Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бәхетле булырга ярдәм кирәкме?
12.12.2019

Бәхетле булырга ярдәм кирәкме?

“Хезмәт хакы аз, акчаны җиткереп булмый, бала тыңламый, кияргә рәтле кием юк”, — дип еш зарланасызмы? Югыйсә, көн саен мул өстәл артына утырып ашыйбыз, киемнәребез шкафка да сыймый, теләгән җиргә ял итәргә барабыз, балалар тыңласын өчен, алар белән, бәлки күбрәк вакыт уздырырга гына кирәктер. Аллаһка шөкер, зарланырга өйрәнсәк тә, җитеш тормышта яшибез. Ә менә авыр тормыш хәлендә калган, социаль яктан имин булмаган күп балалы гаиләләр хәлен аңлыйбызмы без? Кызганычка каршы, арабызда андыйлар да күп һәм алар, ни хикмәт, зарланырга яратмый. Күптән түгел мин “Яшүсмер” (“Подросток”) профилактика штабы белгече Альмира Ишморатова белән шундый гаиләләр буенча рейдта булып, аларның көнкүрешләре белән танышып, булган проблемаларын ишетеп, күреп кайттым.

 

 

Альмира: “Мин һәрбер гаиләне үз йортыма алып кайтыр идем”

Альмира белән без күптәннән таныш. Идел буе федераль округының “Iволга-2015” исемле яшьләр форумында «Яңа офыклар ачканда” проекты белән катнашкан иде ул. Тумышы белән Башкортстанның Яңавыл шәһәреннән. Удмурт дәүләт университетының “Социаль ком-муникацияләр” факультетының “Яшьләр белән эшне оештыру” бүлеген тәмамлаган. Ул вакытта Альмира язган проекты белән форумда җиңү яулый алмый. Удмуртиядәге җитәкчеләр яшь белгечкә бу проектны тормышка ашырырга ярдәм итәргә вәгъдә бирсәләр дә, әлеге вәгъдәләр буш кала. Тик башкаларга ярдәм итеп яшәргә күнеккән Альмира тормышта үз юлын таба.
Бүген ул — “Яшүсмер” профилактика штабы белгече. Һәр хезмәткәргә берәр район теркәлгән. Альмира Первомай районы буенча авыр тормыш хәлендә калган, социаль яктан имин булмаган гаиләләр, полициядә исәптә торган балалар белән эшли, аларга социаль ярдәм күрсәтә. “Первомай районы буенча мондый 30 гаилә, 100гә якын бала теркәлгән. Мин аларның һәрберсен дә кызганам, барысын да үз йортыма алып кайтыр идем дә, бәхетле тормыш бүләк итәр идем”, — дип сөйли башлады әңгәмәдәшем. “Исәптә торган һәр гаилә, яшүсмерләр белән эшләргә, аларга ярдәм итәргә тырышам. Кайсысыдыр бу ярдәмне бик теләп кабул итә, тормышларын үзгәртергә омтылалар. Ә кайберләренә минем ярдәмем дә, киңәшләрем дә кирәкми. Һәркем үз тормышын үзе төзи”, — диде Альмира. Исәптә торган гаиләләр турында да сораштырдым. “Гадәттә, без авыр тормышта эчкечеләр яшиләр дип уйларга күнеккән. Тик юк, бу алай түгел. Һәр гаиләнең — үз тарихы, үз авырлыклары. Кайсыдыр гаиләдә ире эчә, эшләми. Хатын-кызга бар йөкне үзенә тартырга туры килә. Кемнеңдер язмышында хаталар, ялгышлар булып, авыр тормыш хәленә кала. Очраклар барысы да төрле, язмышлар да бер-берсенә охшамаган. Кайсыдыр гаиләдә бала гына исәптә торырга мөмкин. Мәсәлән, балигъ булмаган егет яки кыз исерек килеш урамда полиция кулына эләгә, яки берәр кибеттән нидер урлый. Ә үзләре тулы, яхшы гаиләдә тәрбияләнәләр. Без андый яшүсмерләр белән эшлибез, башка мондый юлга басмасын өчен тырышабыз. Кемгәдер юридик яки психологик яктан ярдәм кирәк була. Штабта мондый мөмкинлекләр бар. Әгәр дә мин берәр баланың үзгәрергә омтылышы барлыгын күрәм икән, әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп, баланы гаиләдән алмасыннар өчен ахырга кадәр көрәшәм”, — дип сөйләде ул.
Альмира – тырыш, максатчан, үҗәт. Исәптә торган һәр гаилә һәм бала өчен борчыла ул. Кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша, хәл итә алмаслык мәсьәләләргә дә алына. “Мин мондый гаиләләрдә үземнең гаиләдәгегә караганда да ешрак булам сыман. Тормыш иптәшем Хәйдәргә рәхмәт, миңа нык ярдәм итә, үз киңәшләрен бирә. Кайчагында аның белән бергә дә йөрибез, кечкенә кызыбыз Аидада миһербанлылык тәрбиялибез”, — диде Альмира. Әңгәмәбез тәмамлангач, без аның белән берничә гаилә янына юл тоттык.

Әни йөрәге түзем

Фатир ишеген ачып керү белән борынга бәдрәф исе килеп бәрелде. Стенадагы обойлар кубып беткән, бүлмәләрне дә күптәннән җыештырмаганнар кебек. Альмира мине хуҗабикә белән таныштырып. “Бу — А. Гаиләне үзе тарта ул. Көчле холыклы ханым”, — диде. А. янында кечкенә бала бөтерелеп йөри. Без килгәч, 12 яшьлек кызы да кайтып керде. “Минем 6 бала. Иң зурысына 19 яшь, ул укый. Үзем декрет ялында булсам да, гаиләмдә мин генә эшлим. Ирем эшләми. Әле аягын сындырып, өч ай костыль белән йөрде. Хәзер тиз генә эш тә таба алмаячак”, — дип, моң-зарларын сөйләде ул. Альмира аның яңа гына кайтып кергән кызы белән дә сөйләшеп алырга өлгерде. Аның: “Мәктәпкә яхшы гына йөрисеңме?” – дип соравына: “Әйе, дәресләрне башка калдырмыйм”, — дип җавап бирде кыз. “Ник әниеңә өйне җыештырырга ярдәм итмисең? Чисталыкта торасың килмимени? Син кыз кеше ич! Икенче тапкыр килгәндә, бүлмәләрдә чисталык булсын”, — дип, бераз орышып, оялтып та алды. Кыз әнисенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Саубуллашып, әлеге фатирдан чыктык. “Кызганам мин А.ны. Ул гомере буе үзе өчен бер көн дә яши алмаган. Гел балалар, ир, дип гомер итә. Начар гадәтләре дә юк, тәртипле. Ә менә ире эчә. Хәер, соңгы тапкыр күргәндә, аек иде ул. Бәлки дәвалангач, акылга утырыр, ныклы эшкә урнашыр”, — диде Альмира.

Урамда калмаслармы?

Әлеге гаиләнең күргәннәрен сөйләсәң, кеше ышанмас. Аларга барганда ук Альмира К. һәм С. турында бик җылы итеп сөйләде, бу гаиләнең беренче карашка чишә алмас­лык торак мәсьәләсен хәл итәргә алынган ул үзе. “К.ның әнисе кайчандыр торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү оешмасында эшләгән. Күпфатирлы йортта урнашкан административ бүлмәдә яшәргә рөхсәт алып, аны фатир итеп төзекләндергән. Үз исеменә рәсмиләштерү артыннан да күп йөргән. Тик карар кабул ителәсе суд утырышына кадәр генә яши алмаган, яман шештән бер ай эчендә үлеп киткән. Бүген бу бүлмәдә кызы К., аның ире С. һәм аларның 6 баласы яши. Күз алдына китерә аласыңмы, 18 кв.метрлы бүлмәдә 8 кеше гомер итә!” – дип сөйләде Альмира. Әлеге яшь гаилә яшәгән йорт янына килеп туктадык. Фатирга узабыз. Безне бик мөлаем гына, яшь хуҗабикә каршы алды. Аның тирәсендә берсеннән-берсе матур сабыйлар йөгереп йөри, үзләре гел елмаеп торалар. С. эштә иде. Альмира әлеге гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итәргә тели, иң элек, алар шул турыда сөйләшеп алдылар. Мәсьәлә, мин аңлаганнан да катлау­лырак булып чыкты. “Дус кызым ана капиталына бер авылдан йорт алырга күндерде. Тик бу йорт торырдай булып чыкмады. Дус кызыма ышанып, ялганчылар корбаны булдык. Балалар булгач, йортта аларның үз өлешләре бар, шуңа күрә сата алмыйбыз”, — дип сөйләде хуҗабикә. Альмираның хыялы — күп балалы гаиләне тораклы итү. Алар бергәләп әлеге теләкләренә ирешерләр дип ышанам. Чыгып киткәнче К.дан бүгенге көндә аларның нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары турында кызыксындым. Балаларга салкын тигәндә дәвалану өчен дарулар, бозылмый торган азык-төлек кирәк булуын әйтте ул.

«Мин үзем гаепле»

Бу гаиләдә – 5 бала. Әтиләре О. эшли, әниләре Р. декрет ялында. Гаиләдә акчага, кием-салымга кытлык булса да, иң төп мәсьәләләрнең берсе – 12 яшьлек З.ның үз-үзен тотышы. Әле бала гына булса да, ул инде берничә тапкыр полиция кулына эләгергә өлгергән. Кичләрен соң кайта, дәресләрдән кача торган гадәте бар икән. “З.га минем игътибар җитмәде. Ул тугач, тагын бер-бер артлы ике балам туды. Шул вакытта кызыма игътибар кимеде. Хәзер үз-үзен шулай тота икән, бу – минем гаеп”, — ди әнисе. Альмира үзе дә З. белән күп эшли, назлы да, кирәк икән бераз кырыс та булган сөйләшүләр алып бара. Авыр тормыш хәлендә калган, полициядә исәптә торган башка балалар белән бергә аны да, буш вакыты файдага узсын өчен, волонтерлар бүлегенә язган. Р. киләчәктә кызы белән бергә бию түгәрәгенә йөрергә, ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тели.

Игътибарлы булыйк!

Әлеге язманы әзерләп бетергәндә, Можгада балалар церебраль параличы белән авыручы 13 яшьлек малайның әнисе мәете янында вафат булуы турындагы хәбәрне ишетеп тетрәндек. Әнисе үлгәч, авыру малай бер атна үзе генә яшәгән, кычкырып, шакып күршеләренең игътибарын да җәлеп итәргә, ярдәмгә чакырырга теләгән. Тик бу тавышка игътибар итүче генә булмаган… Әлеге малайның үлеме, башка баланың гомерен коткарып калды. Фаҗигадән соң Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов социаль ярдәмгә мохтаҗ бөтен гаиләләрне тикшерергә әмер бирде. Нәтиҗәдә, Ижау шәһәренең Ленин районында уздырган тикшерүләр вакытында белгечләр кечкенә баласы белән ялгызы яшәүче ана фатирының ишеген шакыйлар. Ишекне ачучы булмагач, аны ватып керәләр һәм Можгада булган хәлгә охшаш аянычлы вакыйгага тап булалар. Биредә 2 яшьлек малай үпкә ялкынсынуыннан үлгән әнисе мәете янында 5 көн яшәгән. Хәзерге вакытта коткарылган баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый, ди табиблар. Әлеге хәлләрдән соң Александр Бречалов социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итеп: “Әгәр дә сез көн саен сабые белән балалар мәйданчыгында уйнаган ялгыз ананы, гел исәнләшеп йөргән ялгыз әбине берничә көн күрмәсәгез, иренмәгез, ни булганын ачыкларга тырышыгыз. Бу кемнеңдер гомерен коткарып калырга ярдәм итәргә мөмкин. Бер-беребезгә игътибарлырак булыйк!” – диде. Чыннан да, күршеләребезнең, туганнарыбызның тормышлары турында кызыксынабызмы без? Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк әле. Бәлки арабызда безнең ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ гаиләләр, кешеләр бардыр? Бер-беребезгә битараф булмыйк.

Эльвира Хуҗина.