күрергә язган язмыш аларга. Һич уйламаганда беренче балалары — 3 яшьлек нәни кызлары — язгы ташу вакытында югала. Авырлыклар, тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, алга атлыйлар.
Яраткан эшендә тырышып, бар көчен биреп, балаларны хөрмәт итеп эшли Нәзирә апа. 1976-1983нче елларда Барҗы-Умга балалар бакчасына тәрбияче итеп билгелиләр һәм бераздан бакча мөдире булуга ирешә. 1983 елның гыйнварында лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Нәзирә Фатыйховна бик бәхетле әни, яраткан әби, дәү әби. Өч улы, ике кызы, 13 оныгы, 6 оныкчыгы исән-сау. Атна саен кунак өзелми Нәзирә апалардан. Балалар, оныклар Барҗы-Умгага сукмак суытмый, хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.
Нәзирә Фатыйховнаның яраткан эшен кызы Нәзилә Мәсгутовна (татар теле укытучысы), улы Рәвил Мәсгутович (чит телләр укытучысы), оныклары Рәмилә (физика-информатика укытучысы), Талия һәм Чулпан дәвам итәләр.
Бүгенге көндә Нәзирә апа туган авылы Барҗы-Умгада гомер кичерә. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Вакытлы матбугат хәбәрләрен, яңалыкларны калдырмый укып һәм карап бара. Күп газета-журналларга языла. Белгәннәрен башкаларга да сөйли, таныштыра. Авыл тарихын, тарихи фактларны бик яхшы хәтерли. 85 яшьлек мөгаллимәнең камил акылына, сөйләм сафлыгына, тел байлыгына, искиткеч хәтеренә таң калырлык.
Әлфия Шәймөхәммәтова, Әгерҗе районы Барҗы-Умга авылы.