Бәхетле картлык
Миңа күп тапкырлар бай тормышта яшәгән кешеләрнең өйләрендә булырга туры килде: зиннәтле диварлар, затлы йорт җиһазлары күрдем. Кызганыч, еш кына андый йортлардан тизрәк чыгып китәсе килә башлый. Нәрсәдән бу?! Ә менә Минһаҗетдиновлар яшәгән йортны бер күрүдә үз иттем, чөнки монда барысы да гади, эчкерсез, әйтелгән сүзләр дә чын ихластан.
“Киләм”, — дип, телефоннан шалтыраткач, 86 яшьлек Хәниф абый, әллә кая кадәр килеп, мине каршы алырга чыккан. Каен җиләге кайнатмасы белән чәй дә эчтек, сәгатьләр буе сөйләштек тә, гаилә альбомыннан фотолар карарга да өлгердек.
1946 елда Мөҗәһидә апаның әти-әнисе бик яшьләй дөнья куялар. Мөҗәһидә апага -16, энеләренең берсенә — 9, икенчесенә — 12 яшь була. Аларны ул үз канаты астына ала, читкә типми, тәрбияләп үстерә. “Кузгалак, шомырт, юа, балтырган ашап кына исән калдык. 13 яшьтән сыер саудым, шуңамы мал-туарны бик яратам”, — ди ул. 1957 елда алар Актаныш районы, Семиостров авылыннан Сарапулга күченеп киләләр. Аның хезмәт кенәгәсендә дә бары тик бер язу — фабрикада 21 ел тегүче. “Беркем белән дә сүзгә килмәдем”, — ди. Аңа хәзер 84 яшь. Әмма ул һаман да нурлы йөзле, сүзләрендә миһербанлык, сабырлык чагыла. Ә Хәниф абый Сарапул терлекчелек җәмгыятенең рәисе булып хезмәт иткән.
Бүгенге көндә Мөҗәһидә апа белән Хәниф абый үз йортларында төпчек уллары һәм киленнәре белән гомер кичерәләр. Ә гомумән, алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Мөҗәһидә апа — герой ана. Ул “Минем әби” фотоконкурсында катнашып, мактаулы урын да алган. Ә фотодагы балаларны саный китсәң, кырыкка тула. Аларның 14 оныклары, 15 оныкчыклары бар. Я, әйтегез, кайсыгыз шулай мактана ала?! Менә нинди була икән ул байлык! Тагын шунысы игътибарга лаек: бу зур гаиләдә аерылышучылар булмаган. Гаилә корып җибәргән парлары белән гомер итәләр. Бу — бик сирәк күренеш. Әлеге гаиләнең тату яшәвенең сере нәрсәдә дисезме? Бердәмлектә! Алар киленнәренә “кызым” дип кенә эндәшәләр. Бу өйдә мин шаккаттым да, сокландым да, көнләштем дә хәтта.
Мөҗәһидә апа белән Хәниф абыйның бергә гомер итүләренә — 61 ел. Шәһәребезнең җирле газетасы да аларның тормышын әледән-әле яктыртып тора. Аларга тигезлек, сәламәтлек, бәрәкәтле гомер генә телисе кала.
Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.