Бәхетле парлар
Кулларына яшь карлыган куагы тотып, җитез-җитез атлап кайтып килүче укытучым Асия апа Хәкимованы күргәч, мин елмаеп исәнләштем дә, күзем карлыган ботагына төште. “Ий, бер карлыганым хәлсезләнгән, шуны алыштырып карыйм дигән идем», — дип елмайды укытучым, минем уйларымны сизгәндәй…
Әйе, гомере буе биология, химия укыткан Асия апа, инде сиксәнен узып китсә дә, кызлар кебек сылу гәүдәле, бик өлгер. Чәчәк-гөлләр, агач-куаклар — аның яраткан шөгыле дә, сердәшләре дә. Ул аларны яратып, үз итеп сөйләшә-сөйләшә утырта, көйли, җайлый, су сибә, ашлый… Бакчадагы яшелчә, җиләк-җимештән кайнатмалар да ясый. Ий, аларның тәмлелеге!
Авылдашларым Назиф абый белән Асия апа гаиләсендә еш булам мин. Чәй эчеп, бик озаклап сөйләшеп утырган да бар. Назиф абый инсульт кичергәннән соң инде 10 елдан артык Асия апа тәрбиясендә яши. Бик акыллы, сабыр, тыйнак авылдашым бүген дә шундый ук тыныч, ипле. Сөйләшү авырданрак бирелсә дә, елмаеп кына җавап бирә. “Асия апаң янәшәдә булгач, җаным тыныч, тамагым тук, урын-җирем чиста, ди ул, — даруларны вакытында бирә, шуңа яшим дә инде мин!” – ди сөенечле елмаеп.
Назиф абый Хәкимов — авылда ихтирамга лаек кешеләрнең берсе. Гомерен туган авылында үткәргән, үз туган җиренә, халкына хезмәт иткән җир улы ул. Авыл хуҗалыгындамы, кирпеч заводындамы, җитәкче урыннардамы, кайда гына эшләсә дә, хезмәт кешесенең кадерен белде, заман белән бергә атлады. Тирән фикерләп, һәр сүзен, җөмләсен уйлап кына әйтә торган бу абруйлы авылдашымны бүген дә хөрмәт итәләр, аның белән бергә эшләгән елларын сагынып искә алалар авылым кешеләре. Гаиләдә дә тугрылыклы, тырыш ир Назиф абый. Укытучы булып эшләгән хатынының уң кулы була ул. “Кайсыбыз алдан кайта, шул ашарга пешерә иде”, – ди Асия апа елмаеп, — без бит әле 20 ел кайнана белән яшәдек. Өй эшләрендә алар бик ярдәм иттеләр, балаларны караштылар…“
Әйе, өч бала тәрбияләп үстерделәр Назиф абый белән Асия апа. Өчесенә дә югары белем алырга мөмкинлек тудырдылар, башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгардылар. Олы уллары Илһам гына бик иртә дөньялыктан китеп барды. Әти-әни өчен бала хәсрәтеннән дә ачысы юк…
Чаллыда яшәп, судья хезмәтен башкаручы уллары Рөстәм гаиләсе белән әти-әнисе янында еш кунак. Әгерҗедә яшәүче сеңелесе Әлфия дә гаиләсе белән кайтып төшсә, чып-чын бәйрәм була! Эшен дә бергә башкаралар, кунак та булалар! Кайтып керүгә исә, тәмле исләр чыгарып, Асия апаның телеңне йотарлык шәңгәләре пешеп чыга. “Бер-ике таба гына пешермим, оныкларыма күчтәнәчкә җибәрергә дә пешерәм…” – дип куана әби.
Оныкларга исә тел-теш тидерерлек түгел, әби-бабай бик горурлана алар белән. Рөстәм белән Гөлнурның кызы Гүзәлнең Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алып, бүгенге көндә шунда ук эшләве, испан, кытай, гарәп телләрендә иркен аралашуы, улы Искәндәрнең әтисе юлыннан китеп, юридик белем алуы, Илһамның улы Тимурның тимер юл өлкәсендә югары белем алып йөрүе — бабай белән әби өчен олы сөенеч, әлбәттә.
Ә инде Әгерҗенең 4нче мәктәбен гел «бишле»гә генә тәмамлаган, 2014 елда ук “Идел” журналында “Кайнар коймак” хикәясе басылып, танылырга өлгергән, бик күп иҗади уңышларга ирешкән, үз иҗат җимешләрен китап итеп туплаган яшь каләмдәшем Айгөл Заһретдинова үзенең киләчәген ашамлыклар дөньясы белән бәйләргә уйлаган. Шул өлкәдә югары белем алуы мине бер дә гаҗәпләндермәде. Безнең милли ризыкларыбыз — үзе бер сәнгать! Иҗади эшкә алынган Әлфия белән Ирекнең бердәнбер кызлары — Айгөл. Уңышлар аңа! Әлфияне без Әгерҗенең иң тырыш, булдыклы татар теле укытучысы буларак та, бик сөйкемле, сылу хатын, уңган хуҗабикә буларак та беләбез. “Киявем бик шәп кеше булды, тынгысыз, кулы эшкә оста», — ди Назиф абый, Ирекне мактап. Ә киленне Асия апа: “Гел үзем кебек, бер төсле уйлыйбыз, уртак тел тиз табабыз», — дип тасвирлады.
Менә шундый инде алар минем гаҗәеп якты чырайлы, кунакчыл авылдашларым. 58 ел бергә яшиләр. Бер-берсеннән йөз чөермәгәннәр, яшәп, яратып туймаганнар. Күзләреннән күренә! Бер-берсенә карап елмаюларын күрсәгез иде сез! “Мин бит Асия апаңны Кадыбаштан, коеп яңгыр яуганда, олы трактор белән алып кайттым, — дип көлә Назиф абый, — әле дә ярый ул бар, исән генә булсын”, – дип тә өсти. Асия апа исә: “Танышуыбыз да сәер булды.Чиләбе өлкәсенә эшкә барып, шунда комсомол конференциясендә таныштык, юкса күрше авылда гына яшәгәнбез…» — дип, яшьлек хатирәләрен яңартып алды.
Өлкәннәр белән очрашу, сөйләшү — үзе бер ләззәт. Мондый әңгәмәләрдән соң яшисе килә башлый. Тормыш икенче яктан ачыла…. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән пар канатлы булып озак яшәгән һәр пар — сер тулы бер дөнья, яңа ачыш, кабатланмас тарих бит ул.
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.