Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Бәхеткә юл кайдан? Зифа Кадыйрова
28.01.2016

Бәхеткә юл кайдан? Зифа Кадыйрова

повестьтан өзек

Дилә эшкә чыкты. Көн-төн башын аска иеп, ай буе тротуарларда сыланып каткан бозны ватты. Акрынлап бар да элеккеге хәленә кайткандай булды, ире генә кайтмады. Кичен кибеткә барып ризыклар алып чыкты. Нидер исенә төшеп, бераз уйланып торды да, кире кереп тагын бербөтен ипи сатып алды. Ул ипине аерым төргәккә салды һәм кайтышлый үз подъезды янындагы чүплекнең яшеренрәк почмагына элеп калдырды. Тышта бик салкын, туңмасын дип, өйдән бер искерәк сөлге чыгарып ипи өстенә япты. Җай туры килгән саен ул шулай эшләде. Үзләренә яраксыз дип кешеләр чыгарып куйган юньлерәк кием-салым, җылы юрган ише әйберләрне үзенең чүплек бүлмәсенә җыйды. «Эзләнеп килгән сукбайлар буш китмәсеннәр».
Соңгы хәлләрдән соң балалар белән аралашу суынды. Һәрберсе белән чөкердәшеп, каршыларында гел биеп йөрергә күнеккән Дилә эндәшмәскә әйләнде. Әллә алар аңа, әллә үзе аларга рәнҗеде, һәрхәлдә Дилә үз эченә бикләнде. Ул үзен бу дөньяда бик ялгыз итеп хис итте. Беркөнне шулай үзалдына уйланып боз чапканда:
— Килен, — дип дәшкәнгә сискәнеп китте, олы кара күзләрдә әллә сагыш, әллә бушлык иде.
— Әнкәй, — диде ул тонык кына, элеккеге кебек гөлдер-гөлдер килеп каударланып чабуламады.
— Килен, ни булды сиңа? Кил әле менә монда утырып сөйләшик, кил. — Бианасы Диләне ишек алдындагы эскәмиягә үз янына тартып ук дигәндәй китереп утыртты. — Тагын ни булды, балам? — Үрелеп, Диләнең башлыгы астыннан чыгып торган, тирләп юешләнгән чәчләрен рәтләштерде. Бер ноктага текәлеп утырган килененә карап, карт ананың йөрәге кысылып куйды.
— Килен, дим, ни булды? Бигрәкләр дә бетеренгәнсең бит.
— Рамис китте, балалар минем белән сөйләшми, беркемгә кирәгем юк. Шушы ишек төбендә боз чабарга гына кирәк мин хәзер.
— И балам, ничек кирәк түгел ди, син менә миңа кирәк. Рамис тә әллә кая китә алмас, йөрер-йөрер дә кайтыр. Гомер буе бер азгын булды инде ул. Мин аны, үзем исән чагымда, икенче хатын белән бусагамны да атлатып кертәсем юк. Әйдә, балам, керик, чәйләр эчеп алыйк, синең белән бергә эчәрмен дип, иртәнге чәйне эчеп тормадым, берүземә күңелле түгел. Менә иртән кабартмалар да пешереп алдым, әйдә, килен, ташлап тор эшеңне. Карт ана торып алдан атлады. Диләнең дә тамагы бик кипкән иде, берсүзсез бианасына иярде. Алар өйгә кергәндә әле балалар йокыдан да тормаганнар иде. Икәүләп кенә чөкердәшеп чәй эчтеләр. Чүп ташучы машина кычкырткан тавыш ишетелгәч, Дилә кабаланып киенә башлады. Чыгар алдыннан бианасына:
— Әнкәй, әллә бераз бездә торасыңмы, син булгач рәхәт, өйләр яктырып киткәндәй булды, — диде.Ярый, килен, торырмын, күпме телисең, шулчаклы торырмын. Дилә чыгып китүгә, әбиләре балаларны сикертеп торгызып утыртты. Икесенә дә бик яхшы гына эләкте, икесе дә киенеп өйдән чыгып тайдылар.
— Менә мин монда яшим хәзер. Ишетсен колагыгыз: иртән эшкә сигезенче яртыда чыгып китәсез, кичке биштә кайтып керәсез, җилкә бете булып ятмагыз, кем эшләми — шул ашамый, — дип кычкырып калды.
Бианай байтак кына торып китте. Әнисе монда булгач, Рамис тә кайтып киткәләде. Берләшеп ялганмаса да, ул барында гаиләдә җиңелрәк булып тоелды. Яз да килде. Рамис, тырыша торгач, улларын каядыр эшкә урнаштырды. Дилә җиңел сулап куйды. «Эшли башлагач улы үзгәрер, эчеп йөрергә вакыты калмас». Ир бирмәк — җан бирмәк, диләр. Ул чыгып киткәндә йөрәге кысылып авыртып кала, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен юкны бар итеп читкә борыла. Үзеңне яратмауларын тоюдан да авыр нәрсә юк. «Ярый яз җитә, бакча эшләре башлана, эш белән мавыгып, күршеләр белән аралашып яшәгәндә, тагын бер җәй үтәр. Вакытны тизрәк үткәрәсе килә, ә бит вакыт белән гомер дә үтә. Бәлки карт­лыкта җанга тынгылык килер. Бәлки картайгач ире гел аның янында торыр… Нәрсәгәдер өметләнеп, егерме ел вакыт үтеп тә киткән. Эштән алтынчы яртыда ук кайтып керә торган иде, нишләптер Рөстәм һаман юк, әтисе белән берәр якка киткәндер. Эшли башлаганнан бирле эчкәне юк, ул эчмәгәч, борчылырга урын да юк». Дилә уйланып ятып, изрәп йоклап киткәнен дә сизми калды. Кинәт йокы бүлмәсе ачылып китте, шалт итеп кнопкага китереп сугуга бүлмәдә ялт итеп ут янды. Ишектә аягында көчкә чайкалып улы басып тора иде.
— Нәрсә… йоклап ятасыңмы, убырлы карчык?.. — Улы әнисе өстендәге юрганны йолкып алып атты.
Дилә куркып торып утырды.
— Кемгә кычкырасың, юньсез? Мин бит синең анаң. Күкрәк сөтемне имезеп үстергән анаң. Ни начарлык эшләгән мин сиңа?
— Син гаепле әтинең чыгып китүендә, син шундый хатын булганга ул безнең белән яшәми. — Улы һава ярып сүгенде.
«Бер үрелүе җитә эләктереп алырга. Ничек кулына эләкми чыгып ычкынырга? Беттем, үтерә…» дигән уй миен кисеп үтте. Ишектә звонок булды. Улы, кычкыруыннан туктап, бераз тынып торды, аннан чайкала-чайкала ишеккә таба китте. Ул арада әнисе тиз генә торып киенде дә чыгып чабарга дип ишек катына килде. Улы баскычка чаклы чыгып карады:
— Кем бар, кем кирәк?
Тик ишек катында беркем дә юк иде. Дилә качып өлгерде. Йөрәге чыгып очардай булып типте, бар көченә каршы яктагы каен агачлары арасына торып йөгерде. «Әле кар яңа эрегән, җир дә җылынмаган. Әле ярый аякларына эләктереп өлгерде… Кем булды икән ишеккә звонок бирүче?» Озын гәүдә ишек алдына чыгып озак сүгенде-җикеренде, аннан болгана-болгана кире өйгә кереп китте.
Дилә «уф-ф» дип җиргә чүкте: «Ходаем, котылдым бугай бу юлга». Йөрәге урыныннан купкандай булды, дер-дер килгән гәүдәсен кысып кочак­лады. Кемдер янда гына тамак кырды. Тынсыз калган Дилә, күзен ачып карарга да куркып, каенга ныграк сыенды. Җилкәсенә кемдер кулын салуга, «беттем» дип уйлады, күзләрен чатырдатып йомды. «Хәзер түбәсенә генә биреп үтерәчәк».
— Курыкма, бу — мин, Серый. — Йомшак кына итеп Диләнең иңнәренә кагылды.
Куркуы шулчаклы көчле иде, хәтта үзенә дәшкән кешенең сүзләре зиһененә тиз генә барып җитә алмады. Ул тиз генә башын күтәреп карады, һушына килергә, караңгыда каршысында утырган шәүләне танырга тырышты. Калтыранган куллары белән үрелеп, курка-курка гына аның битен сыйпап карады, сакаллы биткә кагылгач, сискәнеп китте. Тик шулай да эченә җылылык йөгергәндәй булды.
— Серый?! Син каян килеп чыктың?
— дип пышылдады.
— Мин монда еш йөрим, син генә
күрмисең.
— Әллә ишек төймәсенә син бастыңмы?
— Ул шундый таза икән. Эләктерсә, үтерер дип курыктым, шуңа күрә мин аның артыннан ияреп кердем.
— Әйе, кайчан да булса бер үтерер инде.
Төн караңгылыгында якыннан бер-берсен яхшылап күрмәсәләр дә, алар күптәнге танышлар кебек иде. Кеше ишетмәсен дип, акрын гына сөйләштеләр. Аларны язда уянып килүче каеннар гына тыңлады.
— Гафу ит, ник соң син аннан аерылмыйсың?
Бераз сүзсез утырдылар.
— Ул — минем улым, ирем түгел, — дип пышылдады Дилә, башын аска иеп.
Ул беренче тапкыр чит кешегә үз хәсрәтен ачты. Ике арада авыр тынлык урнашты. Сакаллы Серый Диләнең иңнәренә нәрсәдер япты һәм йомшак кына итеп куенына алды.
— Синең исемең ничек?
— Дилә.
— Диля, Диля… Нишләргә инде? Теге чакта сине чыгарып җибәргәч, мин бу тирәдән еш әйләндем, тик син күренмәдең.
— Мин больницада яттым. Ә син мин калдырган ипиләрне алдыңмы?
— Алар шундый тәмле иде.
Бу һич тә көтелмәгән төн булды. Алар икесе бер-берсенә сыенып таң аттырдылар. Әйтерсең, шулай тиеш, гел шулай булган. Дилә сызылып атып килгән таң яктысында янындагы сукбайның күзләренә карады: алар кап-кара төстә һәм бик тере иделәр. Бөтен битен сакал басканга гына карт күренә иде бугай, ә үзе болай бер дә карт түгел сыман. Дилә торып басты:
— Миңа эшкә керешергә вакыт, хәзер халык уяна башлый. Син шушында гына торып тор, мин бик тиз. -Дилә йөгерә-атлый өенә кереп китте.
Озак та тормады, ап-ак сөлгегә төрелгән төргәк тотып чыкты. Сакаллы сукбайның каршысына чүгәләде:
— Менә, кайнар аш ашарсың, — дип, кулына ак төргәк тоттырды. — Аша, бик тәмле иде кичтән. Рәхмәт сиңа.
— Ни өчен?
— Мине коткарып калганың өчен. — Дилә ягымлы итеп елмайды, йомшак кына итеп сукбайның сакалыннан сыйпап куйды, аннан, үзе дә уңайсызланып, торып китеп барды.
Кырыкка җитеп килгәндә беренче тапкыр чит ир-атның йөзенә күтәрелеп карады, битенә кагылды. Күпме еллар бер иргә генә табынып яшәгән хатынга бу олы гөнаһ кылгандай тоелды. «Ул ир белән яшәми, әмма аерылмаган да. Ул — законлы ир хатыны. Шулай да, ник болай килеп чыкты соң әле? Ире янында үзен беркайчан да иркен тойганы юк. Ире янында чагында үзен һәрвакыт ничектер гаепле кешедәй хис итә, иркенләп тын да алалмый бит юксаң, ә шул кешегә Аллага табынгандай табынып яши. Әле ул сиңа елмайганда да, сәдака өләшкәндәй, бик сирәк кенә елмая, һәрвакыт синнән начарлык эзли. Ә бүген менә аны жәлләп, үз гомерендә беренче тапкыр аркасыннан сыйпадылар». Дилә эшкә чыгарга киенде, идәндә гамьсез йоклап яткан улына бераз карап торды: «Сазда яхшы гына аунаган, өс-башы, куллары пычрак, бүген эшкә бара алмаячак, ни белән бетәр тагын бүгенге көн?» Дилә урамга чыкты, һаман шул бер урам, һаман шул бер эш, какырылган-төкерелгән пычрак подъездлар… Дилә каршы якка — агачлар арасына карады, сукбай күренмәде. Үткән төн әллә өн, әллә төш булды…
Шушы көннән алып малае Рөстәм айный алмады. Бер атна эшкә чыкмый эчеп ята торгач, эштән кудылар булса кирәк, тагын тәүлекләр буена диван кочаклап ятарга калды. Дилә өйгә кайтырга курка, эштән соң бианасына кунарга китә торган булды.
Җир өсләре кипшенеп, бакча эшләре башланды. Дилә эштән соң бакчага китә, җир казый, үзалдына авыр уйлардан арынып эшли-эшли дә, шунда гына ятып йоклый. Рамис үзе генә булдырасы түгел иде, әтиләре исән чакта, ике хуҗалыкка бер дип, өйне бик яхшылап агачтан салганнар иде. Биатасы, кырыс тоелса да, гаилә җанлы, эшчән кеше булды шул. Бианасы да яз җиткәнне, бакчаны бик сагынып көтеп ала. Кайда гына борылса да, гомер иткән ире кулы тигән һәрнәрсә кадерле. Бакчадагы һәрнәрсә аны үткән бәхетле көннәренә алып кайта.
Карт ананың җаны түзми, бәргәләнә-сыкрана. Ашарга пешереп, чәй кайнатып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә казан янында кайнаша. Шым гына эшләгән ябык кына киленен кызганып көне үтә, ни ярдәм итә алмый, ни юньләп үзенең дә куллары тотмый. Килененең тирә-ягында әйләнүдән башкага ярамый. «Карткаем исән булсамы, дөнья монда гөрләп торыр иде. Бөтенесен бер йодрыкта йомарлап тотар, җирен дә казытыр иде. Эшмени, хатын берүзе җир казый? Ашаучы күп, эшләүче юк.
Бөтен карап торган — шушы килен. Ни өчен үстердек бу балаларны? Аның күрше-тирәсе дә тик торамыни: «Кая улыгыз? Кая оныгыгыз? Һаман бер кибеп беткән киленеңне җигәсең!» — дип, чагарга гына торалар. Килен генә берни дәшми, ичмасам тиргәшсен, талашсын, еласын иде, юк, телен тешләп эшләвен белә. Нәрсә уйлый?»
— Җиләк быел күп булырга охшаган, кемгә ашатырбыз, балалар үсте, ни җиләк, ни без кирәкмибез, — дип куйды Дилә.
Бианасы беразга килененә текәлеп карап торды, читкә борылып күз яшьләрен сөртте. Ул килененең җан әрнешен тойгандай булды.
— Алып кайтып өстәлгә куйсаң, ашау­чысы табылыр да ул. Сатарбыз, килен, бер дә борчылма, — дигән булды, башка юатыр сүз тапмагач.
Бакча гөл кебек чиста, бөтен җирдә тәртип, пионнар узышмактан шау-гөр килеп чәчкә аталар. Җиләк пешүгә Дилә чираттагы ялына чыкты һәм бөтенләй бакчага күчеп килде. Гомер иткән фатирына аның кайтып та керәсе килми, аны инде улы дуңгыз сараена әйләндереп бетергән. Беркөнне кызы җыенып чыгып барганда Дилә кайтып керде.
— Кая болай җыендың, кызым?
— Мин әти янына торырга китәм, туйдым бу эт оясында яшәп, ни ашарга, ни киенергә акча юк.
— Ә анда бармы?
— Бар, нигә булмасын. Аның хатыны бай бит, үз кибете бар. Акча анда чутсыз, ни теләсәләр — шуны алып ашыйлар, ни теләсәләр — шуны кияләр.
— Ә син аларга кирәкме соң, син алардан сорадыңмы соң?
— Әти әйтте, килеп тор, диде, ә ул хатын әтидән башка яши алмый, әти ничек әйтсә — шулай эшли.
Улы да диванда аунап яткан җиреннән торып утырды:
— Әти мине дә чакырмадымы анда? Мин дә бит ач ятам.
— Юк инде! Син үз көнеңне үзең күр. Әнә ат чаклы гәүдәң белән өйдә ятасың, эшләмичә.
Дилә бераз балаларына карап утырды да җан әрнүе белән кычкырып җибәрде:
— Нишлисез сез? Ник һаман кеше сыртында утырырга җыенасыз? Ник үзегез кеше төсле яшик димисез? Мин урам себереп аттай ике бала туйдырам. Оятыгыз юк сезнең. Хәер, ана кыйнаган, ананы рәнҗеткән балаларда нинди оят булсын ди. Кемгә кирәк сез миннән башка? Кемгә? Үзегез әле ни өчендер мине күралмыйсыз!

Яр Чаллы шәһәре.