Бәхетле гаилә
Һәрбер авылның үз“йөзе”, тоткан урыны була. Аның йөзен булдыруда бу авылның тарихы, гореф-гадәтләре, халкының кәсеп-шөгыльләре һәм, билгеле инде, бу авылда яшәүче шәхесләре зур роль уйный. Бүген сүзем Девятерня авылының уңай, якты йөзен булдыруда шактый урын алып торган гаиләләрнең берсе – Муратовлар гаиләсе турында. Бу бәхетле гаилә турында язу өчен сәбәпләр дә җитәрлек. Озакламый Камил Нургаян улының да, Галия Габдулла кызының да гомер бәйрәмнәре, юбилейлары якынлаша. Бу гаилә турында мин бер сүз белән “бәхетле гаилә” дияр идем. Ләкин бәхетле гаилә төзү өчен дөрес тормыш юлын эзләп табарга, үз хезмәтеңне яратырга, балалар, халык өчен хезмәт итеп канәгатьләнү хисе алырга, бер-береңне аңлый белергә, кайгы килсә, иңне-иңгә куеп бергә күтәрешергә, бер-береңнең уңышына, шатлыгына ихлас сөенергә, һәр икеңнең әти-әнисен чит итмичә, кайгырта белергә кирәк. Әлеге гаиләгә шушы һәм башка уңай сыйфатлар хас. Муратовлар үрнәк гаилә булуларына өстәп, хезмәтләрендә дә һәрчак ихтирамга лаек. Гаилә башлыгы Камилнең кырык елдан артык хезмәт стажы бар, шуларның егерме елдан артыгын ул Девятерня мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта. Камил Нургаянович – балаларның якын дусты, яраткан укытучысы. Укучылар белән аралашуда аның үзенчәлекле таланты бар. Дәрестә укытучы һәр теманы тормыш белән бәйли белә, мавыктыргыч мисаллары, гади теле белән балаларны әсир итә. Аны балалар, беренче чиратта, гадилеге, һәр кеше белән аңа тиңләшеп сөйләшә алганы өчен хөрмәт итәләр. Алтыдагы белән алтыдагы кебек, алтмыштагы белән алтмыштагыча аралаша, киңәшләр бирә ала ул. Аның киңәшләре һәрвакытта да урынлы, төпле була. Шуның өчен дә Камил яныннан кеше өзелми: укучылары ярата, дуслары хөрмәт итә. Камилне бүгенге замана яшьләренең рухи-әхлакый хәле, дөньяга, хезмәткә мөнәсәбәтләре борчый. Үзең белем биргән укучыларыңның киләчәктә нинди юлдан китүе, тормышта үз урыннарын табулары укытучы өчен дә җаваплы икәнлеген яхшы аңлый Камил. Шуңа күрә үзенә дә, балаларга да таләпчән ул.
Педагог мәктәптә, районда уза торган бәйге-чаралардан читтә калмый, хезмәтендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, укытучыларның кышкы һәм җәйге район спартакиадасында мәктәп данын яклап, винтовкадан ату һәм шахмат буенча күп тапкыр уңышка иреште, аерым елларны “Тормыш иминлеге нигезләре – ел укытучысы” район конкурсында I һәм II урыннарны яулады. Кабинетлар буенча һәм методик эшләнмәләр конкурсларында да беренчелекне алды. Укучылар да бу фән буенча күп төрле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, белемнәрнең тормышчан булуын исбатлыйлар.
Үзе актив, киң карашлы шәхес булуын исәпкә алып, Камил Нургаяновичны мәктәп коллективы эшкә килгәч үк елыннан бирле профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлады. Укытучы һәм башка хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау, ялларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, профсоюз әгъзаларының балалары белән төрле бәйрәмнәр үткәрү – боларның һәрберсе тынгысыз җитәкченең тырышлыгы, вакыты белән санлашмыйча ихлас эшләве нәтиҗәләре булып тора. Камил Нургаян улының тормышта да, хезмәтендә дә олы таянычы, ярдәмчесе — тормыш иптәше Галия Габдулла кызының югары эрудицияле, шул ук вакытта сабыр, уңган, кызыксынучан, белемгә омтылучан, гадел һәм инсафлы булуын мин аның мәктәптә укыган елларыннан ук хәтерлим. Мондый сыйфатлар аңа бүген дә хас. Күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия ханым — һәр дәрескә иҗади якын килә белүе, төгәл, тырыш, игътибарлы булуы белән балаларның, әти-әниләрнең, район укытучыларының һәм җитәкчелекнең ихтирамын яулаган шәхес, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Күп еллар бергәләп эшләү барышында мин Галия Габдулловнаның эшчәнлегенә, аның энергиясенә, пунктуальлегенә, тапкырлыгына, хисапсыз күп эшләрне авырсынмыйча төгәл һәм грамоталы итеп эшләп чыгуына һәрвакытта да сокланып карадым, ул үз эшен һәрвакытта да иҗади якын килеп эшләде, ә аның янында эшләүчеләр, якыннары, дуслары, ярдәмгә мохтаҗ һәркем Галиянең ярдәмен тоеп яшәде.Рус телен һәм әдәбиятын гаҗәеп яхшы белүче, сөйләм теле ифрат бай булган педагогның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, ул дәресләрне эчтәлекле, җанлы итә белә, рус теле серләрен өйрәтүгә үзенең җанын, көчен, вакытын кызганмый. Укучылары да аны онытмыйлар, зурлыйлар, еш кына “Укытучым – остазым” исеме астында аңа хөрмәт белән матбугатта язмалар чыга. Мәктәпнең элекке укучыларының укытучыларын онытмаулары, тормышта ирешкән уңышларын мәктәп һәм мөгаллимнәренең тырыш хезмәте белән бәйләүләре, аның каршында үзләрен бурычлы дип санаулары укытучы хезмәтенә бирелгән иң зур бәя инде ул.
Ә авыл укытучысы мәктәптән тыш яшәү рәвеше белән дә балалар тәрбияли ул. Мәктәптән соң калган аз гына вакытын гаилә матур, мәгънәле, эчтәлекле һәм файдалы итеп үткәрергә тырыша, алар терлек асрарга, өлкән яшьтәге авыру әниләрен тәрбияләргә, бакчада, ишек алдында, теплицада гөлләр, төрле культуралар үстерергә, алардан мул уңыш алырга да вакыт табалар. Муратовлар гаиләсендә мин еш булам, һәм аларның йортларындагы, бакчаларындагы, хуҗалыкларындагы тәртипкә, матурлыкка үзләренә караган кебек үк сокланып карыйм. Бу гаиләнең татулыгы, уңганлыгы минем өчен һәм башка бик күпләргә үрнәк булып тора.
Бердәнбер сөекле кызлары Рамиләне дә хезмәт сөючән, тырыш, тәрбияле, гадел итеп тәрбияләделәр алар. Мәктәптә уку елларында мәктәпнең горурлыгы булды, күп төрле конкурсларда катнашып, республика күләмендә зур җиңүләргә иреште, мәктәпне медальгә, КДУның журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлап, хәзерге вакытта “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш редактор урынбасары булып эшли, тормыш иптәше Эдуард белән уллары Кәримне, кызлары Ралинәне тәрбиялиләр.
Озакламый берсе 55, икенчесе 60 яшен тутыручы хөрмәтле тынгысыз мөгаллимнәр гаиләсе бүген дә алгы сафта. Озак еллар дәвамында хезмәттәшләре, әти-әниләр, укытучылар белән уртак тел табып, аңлашып эшләү, зур уңышларга ирешү, замана кыенлыкларына бирешмичә хәзер дә үрнәк, алдынгы мөгаллим булып калуы зур батырлык ул.
Язмамның ахырында мавыктыргыч, эчтәлекле мәгънәле тормыш юлы үткән, күпләрнең тормышында игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек булдыруга өлеш керткән районыбызның хөрмәтле шәхесләрен чын күңелдән олы юбилейлары белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә җылысын тоеп, балалар, оныклар белән бергә озак еллар яшәвегезне телибез.
Әгерҗе районы,
Девятерня авылы,
Илдус Шайхутдинов.
Искәрмә: Камил Нургаяновичның туган көне -2 ноябрь 1956 ел, Галия Габдулловнаның – 19.01.1962