Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бәхетле язмыш иясе
16.04.2014

Бәхетле язмыш иясе

Ходай Тәгаләнең кешегә биргән иң зур бүләге — ул гомер. Шуңа да яшәү — үзе бәхет, дибез. Шул күзлектән караганда, минем һәм йөзләрчә Иж — Бәйки, Биектау кешеләренеңукытучысы Салисә апа Халитова (кыз фамилиясе Мозаффарова) чыннан да бәхетле язмыш иясе, шушы елның 5 февралендә аңа 90 яшь тулды.

90 яшь! Кеше гомере өчен бик зур сан. Салисә апаның җыйнак гәүдәсенә, сөйкемле йөзенә, җи­тез хәрәкәтләренә карап, кеше туксанда да күркәм кыяфәтле булып кала ала икән дисең. Гомумән, безнең мөгаллимәбез гаҗәеп шәхес. Табигать аңа тумыштан укытучы таланты, чын татар моңы белән сугарылган соклангыч тавыш, кешеләрне, аеруча балаларны ярату, аңлау, аралаша белү сәләте һәм үткенлек биргән. Шуңадырмы, тормыш юлы да матур вакыйгаларга бай аның.
Күп кенә профессиональ җыр­чылар да беренче адымнарын үзешчән сәнгатьтә башласалар, Салисә Муллахмәт кызының дебюты Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсындагы Каракош партиясе була. Аны Н.Җиһанов, либ­ретто авторы Муса Җәлил, артистлар Мәрьям Рахманкулова, Шәфика Котдусова, Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Галия Кайбицкая озаклап алкышлыйлар. Авыл кызы Казан сәхнәсенә Иж-Бубый мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыганда баса. Башкаладан ике музыка белгече — Иванов һәм Янбарисова — килеп, Иж-Бубыйдан, Әгерҗедән, Тирсәдән музыкага сәләтле биш баланы сайлап алалар, арада Салисә дә була. Балалар Казанның Бауман урамындагы “Совет” кунакханәсенә урнашып, Рус драма театры бинасына репетицияләргә йөри башлыйлар. Театр бу вакытта Мәскәүгә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына барырга әзерләнә. Тик Бөек Ватан сугышының башланып китүе бөтенесен челпәрәмә китерә. Кырыс сугыш чоры башлана, көн итүләр авырлаша. Әгерҗе районыннан килгән балаларны Салисәдән кала башкаларын кайтарып җибәрәләр. Яшүсмер кызны артистлар тулай торагына урнаштыралар. Тулай торакка каршы гына урнашкан госпитальгә көне-төне вокзалдан яралылар ташып торганлыктан, тәүлек буе тирә-якка ыңгырашу, сыкрану авазлары ишетелеп тора. Ә торакның үзендә кандалалар төн йокларга ирек бирмиләр, ашау-эчү яклары да такырая. Театр директоры Ильяс Әүхәдиев та, Нәҗип Җиһанов та: “Сеңелем, синең тавышың бик бәяле, киләчәгең өметле, берүк кайтып китә күрмә”, — диюләренә карамастан, чит-ят җирдә авылын, әнисен сагынып яшәгән үсмер кыз Казанны калдырырга була.
Сыер савучы әнисе һәм энесе белән генә яшәгән ятимә кыз, барлык тырышлыгын куеп, унынчы сыйныфны, Алабугада педагогик курсларны да тәмамлап, 1942 елны туган авылы Иж-Бәйкидә укыта башлый. Хөкүмәт, шулкадәр авыр сугыш заманына да карамастан, укытучы хезмәтен бәяли: Салисә апаның үзенә 8 кг, энесе Нурга, иждивенец буларак, 4 кг он бирәләр. Әнисе кибеттән шушы 12 кг онны алып кайтканда юл буе елый-елый кызына рәхмәтләр укып, аңа бәхет теләп, догалар укый. Шушы онга бәрәңге кырып салып, ипи пешерәләр.

1947 елны Салисә Биектауның төз гәүдәле, чибәр Миннәхмәт исемле егетенә кияүгә чыгып, шул авылда укыта башлый. Аның җырчы карьерасыннан баш тартып, укытучы булып китүе, бәлкем, Иж-Бәйки, Биектау авылы балаларының бәхетеннән булгандыр әле. Апабыз безнең өчен шул заманның телевизоры да, магнитофоны да, компьютеры да, планшеты да булды. Ул безнең өчен чын мәгънәсендә яктылык, белем чыганагы иде бит. Егерме беренче гасыр үрләреннән ярты гасыр артта калган вакытка борылып карыйм да уйга калам: хәзер дә үз эшенә шулай фанатларча бирелгән зыялы, тырыш мөгаллимнәр бар микән? Салисә апабыз үткәргән дәресләр, ул оештырган күңелле бәйрәм кичәләре еш кына искә төшә, өйрәткән шигырьләре, җырлары колагымда яңгырагандай була. Укытучыбыз күп очракта дәреслек материалы белән генә чикләнми, ул аны кызыклы фактлар, вакыйгалар, саннар белән киңәйтеп, тирәнәйтеп сөйли иде.

Апабыз бездә китап укуга ихтыяҗ тәрбияләде. Татар телен камил, рус телен яхшы белгән укытучыбыз дәрестә, тәнәфестә, сыйныфтан тыш эшләрдә сүзлек запасыбызны баетырга омтылды. Рус телен без дәрестә генә түгел, төрле уеннар, рус телендә чыга торган газета- журналларга күзәтү, җырлар, инсценировкалар, әкият кичәләре тагын әллә нинди чаралар аша өйрәнә идек. Күңелле вакытлар! Менә хәзер Сингапур методы дип язып чыгалар. Соң ул эш алымнарын, мәсәлән, төркемләп эшләүне, балаларны активлаштырып, һәрберсен эшкә тартуны һ.б. безнең укытучыбыз моннан илле еллар элек үк куллана иде бит инде.
Тагын бернәрсәне ассызыклап үтәсем килә. Укытучыбыз, безнең нинди гаиләдән булуыбызга карамастан, һәрберебезне тигез күреп ярата иде. Кеше күңеле, аеруча балаларныкы, бик сизгер бит ул. Без дә апабызның безгә карата булган мөнәсәбәтен үзгәртүдән курка идек. Хәтерлим, әгәр берәребез дәресен хәзерләп килмәсә, апабызның чибәр йөзе күләгәләнә, ул борчыла, хәтта ялкау укучыны түгел, ничектер үзен гаепле санагандай сизелә. Без, моны тоеп, уңайсызлана, тырышыбрак укырга омтыла идек.
Без, сугыштан соң туган буын, дәресләрдән соң өйгә ашыкмадык. Күрәсең, колхозның ул вакыттагы авыр физик хезмәтеннән, хуҗалыктагы эшләрдән бушый алмаган әти-әниләребезнең безгә җиткерә алмаган игътибарын, күңел җылысын мөгаллимәбездән тоеп, аңа елыша идек. Ул безнең һәрберебезне нәрсә белән булса да кызыксындырырга, балада булган сәләт очкынын күреп, аны үстерергә тырышты. Хәзер дә күз алдымда тора: укытучыбыз сыйныфташым Нәзирәне дөрес сулыш алып җырларга өйрәтә, аннан Әлфирә (ул инде мәрхүмә, инженер булып эшләде), Рәмзия (икътисадчы булды) белән математикадан шөгыльләнә, икенче көнне унлы лампа яктысында миңа газетага мәкалә язарга булыша. Апабызның тырышлыгы бушка китмәде. Безнең сыйныфтагы биш кызның дүртесе югары белемгә ия булды. Әйтергә кирәк, Казаннан килгән тикшерүләр еш була иде бездә, күрәсең, районның мәгариф бүлеге тикшерүгә яхшырак мәктәпне тәкъдим итәргә тырышкандыр. Укытучыбыз белән чаңгыда кышкы урманга баруларыбыз, Мулла болыны тавыннан бергәләп шууларыбыз, язын, көзен елга буйларына, болынга, урманга чыгуларыбыз да күңелдә матур хатирә булып калган. Хезмәт тәрбиясенә дә нык басым ясаган укытучыбыз. Дәресләреннән соң кыз балаларны Рәмзия ападан чигәргә, бәйләргә, малайларны Исрафил абыйдан агач эшенә өйрәттерә иде ул.
Мөгаллимәбезнең әти-әниләр, гомумән, авыл халкы алдында дәрәҗәсе зурдан булды. Шулай булмый ни! Ул бит газизләренең укытучысы, тәрбиячесе, авыл тормышының үзәгендә кайнаучы. Язгы, көзге чәчүдә басуда, кышын фермада агитатор, кышкы озын кичләрдә өлкәннәргә сәяси белем бирүче пропагандист, һәрбер бәйрәмдә доклад укучы лектор, балалар белән концерт оештыручы, сайлау комиссияләрендә эшләүче, татар халкының моңлы җырларын йөрәкләргә үтеп керердәй итеп җырлап, авылдашларына рухи ләззәт бирүче — барысы да шул бер шәхес — Салисә апабыз бит. Өстәвенә ул заман модасы буенча, зәвык белән киенә. Каракүл якалы бос­тон пальтосы, челтәр шәле, аяк­ларындагы нәфис фетр итекләре белән илленче елларның кышкы иртәләрендә авыл урамын балкытып килә иде ул мәктәпкә. Аның киенү, эшләү, яшәү рәвеше авылда күпләргә өлге булгандыр дип уйлыйм.
Салисә Мулллахмәт кызын район, хәтта республика күләмендә беләләр, ихтирам итәләр иде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешеп укытканы, Казанда, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, педагогик укуларда катнашканы һәм дәрәҗәле урыннар алганы өчен генә түгел. Ул бит әле моңлы сандугач та. Районыбызның данын күтәреп, республика күләмендәге смотрларда катнаша ул. (Юбилеена кызы Эльза бик тә истәлекле бүләк ясаган: ул Салисә апаның берничә җырын Татарстан радиосы фондыннан яздырып алып кайткан.)1949 елда исә авыл укытучысы Мәскәүдә Бөтенроссия үзешчән сәнгать көчләренә үткәрелгән смотрда халкыбызның “Ямьле Агыйдел буйлары” дигән җырын ансамбльдә (аның белән Җәүдәт Фәйзи һәм Фәйзи Гаскәров җитәкчелек итәләр) башлап җырлый. Аңа, искиткеч тавышын бәяләп, РСФСР мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк бирелә.
Укытучыбызның мәгариф өлкәсендәге кырык ике еллык хезмәте дә югары бәяләнә. Ул “Мәгариф отличнигы” билгесенә, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Бердәнбер кызы Эльза Сибгатова да хөрмәт казанган педагог, районыбыз­да билгеле шәхес. Ул озак еллар Сарсак -Омга, соңгы елларда Тирсә мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.
Укытудан туктаганнан соң да Салисә апа авылдашларына игелекле хезмәт күрсәтүен дәвам итте. Ул соңгы елларга кадәр авылның остабикәсе вазифасын башкарды.
Мөгаллимәбездән “Сез шундый бай, кызык­лы озын тормыш юлы үткәнсез. Берәр үкенечегез бармы?” — дип сорагач, “Улым юк дип кенә үкенсәм инде”, — диде. Юк, юк, үкенә күрмәгез, хөрмәтле укытучым. Сезнең бит өч оныгыгызның икесе менә дигән ир-егетләр. өстәвенә Сез укытып чыгарган дистәләрчә малайлар өчен сез икенче әни кебек булдыгыз ич. Салисә апаның ире Миннәхмәт абый, авырып, бу дөньядан иртәрәк китсә дә, кызы Эльза белән кияве Сирень һәрдаим әниләрен кайгыртып торалар, оныклар да әбиләренең хәлен белешергә кайталар.
Үзенең 90 яшькә җитүен, гомумән, бәхетле язмышын Салисә апа әнисенең хәер-фатихасында, догасында күрә. “Ат йөрер дуга белән, адәм йөрер дога белән, дигән сүзләр хак алар. Һәркемнең тормышында ата-ана догасы юлдаш булса иде”, — ди мөгаллимәбез.
Ә без, сезнең йөзләгән укучыларыгыз, кадер-хөрмәткә бик тә лаек мөгаллимәбезгә исәнлек-саулык, алга таба да хәерле гомерләр телибез. Соңгы көннәрегезгә кадәр үз акылыгызда, үз аягыгызда булырга язсын, сөекле укытучыбыз.

Ихтирам белән 1958нче елгы чыгарылыш укучыгыз, Сезнең кебек үк 42 ел укыткан Төхбәтуллина Нурания,
Кадыбаш авылы